ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 118, 18.08.2018/

Әтигә – трактор, әнигә токмач кирәк

 

Бу язмам белән яңа дөнья ачам, яңа, моңарчы таныш булмаган исемне укучыларыбызга танытам дип уйламыйм. Аның турында инде күп яздылар, сәхнәдә дә, телеэкраннарда да балкыды, радиоларда да аның белән әңгәмәләр булды.

15-2
Гүзәл Габдрахманованың исем-фамилиясен күрүгә үк күп­ләр: “Ә-ә, “Татар кызы – 2018” конкурсының республика җи­ңүчесе”, – дияр (бүген инде әлеге Халыкара бәйге финалисты). Бәл­ки кемнәрдер үткән ел Архангельск шәһәрендә үткән “Урман патшабикәсе” бәй­гесендә өчен­че урын алуын, “Урман гүзәле” титулына лаек булуын искә төшерер, кемгәдер ул Татарстанда хатын-кызлар арасында трактор йөртүчеләр бәйгесе чемпионкасы буларак билгеледер.


Авылдашлары аны ачык йөзле, шат күңелле, бар яктан өлгер, тырыш, булган кыз дип бәяләсә, үзе укыган мәктәп өчен ул иң актив укучы булудан да бигрәк, баскетбол буенча республика чемпионкасы булып танылып калды. Студент еллары узган (бүген магистратурада укый) аграр университеттагылар өчен ул кабатланмас Ландыш (“Аулагөй”), Дилбәр (“Мәхәб­бәт турында риваять”) һәм Галиябану булса, бүген “Татар” агрохимия үзәгендәгеләр өчен бик тырыш хисапчы. 22 яшендә үзен төрле яклап күрсәтә алган райондашым, Сосна авылы кызы Гүзәл менә шулай бар яктан булган һәм бар яктан  гүзәл.


Безгә, аны якыннан бел­мә­гәннәргә, ул кинәт кенә ялтырап килеп чыккан кояш шикелле, уңыш сәхнәсенә күтәрелде кебек. Ничектер барысы да җайлы гына, уңыш­лар бер-бер артлы чиратка тезел­гәндәй килеп торды шикелле тоела. Әле менә бу көннәрдә генә таныш­ларын да,  таныш түгелләрне дә сокландырды, тагын бер шаккатырды Гүзәл. Курскида үткән уникенче Бөтенроссия авыл яшьләре уеннарында катнашып, ир-егет механизаторлар белән ярышта – трактор йөртүдә аларның да “борынына чиертте”. Бу хәбәрне ишеткәч, без, райондашлары: “Әле аның республика күләмендәге матурлык конкурсында җиңгәнен дә белсәләр?!” – дип куйдык. Өстәвенә бер көн тракторда эшләгән кеше тү­гел бит ул! Өйләрендә булган шәх­си тракторларында әтисе янын­да кайнашып, шушы техниканы өйрәнгән. Дөрес, правасы да бар.


– Права алганчы, кечкенәдән трактор йөртергә өйрәнгән идем инде, – ди ул. – Үткән ел конкурска барасы булгач (ә анда правасыз кертмиләр) укырга туры килде... Курскида үтәчәк ярышка әзерләнү бик кызык булды. “Татар кызы” конкурсының ярымфиналы белән бергә туры килде ул. Икесе бер көннәрдә булды. Хәтта икесенең берсен сайларга туры килә ди­гәннәр иде. Минем күбрәк “Татар кызы”нда катнашасы килә, ә авыл яшьләренә әзерләүчеләр тракторчы кыз табарга авыррак ди... Өйдә әти: “Әйдә, киттек тракторга”, – ди. Әнием Гөлсу: “Әйдә, камыр бас, токмач кисәбез”, – ди. Әнә шулай, икесе ике яктан ике конкурска әзерләделәр. Шөкер, икесендә дә катнаша алдым. Татар конгрессы конкурсны 31 июль – 1 августта үткәреп бетерде. Минем 1 августка самолетка билет алынган... Ул кө­нем минутлап бүленгән иде дисәм дә, ялгыш булмас. Аллага шөкер, барысына да өлгердем, ике урында фотосессия дә булды әле.


Хәер, бу кызулык, өлгерлек аның канында инде.


– Кечкенәдән бик актив, тиктормас һәм бар нәрсә белән кызыксына торган кыз идем, – ди үзе дә. – Җырларга, биергә, шигырь сөй­ләргә, фотога төшерергә бик ярата идем (бүген сертификатлы фотограф! – Г.Х.), спорт белән дә күп шөгыльләндем. Һәм һәрвакыт җиңәргә, беренче булырга кирәк иде миңа...
Әтисе, ул чакта мәктәптә физкультура укытучы Фәнил дә, катнашасың икән, җиңәргә кирәк дип, “пар өстәп” кенә тора. Ышана да, ышандыра да белгән әти кеше­нең, гомумән, гаиләсенең, якын­нарының аңлавы, ярдәм итүе кызга һәр яктан уңышка ирешергә сә­бәпче була да бугай инде.


“Татар кызы”нда катнашуы да бик кызык килеп чыга Гүзәлнең. Аңа кадәр  “Урман гүзәле” булырга өлгергән, азмы-күпме тәҗри­бәсе бар ди­гән­дәй. Дө­рес, аңарчы ук инде “Татар кы­зы”нда кат­нашып карарга иде дип хыяллана кыз. Әмма йә онытып җибәрә, йә ул өл­гер­гәнче, кастинг беткән була, соңга кала. Быел да ахыргы көнне генә гариза биреп өлгерә. Үзе әйткәндәй, поезд­ның соңгы вагонына гына сикереп кала. Конкурска әзер­лән­гәндә дә көтелмәгән хәлләр чыгып тора. Әйтик, берсе- көнгә конкурс дигән көнне Гүзәлнең махсус те­гелгән күлмәге әзер булмаячагы ачыклана: прокатка алырга туры килә. Спортта ныгыган, академия­дә ике ел данлыклы Роберт Галиев театрында уйнаган Гүзәл мондый юк-барга гына бирешми: берсен­нән-берсе уңган-булган кызлар арасында да югалып калмый, алай гына да түгел, беренче чыгышы бе­лән үк аерылып күренә ала. Дөрес, бу мәр­тәбәле конкурс үзе өчен бик уңышлы барса да, ул үзе әле дә шомарырга, бигрәк тә сөйләм  осталыгын үстерергә ки­рәк дигән фи­кердә. Яңа җиңүләргә омтылган кызның бар яктан камил­леккә ирешергә теләве гаҗәп тә түгел. Әле бит аңа – 22 яшь кенә... Күп хыялларын чынга ашырасы бар. Иң мөһиме, алар чынга ашсын өчен нишләргә кирәген белә кебек Балтач Гүзәле. Спортчылар ныклыгы, тракторчылар үҗәт­леге, артистлар осталыгы, фотографлар  үткенлеге (үткен күзе) белән тотынсамы?!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 114, 10.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле һәм физика укытучылары җитми

 

Укытучылар табылмаган очракта, башка мөгаллимнәргә өстәмә сәгатьләр биреләчәк.

В Казани в преддверии нового учебного года не хватает 50 учителей начальных классов, 20 учителей математики, 10 учителей русского языка и 6 учителей физики. Об этом на деловом понедельнике рассказал начальник Управления образования исполкома Ильнар Хидиятов.

«В масштабах города это не такая большая цифра», — отметил Хидиятов.

По словам главы управления, до конца августа на эти вакансии будут приглашать новых людей, но если их не удастся закрыть, то нехватку будут компенсировать за счет увеличения нагрузки у имеющихся учителей.

 

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/08/20/623340/

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр