ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

Кайсысы яхшырак: шәхси хастаханәме, дәүләтнекеме?

 

Без табиблар ярдәменә һәрвакыт мохтаҗ. Егылып ятып чирләмәгәндә дә хастаханә юлларын еш таптыйбыз. Кемдер тикшеренү өчен анализ тапшыра, икенче берәүгә хәлен җиңеләйтеп җибәрергә дару-рецепт кирәк. Балаларны җәйге ялга җибәр­гәндә дә, бакча-мәктәпкә әзер­ләгәндә, югары уку йортына кергәндә дә табиблар күрсәт­мәсеннән башка булмый.

s1
Хәзер анализларны, хәтта кайбер операцияләрне шәхси клиникалар аша эшләтергә була. Күпләр шулай эшли дә. Дәүләт сырхауха­нәсенә барып көн үткәреп кайтканчы дип, кайбер шәхси клиника ла­бо­раториясендә анализларын вакытында тапшырып, көнендә үк алуны хуп күрә. Әлбәттә, болар барысы да билгеле акча түләү бә­рабәренә эшләнә. Мондый хезмәт­ләр башкалада гына түгел, кайбер районнарда да күрсәтелә хәзер. Казаннан газета укучыбыз Мәдинә апа Зарипова узган ел оныкларын шәхси клиникага барып, операция ясатуын һәм үзенчә шаккатуын сөйләде:

 
– Оныгыбыз Илдарның яшьтән үк борыны начар сулый иде. Табиб­ларга күренгәч, берникадәр вакыт үтсен, диделәр. Аннан соң 2-3 ел үтеп китте. Баланың сулавы авырлашканын сизеп, республикадагы балалар хастаханәсенә бардык. Анда профессорга күрендек, ул әйткәнчә эшләп карадык. Бернинди үзгәреш юк, операция кирәк. Дәүләт хастаханәсендә 8 ай көтәр өчен чиратка язылырга тәкъдим иттеләр. Шулай тартып-сузып йөргәндә, лифт ишегенә ябыштырылган язуга күз төште. Шәхси клиника әлеге авыруны үзләрендә тикшереп карау мөм­кин­леге барлыгын язган. Димәк, анда гына түгел, башкасында да тикшереп була дип уйлап, башта йортыбыз янәшәсендә урнашканында, аннан башкасында тикшерү үттек. Ике­сендә дә бер үк нәтиҗәне чыгардылар. Операция ясарлык шәхси клиникалар тәкъдим итте­ләр. Сайларга, өйрәнергә була. Интернеттан карарга мөмкин. Әтисе белән әни­се башкаларның фикерен укырга тотынды. Әнә шулай бер шәхси хастаханәгә тукталдык. Әзер анализлар белән килеп (аларны шунда да тапшырырга мөмкин иде), операциядән соң бер көн кунып өйгә кайттык. Үзгәрешләрне бер атнадан ук күрерсез, дигән иде табиблар. Нәкъ шулай булды. Мо­ңарчы тешемне дәвалап, гайрәтем­не чигергән “шәхси хастаханә” турында әнә шулай көтмәгәндә фикерем үзгәрде дә куйды. Акча түләү – бер хәл, ягымлы итеп сөйләшеп хәл белешүләре, кабат шалтыратуларына да күңелебез булды.

 
Чынлыкта барысында да дәва­лыйлар. Нәтиҗә генә төрлечә була. Кемдер шәхси дәвалау оешмаларыннан, кемдер дәүләтне­кеннән канәгать түгел. Ни генә булмасын – дәвалаучы табиб шул ук кала. Иң кызыгы шул: аларның күбесе түләүле клиника белән дәүләт хастаханәсе арасында йөреп эшли. Стоматолог, гинеколог, хирурглар­ның шулай ике җирдә хезмәт күрсәтүен беләбез. Сорау туа: “акчалы табиб” белән акчасыз табиб­ның аермасы нидә? Мөгаен, авыруга тиешле ярдәм күрсәтүендә яисә җиһаз-аппаратларның заманчалыгындадыр. Аннан бүген авыруга кешечә мөнәсәбәт кирәк. Түләүле табиб ярты сәгать буе компьютер каршында кәгазь тутырып утырмый, аларның язу-сызу эшләрен ишек төбендә үк башкарып куялар. Гадәти сырхауханәдә нәкъ киресе эшләнә, авыруга күтәрелеп караганчы 15 минут вакыт үтеп китә, шул арада табибның компьютерына куелган программасы әллә ничә тапкыр сүнеп кабына. Ә бер пациентны кабул итү өчен белгечкә күп дигәндә 10-20 минут вакыт бирелә. Шуның аркасында чират барлыкка килә. Портал аша алдан язылуның да нәти­җәсе калмый. Вакытында керә алмаган пациент үзеннән сә­гать ярым алдан язылып килүченең дә кермәгәнен белеп борчыла башлый. Казанның балалар сыр­хау­ханәләрендә дә шул ук хәл. Кичек­мәстән менә шушы проблемаларны өйрәнеп, хастаханәләрдә тәр­тип салу турында уйлый башласак иде. Һич югы дәүләт хастаха­нәлә­рендә шушы шәхси клини­калар­ның эшен үрнәк итеп алырга бәлки мөмкиндер. Заманында үзе үк практик эшчәнлек алып барган яңа министр бу мәсьәләдә эш кузгатыр дигән өмет бар.

 
“Үзем табиб булгач, беркайда да йөрмим. Үземә дә, туганнарыма да җитәрлек белемем бар, – ди тәҗрибәле табиб Габделхак Рызванов. – Сүз дә юк, шәхси клиникаларда игътибар күбрәк. Дәүләт оеш­маларының күбесе “әйдә ярарга” гына эшләгән кебек. Күп вакыт авырулар үзләре үк аларга кайда әйбәт икәнлеген әйтеп бирә. Кайда игътибарлап, төпченеп карыйлар, нәрсә дип әйткәннәр – барысы белеп тора. Табиблар янына берсен­нән-берсе ишетеп бара. Хөкүмәт­некен­дә дә шулай ук эшен әйбәт белү-­ ч­еләр бар. Аларны белү өчен дәва­лан­ган авырулар белән сөйләшергә кирәк. Кайсыларында дәваланган­нар һәм файда күргән­нәр – боларны күп кенә авыручылар алдан ук ачыклап куя. Авырулар хәзер бик белемле. Акча түләп дәваланганда да – кемгә түләп керәселәрен белә. Дөресен генә әйткәндә, белемле табиб кайда гына эшләсә дә – бәяләнә. Җиңелчә генә укып бетергән табиб­ларның белемнәре сай. Дөрес дәвалама­ганда аларны судка да бирергә мөмкиннәр. Белемле табиблар бик кирәк хәзер”.


Заманында аңа шактый белем дә, тәҗрибә дә тупларга туры килә. Үз көче белән алган белемне ул Актаныш, Лаеш районнарында сыный. “Район җирләрендә күпне күрергә туры килде, анда “врач” юк иде”, – ди 1955 елдан бирле медицинада үз өлешен керткән доцент.


Бу көннәрдә Роспотребнад­зорның Татарстан буенча идарәсе кайбер клиникаларның эшчәнлеге буенча нәтиҗәләр чыгарды. Аларда санитария кагыйдәләре үтәл­мәү белән бәйле 3983 очрак ачыкланган. Барлыгы 518 шундый оеш­ма тикшерелгән, шуларның яртысы – шәхси клиникалар. Тик­ше­релгән оешмаларның 87 процентында тәртип бозу күзәтелгән.


Сүз уңаеннан, Мәскәүдә пациентларга сыйфатлы эш күрсәт­кәннәре өчен сырхауханәләргә махсус грант билгеләгәннәр. Мо­ның өчен дәваланучыларның фи­кер­ләрен һәм бәяләмәләрен өй­рән­гән­нәр. Сыйфатлы ярдәм, авыруга мөнәсәбәт, чисталык, уңай­лылык кебек күрсәткечләр дә исәпкә алынган. Башкалада әлеге сыйфат стандарты икенче ел рәттән бил­геләнә  икән. Җиңүче ике хастаха­нә­нең һәрберсе җиде миллион ярымлык грант откан.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 113, 10.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр