ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 149, 16.10.2018/

Яңа өянәк: доллар кая кадәр сикерер?

 

Грипп вирусы таралу ихтималы турында ишетеп, температура белән урын өстенә менеп яткан авыруны күз алдына китерегез. Россия сумы үзен бүген нәкъ шул авыру кебек тота. Бу юллар язылганда, рубльнең долларга карата курсын күрсәтүче сайтларда 66 сум 17 тиен тирәсендәге бәя чайкала. Нефтьнең 72 доллардан югары торуын исәпкә алсак, сумның бүгенге өянәге Россия икътисадының Америка конгрессы кабул итәргә мөмкин булган карарларга никадәр бәйле булуын күрербез.

5-1
tatar-inform.ru

 

Россия җитәкчелеге игълан иткән планнарны һәм ниятләрне икътисад колагына да элми, Вашингтоннар шылт итүгә, әйләнә дә тулгана. Бу юлы Америка конгрессы зур күсәк күтәреп маташа: Рос­сиянең әҗәт кәгазьләрен тышкы базарда сатудан тыеп кына калмый, иң эре дәүләт банкларын бикләргә, аларны доллар системасыннан чыгарырга, Мәс­кәү­не террорны финанслаучы башкала дип игълан итәргә җыена. Соңгы гаепләү – Донбасста һәм Сүриядә коелган каннар өчен түгел, ә Солс­берида Скрипальләрнең агулануы белән бәйле җәза.


Хәтерлик: “Ватаным Татар­с­тан”да без апрель башында ук: “Скрипальнең Солсберидагы агулануы белән өченче сугышка старт бирелде инде”, – дип язган идек. Кызганыч, безнең фаразлар тормышка аша. Россияне террорны финанслаучы ил дип игълан итү Америка конгрессменнары безгә каршы кертергә җыенган барлык санкцияләр һәм тыюларга караганда да куркынычрак. Террорчылар белән бер табактан ашау илне шунда ук җитди санк­цияләр чолганышында калдыра, аңа карата ике раундтан торган тыюлар кертелә. Беренче раундта җиңелрәк җәзалар кулланыла: йомшаграк сәүдә һәм финанс тыюлары тормышка ашырыла. Икенче раунд исә аяктан ега торган һөҗүмнәрне башлый. Халыкара банклар террорчы илгә кредитны АКШ рөхсәт итсә генә бирә ала, ул илнең хөкүмәтен финанслау бө­тенләй тыела, бер Америка товарын да аңа сатмыйлар һәм ул илдән азык-төлектән башка бер товарны да алмыйлар, дипломатик мөнәсәбәтләр туктатыла диярлек, хөкүмәт кон­тро­лендәге авиа­ком­панияләр АКШ­ка очкыч озату мөмкинлеген югалталар.


Санкцияләрнең беренче раунды 22 августта ук гамәлгә ашырылыр дип уйланыла, икенче раунд өч айдан соң, террорчы ил акылына килеп гафу үтенмәсә һәм тыелган эшчәнлекне туктатмаса, үз көченә автомат рәвештә диярлек керә. Игътибар итик: конгрессменнарга, мондый тыюларны кертү өчен, закон кабул итәргә һәм Трампка аны имзаларга да кирәк түгел, чөнки террорны финанслауда гаепләнү белән ил инде югарыда саналган санкцияләр алдында кала. Гадәттә АКШның тыюларына башка Көнбатыш илләре дә кушыла. Бу инде ярымблокаданы хәтерләтәчәк: нефть һәм газ сату туктатылу чигенә якынлашачак, корычны һәм башка металларны кая куярга белмәячәкбез, ашламаны үз кырларыбызга гына сибәргә туры киләчәк һәм башкалар, һәм башкалар.


Әле алюмин санкциясе генә дә икътисадта җитди проблемалар тудырды. Колачлы санкция­ләр алдында калса, ил нишләр, күз алдына китерү дә кыен. Дөньяның атом-төш арсеналы­ның яртысын үз кулында тоткан державага карата беренче тапкыр шундый зур чикләүләр белән яныйлар. Бу инде үзе үк –сугыш игълан итүгә тиң гамәл, шуңа күрә өметләнәбез: санкция­ләр берникадәр йомшартылыр.


Урыс сумының сукканчы ук авырып ятакка егылуы санк­ци­я­ләрнең нинди масштаблы булачагына ишарә итә. Бу бәлаләр исә барысы да Мәскәүнең тышкы сәясәт алып бара белмәвеннән килә. Кремльдә ышандырырлык итеп бер тапкыр гына ялганлап булуын оныттылар. Икенчесендә инде дө­ресен әйтсәң дә, беркем дә ышанмаячак. Скрипальне без агуламадык, дип күпме теләсәң, шулкадәр кычкыра ала­сың, барыбер җи­наятьне сиңа те­гәчәкләр. Җитмәсә, бөтен дәлил­ләр сиңа каршы эшли. Җитмәсә, куркыныч җинаять Солсберидан соң тагын бер инглиз шәһәре Эймсберида кабатланды, урыс химик коралы “Новичок” анда бер ха­тынның гомерен өзде, бер кешене куркыныч үлем алдына китереп терәде. Моны Россиядә уен шикелле генә кабул итсәләр, тышкы дөньяда химик һөҗүм дип таныйлар. Мәскәү авызыннан яң­гы­раган: “Без түгел”, – дигән сүзләргә халыкара җә­мә­гатьчелек игътибар итеп тә тормады, чөнки Россиягә соңгы ике-өч елда эшләнгән тагын берничә масштаблы террорчылык акты “те­гелгән” иде инде.


Аларның барысының да җеп очы Мәскәүгә һәм Тышкы разведка идарәсенә илтә. Шуңа күрә Америка ягы Россия химик һәм биологик коралны тыю турындагы 1991 елгы килешүне бозды дип саный, ул килешүнең бозылуы илне үзеннән-үзе югарыда саналган ике раундлы санк­цияләр алдына китереп бастыра.  Дипломатик тел­дә сөйләшә белмәгән ил җитәк­челеге ил икътисадын куркыныч һәлакәт алдына китереп куя. Дол­ларның күтәрелүе, икъ­тисадның җи­мерелүе, бәяләр­нең үсүе рәве­шендә халык җилкә­сенә авыр йөк төшә. Мәскәү, ашыгыч рәвештә, “Иелгән башны кылыч кисми” дигән мәкальне искә төшереп, Трамп аягына барып егыл­са гына, хәлне төзәтә алыр иде, мөгаен. Тик моңа өмет аз шул. Мин бу юлларны язып бетергәнче, дол­ларның биржа курсы тагын бер­ничә тиен­гә кыйммәтләнде. “Новичок” рубль­не һәм ил икътисадын менә шул рәвешле агулый әлегә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 115, 10.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр