ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 118, 18.08.2018/

Укыту ирекле була алмый

 

4 август көнне Россия Президенты РФ мәгариф турындагы законының 11нче һәм 14 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында законга кул куйды. Шул уңайдан Татар иҗтимагый үзәге башкалабызның Кәрим Тинчурин бакчасы янындагы мәйданда пикет уздырды.

5-2
Анда дистәдән артык ТИҮ активисты бу гамәл белән килешмәвен белдергән язулар күтәреп чыкты. Аерым алганда, “Путин, Миң­неханов! Татарстан Конституциясен үтәүне таләп итәм! Татар телен – дәүләт телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп итәм! Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Конституциясе, 8 маддә”, “Милләт нигезен, туган телне яклау һәм саклау – һәркемнең олы бурычы!”, “Телен саткан – дәүләтен сатар!”, “Президент Миңнеханов, онытмагыз: Татарстан Конституциясенә кул куеп ант иттегез!” кебек язулар бар иде.


Пикетчылар янына шактый күп халык җыелды. Дөрес, килеп-китеп торучылар да, илебезнең мәгариф кырында туган яңа вәзгыять җәһәтеннән фикер алышыучылар да шактый шәйләнде. Әүвәл әлеге пикетны оешты­ручыларның җитәкчесе – ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевнең фикерен сораштык.


– Без башта митинг оештырмакчы идек. Рөхсәт бирмәделәр. Менә пикетка чыктык. Безнең төп таләпләр шуннан гыйбарәт: 4 августта кул куелган закон Россия Конституциясен дә, Татарстан Конституциясен дә боза. РФ Кон­ституциясендә, республи­калар­ның дәүләт телләре бар, диелгән. Дөресен генә әйткәндә, 25 ел дәвамында хакимиятләребез татар телен чын дәүләт теле итеп гамәлгә кертеп бетерә, әйтик, урысларга татар телен яхшылап укытуны оештыра, Дәүләт Сове­тының бер генә сессиясен дә татарча уздыра алмады. Югыйсә телебез бик бай. Безнең телебездә кануннар да язып, җыелышлар да үткәреп, кыскасы, дәүләт тормышын оештырып була. Хәзер без 4 августта кабул ителгән канунны, Россия Конституциясенең бик күп маддәләрен бозган дип, РФ Конституция мәхкәмәсенә бирергә уйлыйбыз, – дип белдерде ул.


Җәмәгать эшлеклесе, милли хәрәкәт ветераны Илдус Садыйков та фикерләрен ачык, үтемле итеп җиткерде: “Егерме еллар элек халык дипломатиясе көчле, хаки­миятләр сүзебезгә колак сала иде. Шәхсән мин үзем референдум алдыннан, Америкага барып, халыкара күзәтүчеләрне чакырып кайттым. Нәтиҗәдә безгә уналты сенатор, конгрессмен килде. Алар безнең суверенитет турындагы халык ихтыярын белешүне законлы дип тапты. Без аны дөнья күлә­мендә танытып, ныгытып калырга тиеш идек. Кызганыч, булып бетмәде. Хәзер менә җәмгыятебез каршына тел мәсьәләсе килеп бас­ты. Укыту яхшы гына бара иде. Кемгәдер татар теле укыту артык тоелды. Без татар телен мәктәптә мәҗбүри укытырга тиеш. Чөнки мәҗбүри итеп куймасаң, бала бер фәнне дә укымаска мөмкин. Укыту ирекле була алмый. Кеше туган телен белергә тиеш. Атнага ике сәгать дәрес калдырдылар. Анысы да ихтыяри. Әле ата-анасыннан гариза алып. Югыйсә Конститу­ция­дә халыклар, телләр бер дәрәҗәдә, тигез хокуклы”.


Озак еллар пединститут ректоры булып эшләгән, ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайланган Рүзәл Йосыпов бу аянычлы хәлдә калуыбызда хакимиятләрнең дә, гади халыкның да өлеше барлыгын таныды. “Бүген бирегә халыкның аз килүенә аптырыйм. Хәзер төп мәсьәлә – тел мәсьәләсе. Телсез кала барабыз. Үзебезне күрсәтергә, сүзебезне әйтергә кирәк булган чакта кемнеңдер ниндидер эше табыла. Мондый пассивлыктан, битарафлыктан котылмасак, изге максатларыбызга ирешү авыр булачак. Хәзер күп нәрсә ата-аналарга, аларның нинди телне укыту теле дип сайлап алуына бәйле булачак. Әнә Рамзан Кадыйров, үз телен белмәгән чечен чечен түгел, дип белдерде. Бәлкем берәр җитәк­чебез шулай дип белдерсә, ата-аналар да җанланып китәр иде. Татар авылларында татарча укытырга, район үзәгендә һич югы бер татар мәктәбе булырга, шәһәрләрдә элиталы татар мәктәпләре эшләп торырга тиеш. Байларыбыз шактый бит. Милли мәктәпләр булдырырга алыныгыз, дип аларга әйтергә кирәк. Ни кызганыч, халык та пассив, өстәгеләрнең дә теләге, ихтыяры юк”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 113, 10.08.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле һәм физика укытучылары җитми

 

Укытучылар табылмаган очракта, башка мөгаллимнәргә өстәмә сәгатьләр биреләчәк.

В Казани в преддверии нового учебного года не хватает 50 учителей начальных классов, 20 учителей математики, 10 учителей русского языка и 6 учителей физики. Об этом на деловом понедельнике рассказал начальник Управления образования исполкома Ильнар Хидиятов.

«В масштабах города это не такая большая цифра», — отметил Хидиятов.

По словам главы управления, до конца августа на эти вакансии будут приглашать новых людей, но если их не удастся закрыть, то нехватку будут компенсировать за счет увеличения нагрузки у имеющихся учителей.

 

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/08/20/623340/

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр