ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

Зәй фаҗигасе: кем гаепле?


Бездә бәйрәм кайгысы түгел. Зәй шәһәре янында булган куркыныч юл һәлакәтеннән соң Татарстан Президенты Указы белән якшәмбе көнне республикада матәм көне игълан ителде, шәһәр һәм районнарда булырга тиешле Сабантуйлар бер атнага кичектерелде. Тикшерүчеләр 14 кеше, шул исәптән 4 баланың үлеменә сәбәп булган авариянең нилектән килеп чыкканын ачыкларга тырыша. Белгечләр исә нинди генә юллар төзесәң дә, беренче чиратта, игътибарлылык кирәклеген әйтә.

1-3
2 июль көнне төнге сәгать 1 туларга 15 минут тирәсендә 24 яшьлек Зәй кызы Мария Галимова өенә кайтып җитәргә тиеш була. Самарада медицина университетын тәмамлап, диплом алган туташ юлда әнисенең телефонына хәбәрләр җибәреп тора: “Сәвәләйне үттек, Якты күлне үттек”. Якты күл авылыннан Зәйгә 10 чакрым тирәсе генә кала. Өйдәгеләр кызларын каршы алырга дип шәһәр башына чыга. Әмма Мария утырган автобус Зәйгә кадәр барып җитми. Кызның әнисе Марина ханым әйтүенчә, алар 3-4 чакрым ераклыкта зур янгын күреп, шунда чаба. Килеп җитәләр, тик автобустан исән килеш чыга алган юлчылар арасында Мария күренми. “Сезнең “өйгә” дигән сүзнең нинди җылы сүз икәнен уйлаганыгыз булдымы...” дип язган була ул социаль челтәрдәге соңгы хәбәрендә.


Балалар йөртүгә лицензиясе булмаган


Куркыныч фаҗига төнге сәгать 1 туларга 20 минутлар тирәсендә Әлмәт – Зәй юлының 52 нчечакрымында була. Самарадан Ижауга юл тоткан һәм 29 кеше утырган “Неоплан” автобусы Зәйгә җитәрәк шул ук якка хәрәкәт итүче “МАН” йөк машинасына килеп бәрелә. Ул исә ватылган һәм каты чылбыр белән “КамАЗ”га тагылган була. Шуннан соң автобуска ут каба һәм ул берничә йөз метр ара узып ишекләре урнашкан ягына ава. Ә озакламый социаль челтәрләр куркыныч хәбәрләр белән тула: Зәй янында 14 кешенең гомере өзелгән! Сүз уңаеннан, әле узган атнада гына шул тирәдә тагын бер куркыныч һәлакәт булды. Биш егет утырган җиңел машина, тизлекне арттырып, юл читендәге баганага килеп бәрелә, өч кеше һәлак була.


Автобус һәлакәтенә очраган юлчыларны табиблар Чаллыга һәм Әлмәткә ташый башлый. Иң авыр хәлдәгеләрен иртән Казанга күчерәләр. Кичә бу юллар язылганда тугыз кешенең әле табиблар күзәтүе астында икәне билгеле иде. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин әйтүенчә, бишесенең хәле авыр дип исәпләнә. Башта Чаллыга, аннары Казанга җибәрелгән кешеләр арасында автобус белән идарә иткән 56 яшьлек Александр Ижмуков та була. Табибларга ул булдыра алганча кешеләрне коткарырга тырышканы турында сөйли. Хокук саклау органнары исә автобус һәм йөк машинасы йөртүчеләрне тоткарлау турында карар чыгарды. Автобус хуҗасы – Самарада урнашкан “Евразия Автовокзаллар корпорациясе" оешмасы генераль директоры Оксана Никитина да тоткарланган.  Дөрес, Самарадагылар автобусның төзек булуы, рульдә тәҗрибәле йөртүчеләр утыруын хәбәр итә. Аның каравы, хуҗаларының балалар йөртүгә лицензиясе булмаган. Монысын Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә әйтәләр. Хокук сакчылары хәзер автобусның шәһәрләр арасында кеше ташуга хокукы барлыгы-юклыгын да  тикшерә. Хокук сакчылары авариянең шаһитларын эзли. Алар әлеге вакыйганы күргән һәм һәлакәт булган вакытта бу урыннан узган кешеләрдән (843) 221-74-21, (855-58) 7-18-65 телефоннары аша элемтәгә керүләрен сорыйлар.


Һәркайсы өчен – 1 миллион сум


Һәр якка икешәр полосалы киң юлда зур машиналар ничек бәрелешкән? Тикшерүчеләр әнә шул сорауга җавап эзли. Фаразлар төрле. Башта автобус йөртүчесенең күзен каршы яктан килгән ут яктырткан һәм шуның аркасында ул йөк машинасына килеп кергән дигән фараз телгә алынды. Ватык “Ман”ның артындагы утлар кабынмаган, шуңа күрә зур тизлектә килгән автобус йөртүче аны абайламый калган дигән фикер дә бар. ЮХИДИ вәкилләре исә бәрелешүдән соң автобусның алгы тәгәрмәче урыныннан чыгып очуын әйтә. Җитмәсә, “Неоплан”ның багы да алгы өлештә – уң якта урнашкан. Анда исә берничә йөз литр ягулык була.


Авариядән берничә сәгать узгач, бу юлдан “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә дә узарга туры килде. Әмма вакыйга булган урынга якын җибәрмәделәр, юл ябылган. Ерактан исә зур техника, шул исәптән, краннар эшләве күренде. Әлмәттән Чаллыга баручыларга әйләнгеч юлдан хәрәкәт итәргә туры килде. Монысы тагын бер кат нинди куркыныч авария булганын раслый. Кичә исә һәлакәт булган урынга чәчәкләр, бала уенчыклары илтә башлаганнар. Авариядә һәлак булган 14 кеше арасында 4 бала бар. Баштарак аларны икәү дигәннәр иде. Әмма йөртүчеләр ике сабыйны өлкәннәр исемлегенә язып куйган булырга мөмкин. 16 һәм 11 яшьлек малайлар юлга әниләре белән чыга. Хатын-кызның да гомере өзелгән. Авариядә һәлак булган кызларның 15 яшьлеге соңгы сәяхәтенә үзе генә чыкса, 13 яшьлеге әнисе белән утырып барган.


Мәетләрнең барысын Казанга алып килгәннәр. Кичә Татарстан буена Эчке эшләр министрлыгынан бишесенең кемлеге ачыклануын җиткерделәр. Бу эшне иртәгә төгәлләргә ниятлиләр. Якшәмбе көнне вакыйга урынына барган Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәген җиткерде. Татарстан Хөкүмәтенең һәлак булганнарның гаиләләренә бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә, зыян күрүчеләргә имгәнү дәрәҗәсенә карап – җиңелрәк яралыларга 100 мең, уртача дәрәҗәдә булганнарга – 200 мең, авыр җәрәхәт алучыларга 300 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итүен җиткерде. Акча республика бюджетыннан бүленәчәк.


Барысын да кеше хәл итә


Авария сәбәпләре ачыкланыр, гаеплеләр табылыр. Ә кабат мондый фаҗигаләр булмасын өчен нишләргә? “Мондый вакыйгалардан соң, гадәттә, барысын да баштанаяк тикшереп чыгалар, – ди исемен әйтергә теләмәгән автобус йөртүче. – Инде 20 елдан артык кеше ташыйм. Шунысын төгәл әйтә алам: ничек кенә тикшермәсеннәр, нинди генә юллар салмасыннар, барысын да кеше факторы хәл итә. Бу вакыйганы үз күзләрем белән күрмәгәч, кем гаепле икәнен әйтә алмыйм. Әмма кайсыдыр йөртүче үз эшен тиешенчә үтәмәгәнен төгәл әйтә алам. Кайсынадыр игътибар җитеп бетмәгән. Әнә шуның аркасында күпме кешегә зур кайгы килде”.


Татарстанның ЮХИХИ идарәсе башлыгы Ленар Габдраманов та һәлакәтнең төп сәбәбе дип кеше факторын телгә ала. “Әлеге авария булган урында юл төзек, билгеләр бар. Бу очракта кеше факторын тикшерәбез. Автобус йөртүчеләр юлда алмашынганнарын әйтә. Утырып барган юлчылар исә рульдә бер үк кеше иде, диләр. Йөк машинасындагы йөртүчеләрнең дә юл кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үтәгәннәрен ачыклыйсы бар, – диде ул кичә телефон аша “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә. – Иртәгә бу вакыйга турында Хөкүмәт комиссиясендә сөйләшәчәкләр. Кабат мондый хәлләр булмасын өчен нишләргәме? Иң элек автобус йөртүчеләрнең эшчәнлеген ныклы күзәтү астына алырга кирәк. Әйтик, әлеге рейсның ни дәрәҗәдә законлы булганын ачыклыйсы бар. Заказ буенча йөргән автобусларны тикшерергә кирәк. Бу мәсьәләне ЮХИДИ инспекторлары белән генә хәл итеп булмый. Тикшерү кагыйдәләрен дә үзгәртәсе бар. Кайчак юлчылар кемгә утырганын, йөртүчеләр исә кемне утыртканын да белми”.


Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, республикада автобуслар аерым игътибар үзәгендә. “Куркынычсызлык чаралары күптән күрелә. Барлык автобусларда ГЛОНАСС системасы урнаштырылган. Диспетчер үзәге бар, ул автобус хәрәкәтен контрольдә тота. Әгәр дә автобус йөртүче тизлеген арттырса, аңа диспетчер шалтыратып, кисәтү ясый. Шәһәрара рейсларга икешәр йөртүче чыга. Барлык машина йөртүчеләр дә инструктаж һәм тикшерү уза, – диләр министрлыкта. – Автобуслар шәһәрләр арасындагы маршрутлар буенча төнге сәгать унибергә кадәр йөри, төнге рейслар юк».

Авариядә һәлак булучылар исемлеге


Людмила Александровна Мельникова, Самара
Галимова Мария Раушат кызы, Зәй
Алла Вениаминовна Ермакова, Тольятти
Галина Ивановна Шеховцова, Тольятти
Венера Камиловна Сайранова, Менделеевск
Сергей Дмитриевич Подгорный, Чаллы
Нина Федоровна Подгорная, Чаллы
Али Вейсович Алиев, Ижау
Татьяна Николаевна Ведянская, Ижау
Алексей Семенович Ващев, Ижау
Ю. Бушмакина, 14 яшь, Ижау
А.Мещерякова, 12 яшь, Тольятти
В. Мельников, 15 яшь, Самара
И. Мельников, 1 яшь тә 3 ай, Самара

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 30.11.2005/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112