ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 106, 22.07.2017/

Печән өсте: елап эш бармый

 

Авыл кешесенә, игенчегә, мөгаен, бер генә җәйне дә тыныч үткәрергә язмагандыр. 2010 елдан башлап, алты ел буе җәйләребез күккә карап, болыт көтеп үтте. Тик без дүрткүзләп көткәндә әллә нинди шәп болытлардан да бер тамчы яңгыр таммый үтеп китә иде. Быел инде яздан бирле болытларга кытлык юк, өстәвенә кулъяулык кадәрле, “юклы-барлы” болыттан да бер көн калмый диярлек чиләкләп яңгыр коя...

4-1
Шушы көннәрдә генә әнә шундый яңгырлардан соң таудан-басудан төшкән сулар кушылып, канауларга, урамнарга сыешмыйча, авылыбызда дистәгә якын хуҗалыкның ишегалларын, мунча-лапасларын су басты. 35-40 градуслы эсседән, тоташ кыздырган, бар нәрсәне рәхимсез куырган кояштан, беркайчан да сагынмаслык итеп туйган елларда, кайлардадыр су баскан, тоташ яңгыр койган иде. Тигезләүче без түгел шул. Табигать безгә кемнең өстен, кемнең җиңүче икәнен аңлата килә.

 
Күпкә киткәч, яңгыр авыл кешесенең җанына ук ява башлый икән ул. Каладагыларның яңгыр хәсрәте шәһәр урамнарында адашып “кала”, ә авыл кешесенеке көн-төн йөрәгендә, адашмый да, чигенми дә. Печәнсез, бәрәңгесез калмаммы, ашлыклар өлгерерме, барысы да череп юкка чыкмасмы, җыярга көне булырмы дип вәсвәсәләнә ул. Әби-бабае да, эшләүчесе дә, җитәкчесе дә шулай кайгыра. Үзе өчен генә түгел, күзенә карап торган терлеге өчен дә җаваплы чөнки.


Юк, зарланып әйтүем түгел лә, яңгырлы авыл җәенең дә үз матурлыклары, үз рәхәтлеге, үз өстен­лекләре бар аның! Тик җәйгә планлаштырылган эшләр генә чират көтә, бәрәңге төпләре дә бер кат ерган белән калды, чүп утарга, колорадо коңгызларына (ә аларга шактый килеште бу һава торышы) агу сиптерергә дә бакчаларга кереп булмый, беренче кат печәнен җыеп ала алмый калучылар да бар.


Һәр авылның үз гадәте дигәндәй, безнең үзебездә колхоз (тәки шушы йөрәккә якын сүз телебездән төшә алмый) печәнгә чыгуга, алар белми эшләмәс ди­гәндәй, бар халык үз бакчасындагы печәненә “төшә”. Шулай эшләгәнгә оттык та шикелле, безнең җир­лектә соңгы яңгыр­ларга беренче кат печәне калган кеше юк та бугай. Өстәвенә хәзер инде чалгы белән дә, берничә ел элек бик популярлашып киткән бензочапкычлар белән дә бик сирәк кеше генә җәфалана бездә. Чапкычы булган шәхси тракторлар җан рәхәте, “ә” дигәнче эшләп тә китәләр.


Дөрес, халык печән чаба башлау белән аны бу эшеннән бүләрлек яңгыр барыбер ява. Быел, мөгаен, беркем дә печәненең тулысынча кибеп беткәнен көтеп бетерә алмагандыр. Пресслатучылар да, зур төргәк – рулоннарга чорнатучылар да, печәнлеккә менгергәч, аларны таратырга мәҗбүр булды. Кеп-кечкенә (ялан кыр, басу белән чагыштырганда) печәнлектә көненә әллә ничә мәртәбә печән селкү-кабарту бер дә күңелле эш түгел, өстәвенә печән арасына эләккән тузганак­лар  мамык очыра... Ә авыл кешесе түзә: әрәм генә булмасын! Бу эшкә өйдәге сау-сәламәт өлкән­нәр алына, никадәр күбрәк селке­сәң, кибү ихтималы шулкадәр зуррак шул.


– Өченче оныгыбызга би­релгән җиргә печән чәчкән идек, шулкадәр әйбәт булып үсте, бишәр центнерлы дүрт төргәк чыкты. Яңгыр яуса дип куркып, иртәрәк алып кайттык, дүртесен берьюлы сүтәргә туры килде шул, кызмагае дип курыктык. Тәки киптереп бетердек, – дип сөенә күрше Тәгъ­зимә апа.
Үз бакчасы, печән җирләре булганнар, аннан чыккан беренче уңышны алып кайтып өйгәннәр, элекке елдан бераз булса да запасы калганнар бик үк кайгырмаса да (ни дисәң дә печәнлек буш ук түгел, мая бар!), авыл кешесе арасында, болай булса, малларның баш санын бераз киметми булмас, дип икеләнүчеләр дә юк түгел. 2010 елда да ач калдырмадылар әле, бер-бер чарасын табарлар, дип ху­җалык җитәкчеләренә өмет­ләнү­челәр барыбер күбрәктер. Әнә “Сосна”да коры көннәрдә җыеп калган 120 тонна печәннәрен, берәр рулонлап булса да эш­челәренә өләшеп чыкканнар. Халыкны тынычландыру, өметлән­дерү өчен шул да җитеп тора.


Башка елларны безнең “Татарстан” хуҗалыгы да районда беренчеләрдән булып колхозчыга печән өләшә, бу вакытка инде авыл кешесенең печәнлеге тулы, күңелләре тыныч була иде дә. Ә быел яңгыр туктамый. Шунлыктан коры печәнне бик-бик аз гына әзерли алдылар, югары дымлылыкта эшләп була торган пакеттагы сенаж – полиэтиленга төрелгән печәннәргә күчтеләр. 
Хәер, кырга чыгардай көне булса, көнне-төнгә ялгап эшләргә дә әзер инде механизаторлар. Бездә кеше болай да бик тырыш диюем. Заманча, куәтле техникалар да ярдәмгә килергә әзер. Әмма нәрсәдер эшләү өчен теләк кенә җитми, мөмкинлек тә кирәк.


Мин инде бездә елга-ерганаклардан печән чабучылар калмагандыр дип уйлый идем. Ни дисәң дә, якын-тирә авылларда чалгы күтәреп йөрүчеләр күптән күренми. Ә менә районның Мари Иле, Киров чикләренә  якын авылларда электән калган бу гадәт тә дәвам итә икән. Җәйрәп яткан ташландык басуларда үскән печән җирләрен жәллиләр дә, икенче­дән, буш печән бит, диләр.


– Бер басуны чабып, аз гына җилләтүгә, яңгырлар ява башлады, киптереп өлгерә алмадык. Үзе­безнең бакчаның буеннан-буена печән киптерү өчен тимерчыбыктан тарттырып махсус урын ясаган идек, шунда алып кайтып элдек. Анда да кибеп өлгерә алмады, кабат яңгырлар башланды. Әле менә бер-ике көн аяз торган иде, шунда кибет беткән, печәнлеккә өеп куйдык. Икенче басуның печәне череп беткәндер инде дигән идек, бернәрсә булмаган. Менә бу көннәрдә калганын да алып кайтырбыз инде, – дип сөйли Шода авылыннан Илдар Низамов.


Елап утырып булмый, ничек тә чарасын табарга, үзеңнән торганын эшләргә туры килә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 102, 14.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр