ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

//

Транспортта иминлек мәсьәләсе

 

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт идарәсе начальнигы полиция полковнигы Александр Бережной белән очрашты.

 
Хөкүмәт йортында узган очрашу барышында яклар, би­грәк тә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм үт­кәрү чорында, террорчылык һәм экстремистлыкка каршы көрәш, транспорт объектларында граж­даннарның иминлеген тәэмин итү ягыннан хезмәт­тәшлек мәсьә­ләләре буенча фикер алышты.

 

Уртак тел табылыр

 

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгәннән соң Свияжск монастыре һәм Успение соборы Рус Православие чиркәве карамагында калыр, мөгаен, дигән фикерен җиткергән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

 
ТР Беренче Президенты әй­түен­чә, кайбер төбәкләрдә ЮНЕСКО объектлары белән идарә итү мәсьәләсен хәл кылуда хакимият белән дини структуралар ягыннан билгеле бер аңлашыл­маучанлык күзәтелгән. Шуны истә тотып, әле­ге бурычны хәл кылуга төптән уйлабрак якын килү кирәк, дигән ул.

 
“Үзара аңлашырбыз, дип уйлыйм. Изге эшкә тотынганбыз икән, димәк, епархия мәнфә­гать­ләрен дә, Бөтендөнья мирас объектын туристлар өчен ни рәвешле ачык итүне дә исәпкә алырга тиешбез. Успение соборы һәм монастырь епархия кармагында калыр, дип уйлыйм. Без ТР Мәдәният министрлыгы һәм епархия белән берлектә зур бәйрәмнәрдә храмда гыйбадәтләр кылу мөмкин­леген карыйбыз һәм бер үк вакытта Никольский соборының (Успение соборы янәшәсендә) аскы катында туристлар өчен музей комплексы булдырабыз. Бу шактый ук катлаулы хәлдә уртак тел табу үрнәгенә әйләнер дип уйлыйм”, – дигән Минтимер Шәй­миев.

 

Сигез йөздән артыграк кунак көтәбез

 
Кичә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Анда әлеге киң колачлы чарага әзерләнү буенча фикер алышу булды.

 
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды, республика Президенты Указы нигезендә, 2-6 августта үткәрелә. Хәзерге вакытта Дәүләт Советы Рәисе җитәкчелегендә оештыру комитеты (33 кешедән тора) булдырылган. Фәрит Мөхәммәтшин, оештыру комитетының беренче утырышын ачып, съездны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәклеген искәртте һәм оештыру комитетына кертелгән министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләрен әлеге вакыйгага әзерләнү процессына зур җаваплылык белән карарга чакырды.
Бөтендөнья татар конгрессы съезды эшендә барлыгы 800дән артыграк делегатның катнашуы күздә тотыла. 41 чит илдән һәм РФнең 73 субъектыннан кунаклар чакырылган. Форум кунакларын хәләл аш-су белән тәэмин итү оештырылачак.

 
Съезд делегатлары Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарында яшәүчеләрдә кунакта булачак, шулай ук Болгар тарихи-архитектура комплексы белән танышачак.

 

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 102, 15.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112