ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

"Кояшны ике көн эләктереп калдык"

 

Печәнсез калырга ярамый! Авыл бу көннәрдә әнә шул рух белән яши. Ел соңарып килә, печән әзерләр көннәр алда әле дигән якты хыялда торучылар бихисап. Синоптикларның сүзендә дә өмет сизелә. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, журналистлар белән очрашу вакытында күктә өч көн кояш торса, кабат яңгыр­ларны сагына башларбыз әле, диде.

4-2

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматла­рын­нан күренгәнчә, республикада бер шартлы терлеккә нибары 8,4 центнер гына азык берәмлеге әзерләнгән килеш.

 
– Районнар буенча терлек азыгы әзерләү эшләре бик авыр бара, – диде авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. – Кояшлы көннәр булмау бөтен эшкә аяк чалды. Рес­публика буенча әзерләнгән терлек азыгы алдагы еллар белән чагыштырганда ике тапкыр аз.

 
Кояш күренү белән кырда булган яшел массаны тиз арада печән итеп әзерләп куярга ниятлиләр. Министр әйтүенчә, беренче кат печәнне чабу эшләре ахырына якынлашып килә. Күпьеллык үлән­нәрне беренче катка җыю, урнаштыру эшләре Актаныш, Зәй, Баулы, Яшел Үзән районнарында оешкан төстә бара. Шулай ук Тәтеш, Саба, Кукмара, Нурлат, Әтнә районнары да калышмый. Ә иң күбен әлегә Зәй белән Сарман районнары туп­лаган. Аларда бер шартлы тер­леккә 15-16 центнер туры килә. Әле бит халыкны да печән белән тәэмин итәсе бар.
­
Азнакайда

 
– Авыл халкы да, без дә рәхәтләнеп печән әзерли алмый интегәбез, – ди “Марс” хуҗалыгы рәисе Рамил Зарипов. – Печән әзерли алмагач, сенаж салабыз. Интернеттан да һава торышын карап кына торабыз. Тик анда да төгәл түгел, еш кына туры килми. Печән бик яхшы, анысының үсе­шенә сүз әйтә торган түгел, җыеп алырга көне генә юк.

Лаешта


Кече Елга авылында яшәүче Зариповларның шәхси хуҗалы­гын­да 35 баш мөгезле эре терлек бар. Дәүләттән бер тиен дә субсидия алып карамаган, үз көнен үзе күрергә гадәтләнгән  гаилә башлыгы Эдуард та бүген нәрсә эшләргә белми – терлекләренә кышлык азык әзерли алмый интегә. Бер кишәрлек сөрүлек җире булмаган бу шәхси хуҗалык, авыл фермерлары белән хезмәттәшлек итә. Моңа кадәр печәнне аларның җиреннән чабып ала торган булган. Тик быел быелгы печәнне ашатудан мәгънә юк, асларына салырлык кына калды, дип борчыла ул. Баш санын киметергә дә туры килмәгәе, дип тә кайгыра башлаган.


– Ел саен 160 төргәк печән ала идем, – ди Эдик. – Быел көчкә 16ны әзерләдем, бүтәнчә әлегә мөм­кинлек юк. Аптыраган. Печән эзлибез. Җирең булса, өметең дә булыр иде, юк бит.

Нурлатта


Бу якларда да, кышка җи­тәрлек печән әзерләдек, дип сөенүче бер генә кеше дә юк. Һәркем кояш чыгуын көтә. Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәнәфиев – рес­пуб­лика районнарында эшләүче җи­тәкчеләр арасында үзенең шәх­си хуҗалыгында иң күп терлек тотучы кеше.“Бу көннәрдә тиешенчә йоклаган да юк”, – ди Илнур. Йок­ламассың да. 40 баш сыер, 50ләп баш үгезгә кыш чыгарлык азык әзерләргә кирәк бит.


– Ике көн кояшлы булып торды, шул вакытта 150 түк печән җыеп калдык, – ди Илнур. – Без, берничә кеше аз булса да әзерли алдык әле. Райондагы фермерлар чапкан печәннәрен киптерә алмагач, сенажга сала башладылар.
Илнур әйтүенчә, бу якларда печән яхшы булып үскән. “Тик һава торышы гына әзерләргә мөм­кинлек бирми, – ди ул. – Әмма зарланып утырып та булмый. Бер-ике көн кояшны эләктереп калдык. 150 түк печән әзерләдек инде. Узган елдан да 200ләбе калган иде. Тагын бераз тырышсак, кышка курыкмыйча керәчәкбез. Ахыр чик­тә сенажга булса да салып, проблемадан чыгарбыз дип уйлыйм”.


Без Илнур белән элемтәгә кергәндә күктә кояш чыккан вакыт – бу як халкы печән чаба иде. Бер­ничә көн генә яңгыр булмасын иде, дип тели алар. Теләрсең дә.


– Явым-төшемнәрнең күп явуы аркасында кайбер шәхси хуҗа­лык­ларның чапкан печәне әрәм булды. Череп, тирескә түгәргә мәҗбүр булдылар, – ди Илнур.


P.S. Авыл халкы зарыгып күктә кояш көтсә дә, синоптиклар гына бөтен җирдә дә матур көннәр вәгъдә итәргә атлыгып тормый. Республиканың гидроме­теорология һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнү идарәсенең рәсми сайтыннан алынган мәгълү­матлар буенча, бүген һәм иртәгә кайбер урыннарда урыны белән кабат яшенле яңгыр көтелә. Көндез һава температурасы 29 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Алдагы ике көндә дә шундый һава торышы саклана.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 102, 14.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр