ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

Фоат Садриев: “Авылның вөҗданы кырыс”

 

Без нинди чорда яшибез? Бер урында таптанудан котылу чарасы бармы? Авыл тормышының өстенлекләре һәм халыкның үзәгенә үткән хәлләр турында Мөслимдә яшәп иҗат иткән олпат язучы Фоат абый Садриев белән сөйләштек.

 18-1
– Фоат абый, хәзерге әдәбиятка нинди бәя бирер идегез?


– Сан сыйфатка күчкән чорга кердек. Бу бигрәк тә поэзиядә сизелә. Өлкәннәр дулкынына сәләтле яшьләр кушылды. Алар бик актив, иҗади  эзләнүләре газета-журналларда гына түгел, театрларда да алып барыла. Тамашачыга шигъри кичәләр, спектакльләр тәкъдим итәләр. Проза да үсештә, минемчә. Драматургиягә килсәк, безнең чор белән чагыштырганда, сан бераз кимеде, әмма сәләтле авторлар шактый. Илгиз Зәйнинең үз тамашачысы бар. Зөлфәт Хәким прозада да, драматургиядә дә, поэзиядә дә актив, гомумән универсаль кеше. Тагын дистәләрчә исемне атап булыр иде. Шуңа күрә мин безнең әдәбият үсештә дигән фикердә.


– Еш кына татар әдәбияты үз казанында кайный, аның хакында башка милләтләр белми дигән фикерне ишетергә туры килә. Сез моның белән килешәсезме? Гомумән, безнең әдәбият башка милләтләргә кызыклымы?


– Без китап базарына чыгар идек, әгәр тәрҗемә эше оештырылса. Бая Зөлфәт Хәкимне телгә алдык. “Казан утлары” журналында аның “Сәер никрут” дигән повесте чыкты, мин аны Гоголь дәрәҗәсендә язылган әсәр дип саныйм. Бернинди кыланусыз язылган, әмма шырык-шырык көләсең  дә, уйланасың да. Кечкенә генә повесть илдәге коррупцияне ачып биргән. Бу – Россия күләмендә генә түгел, дөньякүләм танылырга тиешле әсәр. Ләкин ул тәрҗемә ителми һәм Татарстан чигеннән ары уза алмый. Андый әсәрләр поэзиядә дә, драматургиядә дә бар. Туфан Миңнуллин әсәрләре дөньяга чыгармаслыкмыни?


Совет чорында татар әдәбиятын рус укучысына, башка милләтләргә таныту мөмкинлекләре бар иде. Татарча әсәрләрне танылган рус язучылары тәрҗемә итте. Әйтик, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”е тәрҗемә ителеп, “Белая ворона” исеме белән берничә мәртәбә Россия телевидениесендә дә күрсәтелде. Әдәбиятка бәя бирәбез икән, соңгы елларны гына түгел, һич югы 30-40 елны алырга кирәк. Шушы вакыт аралыгын алсак, хәлебез ару гына дип исәплим мин.


– Сез система булган елларны искә аласыз. Хәзер әдәбиятның да, мәдәниятнең дә абруе ул еллардагы кебек түгел шикелле.


– Система – икенче мәсьәлә. Элек партия кайгыртты, дәүләт. Хәзер дә бар партия, хәзер дә хөкүмәт, дәүләт бар. Ә нишләп бер урында таптанабыз? Наил Ишмөхәммәтов, Гәүһәр Хәсәнова кебек бер дигән тәрҗемәчеләребез дә бар юкса. Ләкин тәрҗемәче эше бәяләнми. Түләнмәгәч, тәрҗемәчеләр дә яңа әсәрләр белән кызыксынмый, тәрҗемәгә алынырга атлыгып тормый. Яхшы әсәрне сөйрәп чыгарып, уртак фикер белән тәрҗемәгә тәкъдим итәргә, бу эшне җайга салырга кирәк. Дөрес, хәзерге чорда матур әдәбият түгел, публицистика алга чыкты. Әдәби әсәргә караганда газеталар кызыграк укучыга. Матбугат – тормышка ясалган разведка сыман ул. Элек мондый разведканы театрлар ясый иде. Режиссерлар яңалыкны суга сусаган кеше сыман эзләде. Әлмәт театрына яңа пьеса алып килсәң, театр директорына кадәр кызыксына иде. Директор – юкса администратор, эшне көйләүче ул.
Беренче әсәрем – “Их сез, егетләр!..” дигән комедиям шул рәвешле дүрт режиссерга кадәр барып җитте. Театрларда гаҗәп бер мохит иде. Әйтик, шул пьесамны, Әлмәт театрында сәхнәләштергәнче, Әлмәт язучылары тикшерде. Ә инде әзер булгач, янә язучылар җыела иде. Ю.Әминов, Р. өхвәтуллин, Г.Авзал, Ә.Маликов, С.Сөләйманова кебек язучылар уйнаучыга да, драматургка да, режиссерга да үз фикерен әйтә һәм беркем дә үпкәләмичә кимчелекләрне төзәтә иде. Хәзер әйткән сүз колак яныннан уздырыла.  Кемдер тәнкыйть фикере әйтсә, режиссер яратмаган, автор ошатмаган икән,  дип сүз ирештерә башлыйлар. Менә иң борчыган мәсьәләгә килеп төртелдек.


– Тәнкыйть – кирәкле шәйдер...


– Ләкин ул бездә юк. Тәнкыйть дип тәкъдим ителгән язмалар мактау гына. Үз-үзеңне алдау бит ул. Тәнкыйтьчеләр мәктәбе дә бар юкса. Миләүшә Хәбетдинова Г.Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын иң югары кимәлдә анализлап күрсәтте. Әлеге әсәр буенча Р.Зарипов, Батулла, В.Имамов һәм башкаларның мәкаләләре кызыклы булды. Әдәбиятка менә шундый бәхәс кирәк. Шулай булмаса, үсә алмыйбыз. Артка бармасак та, бер урында таптану бар бездә. Тәнкыйть булмауга бәйле рәвештә Тукай премиясе халыкның йөрәген авырттыра торган күренешкә әйләнде. Премиягә тәкъдим итү башлану белән миңа шалтырата башлыйлар. Гади авыл кешеләре бит алар. Исемлектә әллә кемнәр бар, быел кемгә бирерләр инде, син беләсеңме, диләр. Исемлектәге 18 кешенең дә иҗаты белән алар таныш түгел, ләкин гаделсезлекне тоялар. Гаделсез рәвештә премия алган кешенең иҗаты башта күпләрне кызыксындырачак. Ә инде премия алган әсәрне укып карагач, бөтен әдәбиятлары шушы дәрәҗәдә икән дигән фикер туачак. Премиягә тәкъдим ителгән әсәрне җәмәгатьчелек тикшерә алмый. Чөнки тикшерү вакытын кысып бетерделәр. Әсәрләрне берничә ай алдан  тәкъдим итеп, фикер алышу оештырылса, бәлкем гаделрәк булыр иде.


– Тукай бүләген фәкать язучыларга гына бирергә кирәк, дигән фикер елдан-ел ныгый бара. Сез моның белән килешәсезме?


– Мин, язучыларга бирелсә, дөрес булыр иде дип уйлыйм. Чөнки композиторларның, рәссамнарның үз бүләкләре бар. Язучыларның да премияләре бар, Саҗидә Сөләйманова, Муса Җәлил һәм башкалар диләр. Ләкин бит Тукай премиясе башында ук язучыларныкы иде. Аны бер-ике ел бирми калырга да мөмкиндер. Бу язучыларны формада тоту өчен кирәк. Саҗидә Сөләйманова, Рафаэль Төхвәтуллин, Шәйхи Маннур, Һади Такташ исемендәге премияләрне дә ел саен тапшыру ягында түгел мин. Шул чакта гына иҗат кешесендә стимул барлыкка килә. Халык бу премияләрнең кемнәргә тапшырылганын белми дә кала. Исемлек басыла басылуын, ләкин анда әсәрләре киң халыкка танылмаган авторлар да эләккәли.


 – Фоат абый, прозада да, поэзиядә дә хатын-кызлар активлаша бара, дигән фикерегезне ишеткәнем бар. Бу мәсьәләдә карашыгыз үзгәрмәдеме? 


– Әдәбиятта гына түгел, бар өлкәдә дә шулай. Тормышны да күбрәк хатын-кыз тарта. Матриархатка таба барабыз. Без, ирләр, ялкауландык.


– Ялкауландыкмы, битарафландыкмы? Хакимияттә, мәсәлән, халык битарафланды, җыелышларга да йөрми, дип зарланалар.


– Мин бу мәсьәләдә хакимияткә капма-каршы фикердә. Халыкның эчендә дөрләп ут яна. Ләкин җыелышка барып ул утны чыгарудан берәр файда бармы соң? Берәр әйбернең үзгәргәне бармы? Элек колхозның отчет җыелышы да бик җанлы уза иде. Без әле мәктәптә укучы балалар гына. Ул көнне мәктәптән кайту белән клубка йөгерәбез. Анда урын юк, бөтен авыл җыелган. Балалар сәхнә алдына чүгәли. Монда бөтен кешенең йөзенә бәреп тәнкыйтьлиләр. Ревкомиссия отчеты тыңлана. Колхоз  милкенә зарар салган –  нишләтәбез, дигән сорау куела. Китә бәхәс. Бер кеше тора да, түләтергә дисез, аның биш баласы барлыгын уйлыйсызмы соң, ди. Ничек түләтәбез, ничек булган бу хәлләр – боларның барысына да җавап табыла, мәсьәлә энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә. Кайбер елларда җыелыш ике көнгә сузыла. Бусы – отчет җыелышы булды. Моннан тыш ата-аналар җыелышы, комсомол, партия, профсоюз, бригада җыелышлары була иде. Боларда халыкның әйткән сүзе күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашып барды. Әкрен-әкрен булса да. Узган гасырның 60-70 нче елларында  халык, дөрестән дә,  җыелышка йөрми башлады. Чөнки отчетны 10-15 минут тирәсе укып чыгалар, анда мөһим проблемалар күтәрелми. Берәрсе торып тәнкыйтьләргә тотынса, ул кешене җыелыштан чыгарып җибәрүнең төрле алымнары кулланыла. Шулай итеп халык үзен тыйганны аңлады.


Әйдәгез үткәннәрдән бүгенге көнгә кайтыйк. Бер генә мисал китерәм. Наил Шәрифуллин Әсәйдәге (Азнакай районы) хәлләрне “ВТ” газетасында ике мәртәбә барып язды. Икенчесендә төнге уникедә, авыл халкы Яңа елны каршы алырга җыенганда сыерларны талап алып китәләр. Бу хәл бит кулаклар заманында да булмаган. Ә без XXI гасырда яшибез. Авыл башлыгы полициягә шалтыратып өлгерә һәм... ярдәмгә чакырган полиция  сыерларны төяргә булыша. Гафу итегез, бу хәлгә район башлыгы нинди бәя бирә? Нишләп ул читтә кала? Мәсьәлә иң кирәкле кешегә төртелгәч кенә туктый. Журналист “глава” белән сөйләшә алмаган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миргасыйм Усманов, исә, “Сыерлар мәсьәләсендә безне каршы тормаска кушып югарыдан кисәттеләр”, – дигән. Кем кушкан? Бу сорауга җавап юк. Ник шушыннан соң халык җыелышка килсен? Урсайны да талап алып киттеләр, чиратта – Чалпы. Ә бит Азнакай районын тоткан өч авыл турында сүз бара. Шушы Әсәйне талап киткән кешеләр минем туган авылымны да талап китте. Минем пай җирем бар анда. Безгә хәбәр итүче, сораучы булмады. Мин җиремне бирмәдем. Димәк, ялган протоколлар язылган. Кемгә саткан ул аны, нәрсә эшләткән – очына чыгып булмады.
Шушындый хәлләрдә авыл кешесе үзен хуҗа итеп, авылның язмышында роль уйный алучы шәхес итеп тоя аламы соң? Җир кешесе һәр нәрсәдә ачыклык таләп итә. Авылның вөҗданы кырыс: ул йә хуплый, йә кире кага, йә  хөкем итә. Шушы хәлләргә авыл өчен җан аткан булып ялкынлы чыгышлар ясаучы бер җитәкче дә дәшмәде бит. Исәпләсәң, исләрең китмәле.


– Халык менә шундый мәсьәләр буенча сезгә киләме?


– “Авылдан хатлар” циклы башлангач, дөрес мәсьәләне күтәргәнсең, дип килеп рәхмәт әйтүчеләр булды, шуннан ары узмады. Мәсьәләнең икенче ягы  да бар: тәнкыйтьләгән кешене яратмыйлар. Халык моны белә һәм уйлаганын әйтергә ашыкмый. Ә эшсез калсам, дип кат-кат уйлый ул. Кайчак кызык та, кызганыч та хәлләр булгалый. Колхозчыдан телевидение журналисты, хезмәт хакы түлиләрме, дип сорый. Алабыз, ди тегесе. Күпме, – дип кызыксына хәбәрче. Ун да була, унбиш тә, дип җавап бирә тегесе. Без исә бер мең сум акча алганнарын, йә булмаса берәр бәйрәмгә аз гына тамызганнарын ишетеп торабыз. Әйтер иде ул дөресен – иртәгә эшеннән куып чыгаралар. Авыл җирендә генә түгел, һәр өлкәдә шулай. Ярамаганрак әйберләр турында язып кара әле, хәзер мөнәсәбәт үзгәрә. Демократик җәмгыять сүз иреген, шул исәптән тәнкыйтьне дә хупларга тиеш югыйсә.


– Демократия дигәннән, әдәбияттагы иреккә мөнәсәбәтегез ничек? Сүз  акчасы булган теләсә кемнең китап чыгара алуы турында. Бу – яхшы фалмы, тискәреме?


– Бу – сыйфатка суга торган күренеш. Язучылар корылтаеның берсендә хәтта ташкын булып аккан әдәби продукцияне араларга кирәк дип тәкъдим керттем. Моның өчен берлектә берәр  тәнкыйтьче билгеләп булмас идеме икән дидем. Кемнең акчасы бар – шул китап чыгара, ә аның сыйфатын уйлаучы кеше юк. Боларга бит һич югы еллык күзәтү ясарга кирәк. Мине тыңламадылар дип әйтә алмыйм, бәлки бу эшкә алынучы булмагандыр. Бу бит бик җаваплы эш. Элек бар иде ул, Н.Фәттах белән А.Гыйләҗевнең яңа әсәр  буенча матбугат битләрендә  кара-каршы бәхәсләшкәннәрен хәтерлим.


– Фоат абый, авылда яшәп иҗат итүнең өстенлекләре күбрәкме, кимчелекләреме?


– Монда тормыш синең аягыңа урала. Шәһәрдә күршең кем икәнен дә белмәскә мөмкин. Авыл ул – гаилә. Бу бит ниндидер бәя бирергә, тормышны күзәтергә ярдәм итә. Ләкин икенче ягы бар – авылда мәшәкать күбрәк. Шәһәр кешесе ишеген бикләп өч көн язып ятарга мөмкин. Мин ишегемә йозак элеп керсәм дә, өйдә икәнемне һәркем белә. Казан, Әлмәт, Чаллы кебек шәһәрләрдә әдәби мохит кайнап тора. Андагы каләм ияләренә бу үзе иҗатка илһам бирә. Авылда әдәби  мохит сагындырса да, күңелеңдә сине дулкынландырган нәрсәдер бар икән, язарга вакыт табыла инде ул. Авыл кешесе, корылык күпкә китсә, тилмереп яңгыр көтә. Ләкин авылда яшәп язучы күктән болыты белән килгән илһам яңгырларын көтеп тора алмый: уйлыйсың, кичерәсең дә ак кәгазьгә акрын гына төшерәсең.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 100, 07.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр