ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 149, 16.10.2018/

Кайтырга вакыт җитте

 

Татар хоккейчылары арасында иң өметлесе саналган Наил Якупов Россиягә кайтты. НХЛда үз дигәненә ирешә алмаган Түбән Кама егете киләсе сезонда Санкт-Петербург данын яклаячак. Заманында Илья Ковальчук һәм Александр Овечкинга тиң күрелгән милләттәшебез океан артында өметләрне аклый алмады. Кем белән, бәлки, КХЛдагы чыгышы аңа ышаныч өстәр? Һәрхәлдә, үзенең кабат Төньяк Америкага китү теләге юк түгел.

15-1
ska.ru

 

Сочида узган хоккей турнирында ике көн элек “Ак барс” СКАга каршы уйнады һәм 0:4 исәбе белән оттырды. Санкт-Петербург командасы составында казаннарга каршы Татарстан хоккеенда тәрбия­ләнгән өч егет уйнады. Казанда туып үскән Динар Хафизуллин СКАда инде өченче елын чыгыш ясый. Моңарчы “Ак барс”та уйнаган Әлмәт егете Василий Токрановның быел җәй төньяк башкалага китеп баруы хоккей җәмәгатьчелегендә бәхәс уяткан иде. Элеккеге командасына каршы узган матчта ул үзен күрсәтү өчен барысын да эшләде. Океан артыннан кайткан Түбән Кама егете Наил Якупов исә “Ак барс” капкасына бер алка кертте. Бу хоккейчыга игътибар зурдан һәм ул өметләрне акларга тырыша. 


НХЛда ел саен “драфт” дип аталган яшь уенчылар ярминкәсе оештырыла. 2012 елдагысында Наил беренче булды. Аңа кадәр Россия хоккейчылары арасында мондый дәрәҗәгә Илья Ковальчук белән Александр Овечкин гына ирешкән иде. Якуповка да өметләр зурдан булды. Җитмәсә, Түбән Кама егете әле үсмер чагында ук Төньяк Америкага китеп, андагы юниорлар лигасында чыгыш ясады. Шәп уйнады, керткән алкалары да бихисап булды. “Сарния Стинг” командасында чыгыш ясаганда, ике сезон эчендә 107 матчта 170 очко җыйды. Шуңа күрә татар егете зурлар арасында да уңышка ирешер дип юрадылар.


Наил “Эдмонтон Ойлерз” клубы белән килешү төзеде. Югалып калмасын, тормышта мәшәкате азрак булсын дип, әнисе белән сеңлесе дә Канадага күченеп китте. Якуповның НХЛдагы беренче сезоны начар булмады. Егет 31 очко туп­лады һәм беренче елын чыгыш ясаучылар арасында бу күрсәткеч буенча иң яхшысы булып танылды. Ә менә алдагы ике елда алка һәм очколар саны кими башлады. 2016­ елда аны “Сент-Дуис Блюз” командасына җибәрделәр. Анда Якупов 40 очрашуда нибары 9 очко җыйды. Узган ел НХЛда иң көчсезләрдән саналган “Колорадо Эвеланш”ка китәргә мәҗбүр булды. Сезонны уңышлы башласа да, Наил янә үз уенын күрсәтә алмады. Шулай итеп, быел җәй НХЛда командасыз калды.


Дөрес, Наил ахырга кадәр океан артында калу турында хыялланды. “Бу – дөньядагы иң яхшы лига. Мин әле анда үз сүземне әйтмәдем. Әлегә барлык уйларым да Төньяк Америка белән бәйле”, – дип сөй­ләде узган ел хоккейчы. Ул да, “Нефтехимик”та генераль менеджер булып эшләүче әтисе Раил дә Россиягә кайту турындагы хәбәр­ләрне кире кагып килде.  Июль башында исә татар егете СКА белән бер еллык килешү имзалады.


Якуповка әле – 25 кенә яшь. Шуңа күрә аны “өметсезләр” исем­легенә керткән белгечләр белән килешү кыен. Күпләр Наилнең НХЛда үзен күрсәтә алмавын аңа артык зур игътибар бирелү белән аңлата. Янәсе, драфтта беренче булмаса, татар егетенә рухи яктан күпкә җиңелрәк булыр иде.
Кыскасы, кайтмыйча булмас иде. Бу – бүген Наил өчен иң дөрес юл. Төньяк Америка лигасындагы кырыс шартлардан соң егеткә тынычланырга, ышаныч табарга кирәк. Океан артында аңа нәкъ менә шул җитмәде. Ни дисәң дә, НХЛ белән КХЛны чагыштырып булмый. Төньяк Америкада җиңел түгел. Биредә исә әтисе Раил дә якында гына булачак. Башка клубта эшләсә дә, кирәк чакта улына ярдәм кулы суза алачак. “Әлегә ул хакта сөйләшәсем дә килми. Кайттым, хәзер яңа сезонга әзерләнергә һәм көрәшергә кирәк. Алда ни буласын кем белгән? Мин барысына да әзер. Бирегә кайтуым яхшы булды. Мин бит туып үскән илемә кайт­тым. Әлбәттә, башкачарак булыр, әмма ниндидер мәшәкатьләр килеп чыгар дип уйламыйм. Ничек тә командага ярдәм итәсе килә. Төп максатым шул”, – ди Наил.


Әмма Санкт-Петербургта да егеткә үзен күрсәтү мөмкинлеге бирерләрме? Әлегә бирәләр. Сезон алдыннан узган очрашуларда ул СКАның беренче звеносында чыгыш ясый. Сочида узган тәүге уенда ул очрашуның 36нчы секундында ук алка кертте. Болай дәвам итсә, тәҗрибә туплап, кабат югарыга үрмәләү мөмкинлеге пәйда булачак. Алга ике адым ясар өчен, кайчак артка да бер адым чиге­нергә кирәк. НХЛга китәргә исә соң түгел. Ул-бу була калса, “Нефтехимик” та бар бит әле. Моннан алты ел элек океан артында ярыш туктап торганда Наил, туган шәһәренә кайтып, җирле командада да менә дигән уен күрсәтеп китте. Якуповны “Ак барс”ка димләүчеләр дә булды. Әмма спортта уенчының теге яки бу команда белән килешү төзүе гаилә корудан да катлаулырак. Башта мәһәр, ягъни хезмәт хакы мәсьәләсе калкып чыга. Аннары ике якның килешәсе бар, каената белән каенана гына түгел, кода-кодагыйларга – тренерларга, менеджерларга, агентларга да ярыйсы бар. Димәк, нәрсәдер барып чыкмаган. “Ак барс”ка исә составын барыбер көчәйтергә туры киләчәк. Безнекеләр өчен бер җиңү һәм өч җиңелү белән тәмам­ланган турнир әнә шуны раслады. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 114, 10.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр