ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

//

Үз бәйрәмебез

 

Бу ялларда республиканың күпчелек, авылларында Сабантуйлар гөрләде. Башка еллардан аермалы буларак, быел милли бәйрәмебез июль башында узды. Кайбер җирлекләрдә ишеп-ишеп яуган яңгыр астында үтүе белән дә үзенчәлекле булды ул.

4-1

Саба. Миңгәр

Саба районының Миң­гәр авылында узучы атаклы Са­бан­туйның даны быел рес­пуб­лика, ил күләме белән генә чикләнмичә, дөньякү­ләм дә­рәҗәдә таралды. Ник дигән­дә, быел биредә беренче тапкыр төрек халыклары арасында көрәш буенча Дөнья Кубогы узды.

 
Өч үлчәмдә узган бу бәй­гедә үз көчләрен сынарга дөньяның 22 иленнән танылган 46 батыр җыелды. Шул рәвешле Саба җирендә Әзәр­бәйҗан, Бангладеш, Белоруссия, Болгария, Бурундия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Испания, Казахстан, Колумбия, Кот-д'ивуар, Ливия, Мали, Пакьстан, Россия, Таҗикс­тан, Тунис, Төрек­мәнстан, Үз­бәкс­тан, Украина, Чад һәм Швеция батырлары бил алышты. Көрәш­нең бүләк фонды 1 миллион сум иде. 1-4 урын ияләренә акчалата бүләк һәм ме­дальләр тапшырылды. Нә­ти­җәдә, быелгы Миңгәр Са­бан туеның абсолют батыры исеменә берьюлы ике кө­рәшче – Булат Мусин бе­лән Сергей Павлик лаек булды.

 
Бәйрәмгә килүчеләр мил­ли бәйрәмебезнең йө­зек кашы булган традицион бәйге­ләрдән тыш, Миңгәр Сабан туенда гына күрергә мөмкин булган кул белән балык тоту, көймәләрдә ярышу, иң яхшы утын яручыны ачыклау, армреслинг кебек уеннарда катнашып, күңел ача алды. Быел би­редә беренче тапкыр триатлон белән кроссфит (бер ялсыз күнегүләр ясау) буенча ярышлар да узды. Икенче бер мәйданда Мәскәүдән кил­гән каскадёрлар ярышын да күзәтергә мөмкин иде. Бәй­рәм киче танылган җыр­чылар катнашындагы концерт белән үрелеп барды. Бәйрәм кәефен Сабан­туйның иң кызган мәлендә башланган яңгыр да боза алмады.

Динә Шәкүрова

 

Спас

Бөек Болгарның иң гү­зәл почмагы – Рәбига күле­нең тирә-ягы матурайганнан-матурая. Соңгы еллар­да би­редә башкарылган төзек­лән­дерү эшләрен санап бетереп тә булмый. Шу­ңа биредә Сабантуйлар да елдан-ел кү­ңеллерәк уза бугай.

 
Сабантуйны язгы кыр эшләре батыры, Илшат Габидуллин крестьян-фермер ху­җалыгы механизаторы Сә­лим Хисмәтуллинның ачып җибәрүе дә тикмәгә түгел. Район игенчеләре ирешкән уңышларда фермер һәм шәхси хуҗалык­ларның өле­ш­е ел саен арта.

 
“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җи­тәкчесе Айрат Зарипов Сабантуйда катнашучыларга Татарстан Президенты котлавын ирештерде. Кыр эш­ләрендә җиңү­челәр район җитәкчесе Камил Нугаев кулыннан истә­лекле бү­ләкләр алды.

 
Болгар Сабан туенда күп санлы кунаклар арасында чит ил вәкилләре дә байтак иде. Төркиянең Софранболу шәһәре мэры урынбасары Хөсәен Билидҗиолу җи­тәк­челегендәге делегация вә­кил­ләре берничә көн дә­вамында Борынгы Бол­гар­ның тарихи урыннары белән танышканнан соң, Сабантуйны да күреп ки­тәргә уйлаганнар. “Бире­дә яшәүче күп төрле милләт вәкилләренең үзара дус, тату яшәвенә, борынгы го­реф-гадәтләрне дәвам итүе­нә сокланмый мөмкин түгел. Борынгы Болгар – бөтен дөнья мөселман­на­рына да үрнәк итеп куярлык”, – ди Софранболу ш­ә­һә­ре­нең Мәдәният идарәсе җитәкчесе Зөлфия Эраслан Осдҗан.

 

Болгар Сабан туе – милли көрәш, ат чабышлары, төрле спорт ярышлары, башка төр мәдәни чаралар­ның югары дәрәҗәдә оештырылуы бе­лән дә үзен­чә­лекле. Аеруча “Болгар таң­нары” эстрада-фольклор төркеме, Ульян шәһәренең “Идел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Димитровград шәһәренең “Са­ванас” ансамбле, Болгар сәнгать осталары Рамилә Исхакова, Нәҗибә Гайнуллина, Зифа Хәйретдинова һәм баш­ка­лар­ның чыгышын халык аеруча җылы кабул итте.

Камил Сәгъдәтшин

 

Кукмара. Купка

 

Бу якларның Сабан туе бөтенләй башкача уза икән. Купкалылар әле үзенең миллилеген, гореф-гадәтен онытып бетермәгән. Катнашмыйм дип утыручылар да юк. Бар халык рәхәтләнеп ял итә. Авыл җирлекләре уздырган Сабан туен күрер­гә гадәтләндек инде. Ә менә үз машинасына бүләк төяп килеп, халыкны уйнатып-җырлаткан кешене беренче очраттым.Үзе дә матур итеп шигырьләр сөйли, җырлап та бирә.  Шәрхимул­ла абый Әсхәтов икән бу игелекле бәндә.

 
– Үзем яшәгән җирләрдә Сабан туена бүләкләр бирә идем. Ни гаҗәп, кайчак шуларны алмыйча интектер­де­ләр. Югыйсә мин моны үземне күрсәтер өчен түгел, күңелем шулай кушканга эшлим. Быел күп уйлап тормадым, Купкага бүләкләр төядем дә кайттым. Әтием авылында бәйрәм ясау күп­тәнге хыялым иде. Теләгем – балаларны сөендерү һәм хатын-кызларга уеннар оештыру иде.

 

Юкса алар өчен уеннар аз бит. Әле ат чабышында алдан килүч­е­ләр­гә дә бүләк бирдем. Дө­рес, аларга Купка халкының үз бүләге дә бар иде, – ди Шәрхимулла абый. Гомере буе Әлмәт шәһәрендә яшәп, лаеклы ялга чыккач әнисе­нең авылына Кенә­башка кайтып урнашкан ул. “Сабантуйдан күңел күтәре­леп кайтты. Алда әллә нинди зур планнар хәзер. Тормышка ашырырга гына насыйп булсын”, – ди ул.

Гөлгенә Гыйльманова

 

Чүпрәле. Кече Чынлы

Бу авылның Сабан туена узган ел очраклы гына килеп эләккән идем. Кү­ңелемә хуш килеп калды ул. Быел да шунда барырга булдым. Ял итеп, уеннарда катнашып кайтасым килде. Узган ел биредәге халык­ның  ярыш­ларда катнашмыйча утыруы хакында язган идем. Әллә шуның нәтиҗәсе – быел халык “уянган”. Көянтә-чиләк бе­лән су ташырга да чират торалар.

 

Бу бәхет миңа да тәтеде. Кү­тәрмәгән көянтә­ме­ни! Каенатам йортында су беткәч, чишмә буен еш таптауның нәтиҗәсе – көн­дәшемне выж­латып кына узып киттем. Кулга бер бүләк эләк­кәч, күңел тагын да җил­кенеп китте. Бау тартышырга чыктым. Командада өчәр кеше. Никтер теге якка дүртенче булып гел бер ханым килеп кушыла. Алып баручы Җә­вит абый Шакиров та китеп торуын сорый, тыңламый. Мөгаен, саный белмидер дип, көтмәгәндә-уйлама­ган­да шалт кына боларны үз ягыбызга өстерәп куйдык. Апайлар: “Син кем кызы? Кемгә кайттың?“ – дигән булалар. Кая җавап биреп тору?! Бер авыз ми­шәрчә сүз белсәң, бер хәл. Бүләкне кыстырам  да сызу ягын карыйм.  Мине монда белүче юктыр дисәм, Кече Чынлы авылы хуҗасы Борис Гафуров үзе күзәтеп утыра икән. Кече Чынлы­ның колхозы да гөрләп эшли, халкы да рәхәтләнеп ял итә. Милли көрәшне дә яратып күзәт­тем. Биредә авыл ир-ат­лары өчен аерым кө­рәш, кунакка ки­лү­челәргә үзлә­ренә, яшь малайлар – аерым мәйданда. Колгага әтәч түгел, тузан суырткыч алырга менгән малай ян­ын­нан да озак китмәдем. 12-13 яшьлек бу бала беренче тапкыр колга уртасына менеп җиткәч, кире төште. Аяк­лары кырылып беткән, бармаклары каный. Күре­неп тора, ярасы да әрни кебек. Тик үҗәтлеге бар икән үзенең. Аягын сөрт­кәләде дә, кроссовкасын киеп, яңадан ба­гана­­га үрмәләде. Максатына иреш­­те: бүләк­не алып төш­те! Һәр уенның дәвам­чысы үсеп килә. Бер генә теләк – бәйрәм үз рухын югалтмасын, уздырырга җае табылсын иде. 

 

Мамадыш

Соңгы елларда Сабантуйларны читтән алып баручылар, җырчылар чакырып уздыру модага кереп китте. Халык та моңа ияләште булса кирәк. әллә шуңа өстән явып торган яңгыр да куркытмаган, бәй­рәмгә бик әзерләнеп кил­гәннәр.

 

Күбесенең кулында – кулчатыр, өстендә яңгыр­да кия торган махсус плащ.
Әмма Мамадыш халкы  бер дә йоклап утыра торганнардан түгел. Рәхәтлә­неп бииләр, җырлыйлар, чүл­мәк ваталар, гер күтә­рәләр, аркан тартышалар. Яңгыр тү­гел, боз яусын, уеннарда да катнаша, сумка тутырып бүләген дә алып кайта. Бәйрәм көнне анысы да дә мулдан була бит. Мәйданга чыккан бер генә кеше дә буш китми.

 
– Без гомер-гомергә Сабантуйда ярышып, бүләк алып кайтабыз. Бер буш киткәнем юк.  Хәзер кызларым да уеннарда катнаша башлады. Максатым – милли бәйрәм рухын алар күңеленә дә сеңдерү. Мәй­данга килеп, кеше биегәнне, бүләк алганны карап утыру эшмени ул? Җыр тың­лый­сың килсә, әнә концертка йөр. Әле менә Питрау бәй­рәменә дә барырмын дип торам. Анда бүләкләр саллырак, – ди Мамадышта яшәүче Зөлфия ханым.

 
Ә менә ике ел рәттән Сабантуйга шоу күрсәтергә килгән канатта йөрүчеләр­не халык аеруча яратып кабул итте. Бу егетләрнең чыгышын карап торыр өчен генә дә корыч йөрәк ки­рәктер, ми­немчә. Биек­лек­тә нечкә генә чыбыктан йөрүләрен күзәт­кән­дә, каз тәне чыга. Җитмәсә, 4-5 яшьлек малайларын да ияртеп килгәннәр. Алар  да шул канатта йөреп күр­сәтә. Йөрү генә бер хәл, болар шул биеклектә төрле хә­рәкәт­ләр ясап, халыкны шаккатырдылар. Егетләр кыргыз мил­ләтеннән икән. Мамадыш Сабан туена дип махсус кил­гәнннәр. “Узган ел да катнаштык. Халык яраткач, монда килүебезне сорагач, тагын килдек. Сабантуй безгә бик ошый”, – диләр.

 
Гөлгенә Шиһапова

 

Лаеш. Хәерби

“Хәерби” хуҗалыгы җи­тәк­чесе Радик Вафин Ми­ләүшә тавы итәгенә җыел­ган авыл кешеләрен, кунак­ларны бәйрәм белән котлап, кыр батырлары – алдынгы механизаторлар Суфиян Ибәтул­лин­га, Илдар Миңнегалиевка, данлыклы агрономыбыз Шамил абый Кушминга Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министр­лыгының Рәхмәт хатын, Дилүс Вафинга Мактау кә­газен тапшырды.

 
Аңа кадәр Илсур Галиев, Вячеслав Ивановларны Лаешта район башлыгы Михаил Афанасьев котлаган иде. “Хәерби” егетләрен ел да игенчелек буенча алдынгы һәм Сабантуй батырлары дигәнгә күнегеп беттек. Гел шулай булырга тиеш кебек. Ләкин бу бит хуҗалыкта тот­рыклылык саклана дигән сүз. Чәчүлек җирләр буш ятмый, халык эшли. Хәербидә бүгенге уңганнардан тыш, үткәндә зур хезмәт башкарган шоферларны да мәйдан­га чакырдылар. Менә алар: Вазыйх абый, Хатыйп абый, Габделхак абый, Наил абый, Нәҗип абый. Казанга иген, сөт илтсәләр, кире кайтканда ипи, бүтән кирәк-ярак ташыдылар. Ул чагында авыл кешесе ипине дә капчыклап ала иде. Бу абыйлар юлда очраган бер генә кешене дә утырт­мыйча калдырып китмәде.

 
Мәйданга атлар ыргылды. Алмаз Вафин аты беренче килде. Укытучы Роза апа Кушминаны күреп алдым. Ул ел саен кышкы кичләрдә Сабантуй атына дип сөлге чигә. Быел бүләген Илназ Харисов атына бәйләде. Илназның авызы ерылды, әнисе Гөл­нара чигүле ак сөлгене сыйпап куйды. “Безнең өчен бик кадерле бүләк, Илназны өйләндер­гәндә кодаларны шул сөлге белән каршы алачакбыз”, – ди Гөлнара. Роза апа авылдашларны сөенде­рүен дә­вам итте. Аллы-гөлле төс­ләргә буяп кәрҗиндә 70 йомырка алып төшкән. Аларны бала-чагага, әбиләргә өләште. Әйтсәм әйтим, Сабантуй мәйданыннан мин дә буш кул белән кайтмадым: Роза апа, яраткан укучыма дип, алъяпкыч чигеп куйган. Күңел җылысын кушып эшләгәнгәдер, бүләк күз явын алырлык матур. Рәх­мәт, укытучым.

 
Мәйданда кул эшләрен тагын күрдем әле. Сабантуй әләмен авылдашыбыз Зөл­фия Галәветдинова чиккән. Атларга билгеләрне дә ул әзерләгән. Хәербинең чиләк-көянтәләре дә чәчәкле, алмалы. Бәйрәмне авылдашыбыз Рузалия Галиева шигырьләр, такмаклар белән алып барды. Бәйрәмгә яңа төсмерләр дә кертелгән. Узган ел интернет челтәрендә авылыбыз төркеме оешкан иде. Шунда даими катнашып, язышып торган 70 яшьлек Гөлсирә апа Абдуллинага “Интернет сандугачы” дигән мактау кәгазе тапшырдылар. Гөлси­рә апа – биш бала анасы, гомер буе фермада эшләгән. Менә картаймыш көнендә интернетта бик актив аралаша. Гөлфирә апа Кәлимул­лина, Минзәлия апа Мукимовалар да – “Интернет сандугачы”. Аралашу дигәннән, Сабантуйда иң күңеллесе авылдашлар белән күрешеп сөйләшү булгандыр, мөгаен.

 

Бәйрәм озаграк та дәвам иткән булыр иде, нәкъ кыл уртасында яшенләп, чиләк­ләп яуган яңгыр таралырга мәҗбүр итте. Көрәшне азаккача карап бетерә алмадык. Уйналмаган уеннар, бирел­мәгән бүләкләр калды. Авыл Сабан туеның әле дәвамы булачак дип сөйлиләр. Бирсен Ходай!

Фәния Арсланова

 

Кайбыч


Халкыбызның искиткеч күркәм бәйрәме, гасырлар кичкәндә эчтәлеге ягыннан баеп, елдан-ел камилләшеп, милләтебезнең чын йөзек кашына әверелгән Сабан туе туган төбәгем Кайбыч район үзәгендә, Олы Урсак, Борындык, Мөрәле, Кошман, Ябалак, Кече Мәме авыл җир­лек­ләрендә, Куш Күл авылы янә­шәсендәге ямьле Гөбенә буенда, сихри гүзәл табигатьле Зөя һәм Бәрле тугайларында, зур әзерлек белән, күпсанлы кунаклар катнашында шау­лап-гөрләп үтте һәм бик җылы тәэсирләр калдырды.


Кайбыч Сабантуйларына табигыйлек, киң күңел­лелек һәм юмартлык хас. Бертуганнардай дус-тату яшәүче татар, рус, чуаш, керәшен­нәр­нең борынгыдан килгән го­реф-гадәтләре, уеннары, фольклоры, халык һөнәр­челеге үрнәкләре, табын тулы милли сый-хөр­мәтләре, җирле артистлар өстендәге кием-салымнары, төрле авыл җирлекләренең яшәү рәвешен күрсәткән кунакчыл “авыл утар”ларында ачык чагылыш тапты. Мәй­дан читенә тезелгән кунак йортларында киң күңелле якташыбыз Рә­шит Ярхә­мов­ның иганәчелек ярдәме бе­лән әзерләнгән табыннарда җаны теләгән һәр кеше кайнар чәй һәм телеңне йотарлык милли ризыклар белән сыйлана алды. Сабан туенда шук-шаян бала-ча­гага, чая үсмерләргә, көчләре ташып, мускуллары уйнап торган гаярь пәһлеваннарга, бер кашык су белән йотарлык гү­зәлкәйләргә генә түгел, хәт­та акыл утырткан мог­тәбәр аксакалларга, чал чәч­ле ак яулыклы әбекәй­ләргә чаклы үз сәләтен күрсәтү, кинәнеп күңел ачу, рәхәт­ләнеп ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган иде.
Быелгы Кайбыч Сабан туеның үзенә генә хас би­зәкләре хәтердә уелып калды. Татар милли (!) көрәшен­дә моңарчы күпсанлы җиңү­ләргә ирешкән Сергей Козин кебек батырлары, халыкара бәйгедә Гран-при яулаган ”Палан” фольклор ансамбле белән дан тоткан, гади хал­кы­ның хезмәт сөючән­леге, кече күңеллелеге бе­лән аерылып торучы Кече Мәме авыл җирлегендә яшәү­че чуашларның үте­нечен искә алып, быел район тарихында беренче мәр­тәбә анда да Сабантуй уздырылды.
Балачактан хәтердә калган тагын бер кызыклы үзен­чәлекне атап үтмәсәм, язмам тулы булмас кебек. Кайбыч Сабан туе барганда, хәтта коры елда да, һичшик­сез, яңгыр явып уза. Ә быел­гы ”елак” елда Яңгыр­бикә тү­ти аеруча юмарт кыланды: атлар стартка баскан мәлдә, җирне-күкне дер селкетеп, күк күкрәде, Сабан туеның иң дулкынландыргыч мизгелен – ат чабышларын карарга җы­елган бер­ничә мең тамашачыны баштанаяк коендырды. Яумады ул, чиләкләп орды гына!  


Хәмидә Гарипова

 

Нурлат


Кем әйтмешли, яңгыр гына түгел, таш яуса яусын, әм­ма ләкин табигать көй­сез­легенә бирешеп, Сабантуй булмый каламы соң?! Иртән аяусыз сибәли торды, аңа үч иткәндәй, мәйданга халык акрынлап җыела торды. Чөнки кан тартып китерә олуг бәйрәмгә милләт­тәш­ләребезне, еракта калган ата-бабаларыбызның кү­ңел­ләрдә чыңлаган чакыру авазы!


Халыкның борынгы тра­дицияләренә, гореф-гадәт­ләренә чиксез кадер-хөрмәт өнди ахыр чиктә. Безнең тантананы, шатлыклы мәҗлесне илебездәге бүтән кардәшләр дә, кунаклар да уртаклаша әнә. Алар хәтсез иде монда. Абхазия Республикасыннан килгән Гудаут районы хакимияте башлыгы Руслан Ла­дария­дән, җаен туры китереп, алардагы безнең бәй­рәмгә охшаш йола турында сораштым. “Бар ул... Әмма сезнең Сабантуй искиткеч!” дигән кыска гына җавап ишеттем.


...Халык хәтерен бер миз­гелгә үткәннәргә кайтарып гыйбрәт, үрнәк алу, аларның тормышын, көнкү­решен сагынып та, сокланып та искә төшерү өчен, мәй­дандагы күргәзмә шә­һәр­чекне генә тамаша кылырга кирәк. ”Халыклар дуслыгы” авылы, “Татар ызбасы” , “Чәй аланы” декоратив корылмаларын караганда тел шартлатып куймый мөм­кин түгел. “Болгар шәһәре ныгытма­сы”н кү­ре­гез инде. Ул чорны бөтен нечкә­лек­ләре белән тулы чагылдыра. Тимерчелеге, умартачылыгы тагын. Поч­ма­гында текә баскычлы манарасына хәт­ле бар. И ба­ла-чага өтәләнде, ашкынды инде шунда ме­нәргә. Ярамый. Анда тимер очлам, тимер күлмәк кигән гаярь яугир уяу тора.
Хәер, яшенә карата һәр­кем өчен күңел ачу, уен урыннары болай да җитәрлек. “Балалар шә­һәр­чеге“нә рәхим ит, аркан тартып, капчык сугышында катнаш...

 

Ул арада, яңгыр да туктап, җилләтеп җибәрде. Аңа кадәр язгы чә­чү эшлә­рен уңышлы төгәл­ләүдә зур өлеш керткән кыр батырларын сә­лам­ләделәр, хөрмәт­ләделәр. Татарстан Прези­ден­тының котлавын иреш­терү дә кү­ңелләргә хуш килде. Борынгы кыю, җитез, көчле ата-ба­баларыбызның бүгенге варисларына да ни-нәрсәгә сә­ләтле, маһир булуын күрсә­тер вакыт җитте, ниһаять. Сө­лектәй атлар чабышканда яше-карты шул якка авышты. Бәйгедә катнашкан 70тән артык бахбай­ның һәрберсе җи­ңүгә лаек. Әмма җиңүчеләр күп булмый. Әй­тик, җирле токымлы чабышкы атлар арасындагы ярышта “Сөләйма­нов” хуҗа­лы­гын­нан Флора аргамагы (җай­дагы С. Еремеев) алга чыкты. Сабантуй­лар­ның та­җы – милли көрәш ба­һа­дир­ларына исә бердәнбер тә­кәне яулау өчен күп бас­кычлы сынауны үтәргә туры килде. Башка еллардагыдан аер­­­малы була­рак, башта нурлатлар һәм бүтән районнардан, төбәк­ләрдән җыел­ган­нар ике төркемгә бүле­неп бил алышты. Иң азакта келәм уртасында Нурлат егете Илфат Гыймадиев бе­лән кунак­лар төркемендә җиңгән Аксубай районы кешесе Илсур Сафин гына ка­ра-каршы, күз­гә-күз торып калды. Нәти­җәдә Са­бан­туйның төп батыры исемен Илфат Гыймадиев яулады.  


Илдус Диндаров


Самара


Самарадан Рәфгать  Нә­биулла улы:
– Сабантуйга киләсездер бит? – дип шалтыратты. Ул Та­тарстаннан читтә чыгып килүче “Бердәмлек” газетасына 27 елга якын мөхәр­рир­лек итүче Әһлиуллин иде.


Тәкъдиме кызыктыргыч, әлбәттә, яңгыр гына көне-төне коя. Ул да булмады, Һаҗәр апа шалтырата, әллә Рәфгать әфәнде котырткан, әллә үзе чамалаган.


Йә, әйтегез инде, шулай олы башларын кече итеп чакырып торганда ничек бар­мыйсың?! Пенсиягә чыкканчы баш хисапчы булган Фә­ридә Исмәгыйль кызы, Һа­җәр-Минһаҗәргә әйлә­неп, Самара үзәк мәчетендә дин сабаклары укыта, 300дән артык шәкерте бар. 2016 елда бу хезмәткә керешүенә чирек гасыр булган икән. Инде менә үзенә дә бер елдан сиксән була. Рәфгать абый да 74 белән бара. Мин бу ке­ше­ләрнең милләтемә, динемә, газиз халкыма ничек тырышып хезмәт иткәннәрен бөтен барлыгым белән белеп, тоеп, ишетеп торам.


Казаннан Самарага ике юл бар. Берсе 70-80 чакрымга озынрак, Нурлат аша яхшы юлдан. Икенчесенә Базарлы Матактан кереп китәсең, якын­рак, юлы начар. Ләкин болай ук дип күз алдына ки­термәгән идек. Шул юлдан кит­тек. Һәм бик ялгыштык. Рәсәйнең иң начар юллары кайда дисәң, ул Ульян өлкәсе һәм Самара тирәсе икән. Әй, интегеп тә карадык инде. Әй­ләнечтән юл туры дип белми әйтмә­гәннәр шул. Хәтта начарлыкны язасы килмәсә дә, газета аша кисәтәсем килә, бу юлдан йөрергә, үз-үзеңне дә, машинаңны да газапларга ярамый. Самара шәһәре үзе дә асты-өскә китерелгән, эче чыгарылган килеш каршы алды. Җир асты юллары, җир өсте күперләре төзибез дип, зур эш башлап җибәр­гәннәр. Аллаһ ярдәм генә бирсен, очы да, кырые да күренми.

 

Әгәр Казанда, Татарстанда юллар тишек-тошык, начар дигән кеше булса, без йөргән юлларны бер урап кайтсын. Казан да, республикабыз да төзек һәм бик матур. Самарага без төнге 11дә килеп җит­тек, ел да Сабан туе була торган шәһәр уртасындагы Гагарин исемендәге паркны эзлисе булмады. Капкада сакта торучы Володя исемле ир-ат Казаннан килгәне­без­не, алып килгән товары­бызның да китаплар икәнен белгәч, бик матур каршылады. Машинаны да эчкә куйдырды. Чәй кайнатырга утны, суны күрсәтте. Бик тәм­ләп Казан, көнкүрешебез, хәл-әх­вәл­лә­ребез турында сорашты. Элек­кеге, үткән тор­мыш­ны сагынды, безнең республикага кызыгуын яшер­мәде. Төр­ле өстен­лекләрне, ташламаларны, хезмәт ветераннарына түләнгән акчаны кис­кән­нәренә чын күңел­дән, үз итеп зарланды. Бик акыллы сүз әйтте: Татарстан ничек тә губернага әйләнү­дән сак­лан­сын, җитәкчеләр һәрва­кыт бары тик үзе­гез­неке булсын. Югыйсә әле кай­чан гына Самара бик матур һәм бай шәһәр иде. Үт­кән­нәрне сагынырга гына кала.


Быелгы Сабан туен “Дуслык” җәмгыяте оештырган. Па­латкалар куйдырмадылар. Баскан җиребезне дә метр­­лап үлчәделәр. Гөнаһ шом­лыгына, өстәлебез 2,5 метрлы булып, алар икәү иде. 5 метр­га биш мең түлисе булды. Аны бик тиз генә җы­еп аласылары килде. Фәхрет­дин Бәдретдин улы шулай кушты, диделәр. Бу кешене – “Дуслык” җәм­гыяте президенты, даруха­нәләр хуҗасы Канюкаевны ишетеп беләм. Бөтен­дөнья татар конгрессы эшлә­рендә дә актив катнаша кебек. Казаннан татар китабы ките­рүчеләрдән 5 мең алырга кушуы гаҗәбрәк иде. Көч­кә-көчкә үз көнен күрер­гә азапланган “Бердәмлек” редакциясе баскан урыннан акча сорап йөрүләре гаҗәп иде. Рәфгать  әфәнде сабыр инде ул, зарланмады. Тормышлар ничек кенә авыр, кат­лаулы булса да, газеталарына 3 мең­гә якын тираж җый­ганнар. Газета чыгымнарын да, хезмәт хакына да акчаны августта гына бирә­чәкләр. Газетаның бәясе 420 сум икән. 


Өстәлләрне матурлап тезеп кенә бетергән идек, сә­гать 8дә яңгыр ява башлады. Һәм ул тоташ 3 сәгать яуды. Китаплар да, үзебез дә чыландык. Бик теләсәк тә, озакка калырлык чама юк иде. Сау бул, Самара Сабан туе. Ярый әле шундый чакта җы­лы сөте, яңа күкәйләре, япь-яшь чебешлә­ре, хуш исле се­беркеләре бе­лән туган нигез, барыннан да бигрәк, якты йөзле, киң кү­ңелле, көтеп торган туганнар бар. Соң гына юлга кузгалдык. Кама кү­перләрен узып киткәч, бер көн элек “Билайн” компаниясе җибәргән хәбәр белән күз­гә-күз очраштык. Көч­ле яң­гыр диелгән иде, көч­­ле ге­нәме соң, тоташ су тө­шә, диң­гез эченнән барган кебек. Дөбер-шатыр күк күк­ри һәм ялт-йолт яшен ата. Юл буена тезелгән яшь агачлар сузылып яталар да, шундый ук тизлек белән сикереп тә торалар. Бу халәтне сөйләп тә, фотога төшереп тә булмый. Бу – коточкыч халәт. Тасвирларга сүзләр таба алмыйм. Ләкин шуны гына әйтә алам, бу мизгелдә минем байтак авырлыгым кимегән кебек булды. Моны сөйлә­вем­нең бер кызыгы да, гыйбрәте дә юк. Шулай да, миңа калса, бу гарасат Зәй районында Са­мара–Ижау автобусын куып тот­кандыр. Телефонга бит җил­нең тизлеге бер секундка 28 метр дип язылган иде. Уни­верситетка укырга кер­гәнче мин биек башнялы кран­да эшләгән идем. Анда әгәр җилнең тизлеге 16 м/с булса, эшләргә ярамый.  28 м/с булганда юлларда машиналар туктап торырга тиештер. Туктарга кирәк, ләкин бе­рәү дә туктамый. Үзем күр­гән гарасаттан соң Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгына (МЧС) шалтыраттым. Телефонга хә­бәр таратуларын сорадым. Фикеремне аңлата алмадым. Аллаһы Тәгалә, сакланганны гына саклармын, диде. Самара Сабан туе хә­тергә кайгы көне булып та кереп калды. 


Фәния Хуҗахмәт

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 04.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр