ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

Бәрдыев: "Битараф уенчылар булмаячак"

 

Яңа сезонда “Рубин”нан нәрсә көтәргә? Ике көн элек Корбан Бәрдыевка журналистлар әнә шундый сорау бирде. Баш тренер сүзләренә караганда, яңа команда әле төзелеп кенә ки­лә, үзгәрешләр тагын булачак.

15-1

 http://www.tatar-inform.ru/
– Иң элек командадагы уенчылар белән танышырга, алар­ның нәрсәгә сәләтле булуын бе­лергә кирәк иде. Гомумән алганда, барысыннан да канәгать калдык. Араларында җитешсез­леге булганнары да бар, әмма монысы инде – безнең үз эшебез, – дип сөйләде Корбан Бәрдыев. – Футболчылар тырыша, башкача уйларга өйрәнәләр. Ә бу җиңел эш түгел. Билгеләнгән бурычлар үтәлде. Хәзер инде Ходай ярдәме белән чемпионатны башлыйбыз.

 
– Сезне Казанда көтте­ләр, бик күпләр үз итә. Үзегез нинди хис­ләр кичерәсез?


– Өебезгә кайттык. Иң мө­һи­ме әнә шул. Сезнең аша “Ростов” җанатарларына да мөрә­җәгать итәсем килә. Алар безнең “Ру­бин”­га китүебезне дөрес аң­ла­сын иде. Чөнки бу – безнең өе­без. Алар безгә баштан ук нык ярдәм итте. Шуңа күрә китүе­безне авыр кабул итүчеләр дә булгандыр. Казанда бездән нәр­сә көткән­нәрен дә яхшы аңлыйм. Әлегә шунысын ышандырып әй­тә алам: уен кырына чыгучылар арасында битараф кешеләр булмаячак.


– Команданың быел ук өстәге урыннар өчен көрәшә­чәгенә өметләнеп буламы?


– Беренчедән, клубның стратегиясен билгеләргә кирәк. Без сайлап алган уенчылар чемпионатта уңышлы чыгыш ясарга тиеш. Шул ук вакытта акча мәсь­әләсендәге шартларны да үтисе бар. Монысы да мөһим.


– Уенчылар мәсьәләсе хәл ителдеме инде?


– Барысы да җыелып бетте. Дөрес, җәрәхәт алганнары да бар, әмма бу – гадәти хәл. Ике-өч атнадан футболчылар белән алар­ның киләчәге турында сөй­ләшүләр башланачак. Шуңа күрә алда ничек буласын чамалау кыенрак. Шуңа күрә үзгәрешләр дә булырга мөмкин. Инфраструк­тура мәсьәләсендә дә, уен дәрә­җәсендә дә өскәрәк күтәрелергә кирәк.

 

– Җыеннар вакытында узган очрашуларда команда керткән туплар күп булмады. Димәк, Сез оборонага әһәмият бирәсез?


– Беренче чиратта шул эш белән шөгыльләндек. Сакта Цезарь Навас уйный башлагач, хәл­ләр яхшырыр дип уйлаган идек. Аның тәҗрибәсе дә, абруе да зур. Әмма әтисе белән мәшә­кать­ләр килеп чыкты, китәргә мәҗбүр булды. Аңа карьерасына нокта куярга туры килмәгәе, әмма без яхшыга өметләнәбез әле. Сакта җи­теш­сезлекләр бар, әнә шуларны бетерәсе килә. Һөҗүм турында да онытмыйбыз.


– Сез Казанга килгәч, ки­лешү дә имзалап тормыйча, җыеннар уздырырга киттегез. Килешү төзелдеме әле?


– Барлык мәсьәлә буенча уртак тел табылган. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 102, 14.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112