ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 149, 16.10.2018/

Торба буйлап шуышабыз


Рәсми документларда Күк Чишмә, халык телендә Ташлык дип йөртелүче бу борынгы авылга чатнама аяз вакытта да барып җитү өчен күрше авыллар аша әйләнеп үтәсе. Безгә дә ерактагы Югары Әрнәш аша барырга туры килде. Авыл читендәге “Изге­ләр чишмәсе”н тәртипкә ки­терергә дигән максат белән туган авылларына кайтучы юлдашларым Фаягөл һәм Ягъфәр Габдрахмановлар әйтүенчә, аз гына яңгыр явып узса, авылга кайтучылар андый мөмкинлектән дә мәхрүм. Кайтып җитеп, туганнарын күрә алмыйча, кире китәргә туры килгән чак­лар да була икән.

1-1
Югыйсә авылны урап узучы Берсут елгасы аша заманында дистәләрчә миллион сумлык тимер-бетон кү­пер салынганына да дистә еллап кына вакыт узган. Тик күпер аша йөреп кенә булмый. Кемнәрдер күпер уртасындагы бетон плитәләрне сүтеп алып киткән. Тотынып йөри торган тимер эшлән­мә­ләре дә юкка чыккан.


Хәер, явыз Иванның көч­ләп чукындыруыннан качып калу әмәлен тапкан Ташлык авылы халкы мондый гына авырлыкка баш иеп яшимени? Бик кирәк чагында күпер ниге­зенә куелган тимер торба буйлап шуышып чыгабыз, диләр. Тик менә яше бик өл­кәннәргә генә торба буйлап шуышып яшәү елдан-ел кыенлаша.


Җирлек башлыгы Альмир Зыятдинов әйтүенчә, төзелеп бетмәгән күпердән файдалана башлау өчен әллә ни зур чыгымнар да кирәк түгел. Бу эштә ярдәм күр­сәтүне сорап, ул соңгы елларда дистәләгән оешмага мө­рәҗәгать итеп караган. Район җитәкчеләре дә: “Халык саны елдан-ел кими барган авылга миллионнарча сум чыгым тота алмыйбыз”, – диюдән ары китмә­гән. Җи­тәкчеләр “бетсен” дип торганда, кечкенә авыллар бетә дә бетә инде. Аеруча кулга тотып эшләрлек эш булмаганда. Югыйсә кайчандыр гөрләп эшләп торган ху­җалыкта күпер төзә­телеп, юл салынса, даими яшәү­челәр саны артмаса да, кими бармас иде. Һәрхәлдә, авылда үзем сөйләшеп, аралашкан кешеләр шундый фикердә.


Берсут елгасы аша күпер булмаудан интегүче 88 яшьлек Мәгъзүдә әби, тугызынчы дистәсен түгәрәкләп ки­лүче Нәгыймә әби һәм башкалар, берсен-берсе бүл­­дерә-бүлдерә, зарларын әй­теп калырга ашыга. “Колхоз таралгач, авылда яшәү­челәр турында кайгыртучы калмады. Кибет, медпункт булмагач, авылда ничек яшәр­гә? Авыл читендәге карьердан таш ташучы, җиребездән файдаланучы Рашат Фазыловка без кирәкмибез. Кү­пернең бетон плитәләренә кадәр алып киттеләр. Казаннан кунакка кайтучылар чокырлы юлга бераз таш салдырганнар иде – кире алдыртты. “Изгеләр чишмә­сенә” дә барып булмый, аның печән җире аша үтәргә кирәк, юл юк”, – диләр.


Гомере буе шушы ху­җалыкта эшләгән 90 яшьлек Хикми бабай белән Наҗия әбинең дә – үз зарлары. “Ходай сакласын, бер-бер хәл була калса, “ашыгыч ярдәм” машинасы да чакырып булмый. Күптән түгел бакыйлыкка күчкән Миңниса әбине дә әнә инеш аша басма салып, көч-хәл белән генә зират ягына алып чыга алдылар”, – диләр.


Чыннан да, таш өстендә утыручы Ташлык авылында юл төзү өчен таш булмавы гаҗәп. Гомере буе шушы хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан Мәүлетҗан ага Ибәтуллин әйтүенчә, район җитәкчеләре, инвестор бераз ярдәм күрсәтсә, күперне төзеп бетерергә, юлларны рәтләргә мөмкин булыр иде. Авылда даими яшәүчеләр генә түгел, җәен биредә үт­кәрүчеләр дә бу эшкә кушылырга риза. Тик кем­нәр­нең­дер авылны тизрәк бе­терә­селәре килә. Шуңа берни эш­ләнми, ди хезмәт ветераны.

1-2
Хуҗалык җирләреннән файдаланучы инвестор – “Уса­ли – Агрохимсервис” оеш­­­масы җитәкчесе Рашат Фазлыев исә күпернең бетон плитәләре юкка чыгуда, юлга бушатылган бер машина таш­ны кире алып китүдә, “Из­геләр чишмәсе”­нә юл юк­лыкта үзенең бернинди катнашы булмавын әйтә. “Район буенча юллар төзе­лешенә моңарчы да ярдәм иттем, кирәк була калса, тагын булышырмын”, – ди.


Ташлык авылы – бик борынгы булуы өстенә, халкыбызга күп кенә танылган шә­хесләр биргән төбәк. Авыл халкы Татарстан Дәү­ләт Советы депутаты, танылган шагыйрь Разил Вәлиев, хал­кыбызның яраткан артисты Алмаз Хәм­зинның бабалары шушы җирлектән булуын да горурланып искә ала.


Галиәсгар Камал исе­мен­дәге Татар дәүләт академия театрының артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Эмиль Талипов та шушы авыл­­да үскән. Эш­мә­кәр Гай­шә Сәгъдиева, Ягъ­фәр Габ­драхманов, Әсгат Габдуллин, алты бертуган Талиповлар һәм башка авылдашлар яр­дәме белән сигезенче ел рәттән авыл җыены үткәре­лү дә тик­мәгә түгел. Ташлык халкы, торба аша шуышып йөрсә дә, үз авылын саклап калырга омтыла.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 115, 07.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр