ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

Мәхәббәт корбаннар сорыймы?


Дус кызым белән сөйләшеп торабыз.  “Укытучыбыз безгә каннар кушылуны яхшы дип аңлатты”, – дип куймасынмы yл. Имеш, төрле каннар кушылу нәтиҗәсендә туган балалар бик сәләтле һәм чибәр була. Катнаш никахларны мактавы түгелме соң бу, дигән уй йөгереп узды шул вакытта. Кан кушылуда гынамы эш? Биредә сүз дин, мәдәният, гореф-гадәт, милләтләр кушылу, бәлки әле берсе тәэсирендә икенчесенең югалуы турында бара бит! Җәмгыятьнең әлеге мәсьәләгә әкренләп күнегә баруы, катнаш никахка нейтраль, кайвакыт уңай каравы – гадәти күренеш. Танышларым, дус-иш арасында да мондый никахта торучылар, катнаш гаиләдә үсүчеләр шактый.

2-2
“Аерылышырга теләк юк”

Алия Айдын-Камалеева – тумышы белән Татарстанның Кайбыч районыннан. Тормыш иптәше итеп төрек егетен сайлаган ул. Алты ел элек Алия Адыяман егете белән гаилә корып җибәрә. Хәзер инде аларның уртак уллары Әмирхан үсеп килә.


– Дус кызларым белән диңгезгә ял итәргә барган җирдән кияү табып кайттым. Булачак ирем Аланья кунакханәләрнең берсендә эшли иде, – дип искә алды Алия Ибраһим белән беренче күрешкән вакытын. – Дуслашып киттек, ике ел шулай очрашып йөрдек тә, ул миңа әти-әнисе белән танышырга тәкъдим итте. Мине үз кызлары кебек каршы алдылар. Бернинди дә мәшәкать­ләр, үзара кыенсыну булмады. “Яратышасыз икән, өйләнешегез!” –  дип, ике як әти-әни дә ризалашты.


Төркиядә башта ЗАГС бүлегендә рәсми рәвештә язылышасы, со­ңыннан гына мулла, килеп, никах укый икән. “Паспорттагы мөһер булмыйча, мулла никах укымый. Ә туебыз Адыяманда булды”, – диде Алия. “Ике арада бер дә низаглар булмыймыни соң?” – дип кызыксынгач, Алия:


– Минем ирем – искиткеч тыныч кеше, аз сөйләшә. Әллә йолдызнамә буенча Балык булгангамы шунда, – дип җавап кайтарды. – Төрле ке­шеләр бар, әлбәттә. Төрекләр көн­че, кызу канлы. Сәбәп бирмәскә кирәк. Алар балаларны бик ярата. Биредә, күп очракта, аерылышасы булса, бала ир-ат ягында кала. Әмма минем аерылышырга теләгем юк!

“Әнием ислам динен кабул итте”

Алия Айдын-Камалеева гаиләсе милләтара никахка мисал иде. Ә Балык Бистәсеннән Алия Хәбибуллина гаиләсендә сүз динара никах турында бара. Кыз катнаш гаиләдә үскән. Аның әтисе – татар, әнисе – урыс милләтеннән.
– Әтием Рафис белән әнием Натальяның бергә тора башлаганнарына ноябрь аенда 20 ел булды, –  дип сөйләп китте Алия гаиләсе турында. – Ата-аналары катнаш никахка каршы булмаган, тик кайбер туганнарыбыз баштарак: “Марҗа бит ул!” яки “Татар сиңа нәрсәгә?” дип канәгатьсезлек белдергән.


Хәзер Алиянең үзе белән дә шуңа охшаш тарих кабатланды: яраткан кешесе – урыс егете. “Иң мөһиме – арада булган мәхәббәт, аңлау һәм хөрмәт. Минем әнием, мәсәлән, ислам динен кабул итте, әтием белән никахлы тора”, – дигән фикерен белдерде ул. Кыз күптән түгел кияүгә чыкты. “Ирем Олег татар телен яхшы белә, миннән дә әйбәтрәк сөйләшә әле, ул – укытучы”, – дип аңлатты Алия.


Казан дәүләт энергетика университеты студенты Диана Вәлиул­лина да – ике милләтнең мәхәббәт җимеше. Аның да әтисе Илдус – татар, әнисе Ольга – марҗа.


– Мин катнаш никахтан туган кыз булсам да, үскәндә дә, хәзер дә җәмгыять тарафыннан кырын караш сизмәдем. Диннәрне бүлмим, әти-әни миңа сайлау мөмкинлеге бирде, мин – татар кызы, – дип горурлана Диана.


Ике диннең бәйрәмнәрен дә гаиләдә билгеләп үтү каралган алар­да. Мәсәлән, Олы көндә (Пасха) кабул ителгән гадәтләрне  дә онытмыйлар, Корбан гаете җитсә, аш уздыралар, Рамазан аенда ураза да тоталар.


Катнаш никахларга үзе тыныч карый Диана. Шулай да, хискә бирелеп, ашыгырга ярамаганны да яхшы аңлый. “Үз милләтеңдәге кешегә кияүгә чыкканда яки өй­ләнгәндә дә сак булырга кирәк, бөтенесен уйлап хәл итү мөһим”, – дигән фикердә Диана.

Шик бар

Бөтен кешенең дә бу мәсьәләне хәл итү юллары бер төрле түгел шул. Чаллыда яшәүче танышларым болайрак итеп гаилә корды: мулла никах укыды, әмма бала тугач, аны чукындырырга чиркәүгә алып бардылар. Мәхәббәт корбаннар сорый, дигәннәре шушыдыр инде, мөгаен...


Тагын бер дустым (исемнәрен күрсәтмәвен үтенде) җәен “Твиттер” социаль челтәрендә “Сез урыс һәм татар арасындагы никахка ничек карыйсыз?” дигән сораштыру үткәрә. Берәү “марҗа”, “дуңгыз” сүзләрен  кулланып, ямьсез рә­вештә катнаш никахка каршы булуын белдергән. Шуннан китә мыскыллау артыннан мыскыллау... Икенчесе, гомумән, татар яки урыс дип милләтләргә бүлүне аңламый. “Татар һәм урыс генофондының чисталыгында шик бар, күптән инде барысы да буталып, кушылып бетте”, – дип фикер белдерә ул. Кыскасы, дустымның әлеге соравы аның таныш-белешләрен ике лагерьга бүлә, уртак фикер табылмый.


Катнаш никах – авыр һәм четерекле мәсьәлә. Туйлар узар, туннар тузар – шуны истән чыгармаска кирәк. Матур күлмәк киеп утырган көн бер булыр, ә аннары – тормыш.


Илнар хәзрәт Зиннәтуллин, “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы:


– Ислам динендә ике төрле аңлатма бар: милләтара һәм  динара никах. Милләтара никахка бернинди дә каршылык юк, чөнки Аллаһы Тәгалә милләтләрне төрле итеп яраткан. Әмма кияү белән кәләш икесе ике төрле дин вәкиле булса, ислам дине мондый никахны хупламый. Андый никахларны укудан имамнарыбыз, баш тартырга мәҗ­бүр.  Дөрес, Коръәндә мө­сел­ман ир-атка христиан яки яһүд динен тоткан хатын-кызга өйләнергә рөхсәт ителә. Әмма хә­зерге вәз­гыятьтә безнең җирлектә имамнарыбыз галимнәребез бу эшне тыя. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә дә: “Сезне бер-берегездән хушланып яшәр өчен, гаиләләр корып, хәер­ле балалар тәрбияләр өчен, парлап яраттык”, – диелгән. Күп кешеләр үзләренең парларын Аллаһы Тәгалә насыйп иткән, дип кабул итә.  Әмма ул безгә нинди парны юллый икән соң? Мәсәлән, Коръ­әни Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Хакыйкатьтә иманлы кол мөш­рикътән яхшырак, әгәр ул (мөш­рикъ) сезнең күңелгә хуш килсә дә”. Димәк, ул безгә мөселман кешесен юллый. Әгәр тормыш юлдашы итеп, мөселман кешесеннән баш тартып, бүтәнне сайлыйсың икән, моны Аллаһы Тәгаләнең юллавы дип кабул итәргә кирәкми.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 113, 07.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр