ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 149, 16.10.2018/

Безнең әби картаймый!

 

Кукмара районының Өркеш авылында гомер итүче Мәгъмүрә Хәбибуллинага 87 яшьне биреп булмый. Гәүдәсе җиңел, хәрәкәтләре тиз.  Кызлар кебек әле. Әнә шул җитезлегенә балалары да, оныклары да шакката. “Безнең әби тик тора белми. Шуңа да авырмый да, һаман эштә”, – ди оныгы Алинә.

17-1
– Тик тормау – канымда. Авыл җирендә ничек ялкауланып ятып була? Авырлык күреп, ятимлектә үскән балалар без. Ачлык елларында теләнеп тә йөрдек. Әнә шуңа да тормыш рәхәт дип утырмыйм. Эшләмәсәң, китереп бир­миләр, – дип сүзгә кушыла әбе­кәй.


Уен-көлке сөйләп, күңелен генә күтәрә ул. Ә бит гомер йомгагын сүтә башласаң, күңелендә күпме яра, сагыш аның. Ире Хаммат белән өч кыз, бер малай үстерәләр. Балалар әти-әнилә­ренә бик шәфкатьле, миһер­банлы булып үсә. Мәгъмүрә әбинең ире Хаммат та хатынын санлап, яратып тора. Кадер-хөрмәттә яшәтә. “Бездә эш бүлү юк иде ул. Кем өлгерә, шул башкара. Әле дә Хамматымның тәмле итеп пешергән ризыклары сагындыра”, – дип искә ала.
2003 елда иренең кинәт  үлеп китүе матур гына яшәгән гаиләне ятим итә. Әтиләрен югалтуны балалары да авыр кичерә.


“Бабай кебек кеше башка юктыр ул. Бик нечкә күңелле, кешелекле иде. Усаллыкны белмәде. Мин әле дә аның әниемне яратып сөйгәнен хәтерлим. Үзе әни булган кызын да сабыйдай ярата иде бит. Ә безгә, оныкларына, зур терәк булды. Кызганыч, озын гомерле генә булмады”, – дип сагына оныгы Рөстәм.


Мәгъмүрә әбине ире хәс­рәтеннән соң олы кызының авырып китүе бөтенләй  бетерә яза. “Мине бик яратты кызым. Зәкиям башка балаларыма караганда да итагатьле булды. Әти-әни дип өзелеп торды. Күрше авылда гына кияүдә булгач, гел килеп хәлемне белде. Үз эшен яратучы укытучы иде. Матур итеп җырлады. Әллә күзләр тиде балакаема. Тавышы бетеп, тамагы авыртып чирләп китте дә озак ятмады. Ярты ел эчендә үлеп китте. Баламны  җирләү авыр булды. Ул көннәр әле дә исемдә. Еллар узгач, күңелдәге яра төзәлә, диләр. Юк икән, – ди ул. – Баламны югалткач, күп еладым. Аның ятим калган балаларын кызгандым. Хәзер инде  догалар укып тынычланам. Үлгәннәргә бары дога гына кирәк”.


Мәгъмүрә әби моннан өч ел элек авырып китә. Аны хас­таханәгә салалар,  бүсеренә операция ясыйлар. Табиблар  йөрәге күтәрер микән дип борчыла.  Шөкер, әбекәй исән кала. Өенә кайтканда, авыр эш эшләмәскә кушалар. Тик аларны тыңлап тора торган кешемени! Кайтып, берәр атна кадерләтә дә тагын эшкә чума. Уртанчы кызы белән бер бакча бәрәңге утыртып куялар. Авыр чиләкләрне дә үзе күтәрә. Әле быел да кырык­лап чеби алып үстергән, егер­медән артык үрдәге бар.


– Зәкиядән соң туган ике кызым авыру булды. Алар ишетми һәм сөйләшми. Әмма мин аларны аңлыйм. Балаларым Алабугада укыды. Русчага өйрән­деләр. Мин алар белән татарча сөй­ләшәм. Аңлыйлар. Бу – ана белән бала арасындагы якынлыктыр инде, мөгаен. Ә бит мин аларны эшкә дә  өйрәтмәдем. Кечкенәдән махсус мәктәпкә чыгып киттеләр. Ә эшне шулкадәр пөхтә итеп башкаралар. Миннән туган балалармы соң болар, дип тә аптырыйм кайчак. Тәрбияле буласы булса, ана әйткән, ана өйрәткән дә кирәкми икән. Вәсилә исемлесе, пенсиягә чыккач, яныма кайтты. Хәзер без икәү яшибез. Гөлүсә әле эшли. Әмма ял саен яныбызга кайтырга тырыша. Улым Зиннур да ташламый. Гел шалтырата, ял иткәндә кайтып китә. Балаларым иге­ле­гендә яшим. Тормышыма шөкер итәм. Үткәннәрне уйларга тырышмыйм. Алар искә төшсә, йокыларым кача. Ә бит яшәргә кирәк. Ямьле җәйләрне җиләк өчен көтеп торсам, кышын кар көрим. Әнә шулай сизелмичә еллар үтә инде ул, – ди әбекәй.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 114, 10.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр