ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 106, 22.07.2017/

Бер имзадан уен үзгәрми


“Рубин” җиңелүдән башлады. “Казан-Арена”га баш тренер буларак тәүге тапкыр аяк баскан Корбан Бәрдыев командасы сезонның беренче уенында “Краснодар”га оттырды. Яңарыш юлына баскан команда 1:2 исәбе белән җиңелде. “Рубин”ның яңа сезондагы беренче тубын Максим Лестьенн кертте.

5-5
Якшәмбе кичендә “Казан-Арена”га 11 меңнән артык тамашачы җыелды. Дөресен әйткәндә, күбрәк тә була алыр иде. Конфедерацияләр Кубогы вакытында башкалада кабат футбол рухы барлыкка килде. Роналду, Видаль һәм Санчесларны карарга дистәләгән мең кеше җыелды. Алар китте, хәзер исә Казанда төп “йолдыз” булып Корбан Бәрдыев санала. Ни сәбәпледер, “Рубин” әлеге мөмкинлектән тиешенчә файдаланмады. Дөрес, Бәрдыев шау-шу ярата торган кеше түгел. Сезон башындагы тынлык та әнә шуңа бәйле булырга мөмкин. Икенче яктан, әле быргылар кычкыртырлык сәбәп тә юк. Яңа баш тренерга Хави Грасиадан калган мирасны актарып, шуңа үзе белән килгән берничә уенчыны кушып, тиз арада яңа команда әмәлләргә туры киләчәк. Төрекмән остазының мөмкинлеге чикләнгән. Ул теләгән уенчыларны алу өчен, кул астында булганнарын сатасы бар. Ә былтыр көтелгән уен күрсәтә алмаган футболчылар кемгә кирәк?


Ничек кенә булмасын, Казанда бу матчны көттеләр. “Казан-Арена”га баш тренер буларак аяк баскан Корбан Бәрдыены җанатарлар аның зур рәсеме белән каршы алды. Ул исә футбол сөючеләрне төп составка нибары өч чит ил уенчысын кертеп гаҗәпләндерде. Сер түгел, алар бездә буа буарлык. Хәтерләсәгез, узган ел Хави Грасиа белән Казанга ун футболчы килгән иде. Бәрдыев исә сезонның беренче очрашуына аларның берсен генә чыгарды. Рубен Рочина да бер генә тайм уйнады. Күрәсең, остазның өметләрен аклый алмагандыр. Икенчесендә аның урынына чыккан Максим Лестьенн “Рубин”ның бу уендагы бердәнбер тубын кертте. Узган ел хәмер белән дус булуы турында сүзләр чыккан футболчы Бәрдыевның төп футболчыларыннан берсенә әйләнмәгәе. Лестьенның осталыгы бар, ә калганын Корбан әфәнде бирә ала.


Безнекеләр голга сөенгәнче, кунаклар бер-берсенә охшаш ике туп кертеп, өстенлекне кулына алган иде инде. Икесендә дә көндәшләргә бер үк сакчыларның ялгышуы ярдәм итте. Корбан Бәрдыев әлегә кадәр нәкъ менә сакта яхшы уен коруы белән дан тотты. Күрәсең, “Рубин”да бу эшне җайга салырга өлгермәгән әле. Җитмәсә, аның төп өмете булган Цезарь Навас та Испаниягә кайтып китте. Иске һәм яңа уенчылардан ышанычлы сак кору җиңел булмаячак. Хәер, һөҗүмчеләр дә сөендермәде. Карадәниз ничек кенә тырышса да, 37 яшьтә артыгын майтарып булмый. Максим Канунниковны шушы көннәрдә “Спартак”ка китеп барыр дип әйтәләр. Икенче уенда аның урынына чыккан Сәрдар Азмун белән Жонатас исә, җәрәхәтләрен төзәтеп, үз хәленә кайтмаган әле.


Соңгы елларда “Рубин” сезонны, гадәттә, җиңелүдән башлый. 2012 елдан бирле шулай бу. Быел исә башкачарак булып өметләндек. Әмма килешүгә имза куюдан гына тормыш үзгәрми. “Рубин”ның беренче очрашуларда рәттән алтынчы җиңелүе белән тәмамланган матчтан соң Корбан Бәрдыев та вәгъдәләр биреп азапланмады. Артыгын сөйләмәскә тырышты. Бу мәсьәләдә әлләни үзгәрмәгән икән. Ә нәрсә сөйләмәк кирәк – бер уеннан соң сорауларга җавап табып булмый әле. Киләсе очрашуны казаннар 22 июльдә кунакта үзләре кебек үк яңарыш юлына чыккан “Зенит”ка каршы уздырачак.  




(“Ватаным Татарстан”,   /№ 104, 15.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр