ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 106, 22.07.2017/

Питрау бетте – җәй җитте?

 
Мамадыш районының Җөри авылындагы Тарлау аланы быел унсигезенче тапкыр кунак җыйды. Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме элек авыл эчендә генә узса, соңгы елларда аның дәрәҗәсе артып, ул республикага гына түгел, Россия киңлекләренә дә чыкты. Хәер, керәшен бәйрәме дип аерып тору да юк, мәйданда да, төрле милләт халкы гөр килде.

5-7
Керәшен апайлары бәйрәм рухы турында бәйнә-бәйнә сөйләргә ашыга. Үз гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшырып калыр өчен тырыша алар. Мин үзем Питрау бәйрәменә халык җыелганчы килергә яратам. Ничә еллар Тарлау аланына йөри торгач, Җөри авылында күп кенә таныш түтәйләрем барлыкка килде. Үз туганнарын көткәндәй каршы алалар. Алар Питрауны 12 се көнне үк бәйрәм иткәннәр. Ул көнне корбан чалганнар, ит пешергәннәр. 41 төр үлән җыеп, бәйләм ясап куйганнар. Бу үләннәрнең төнәтмәсен авырып китән очракта эчәргә кирәк. “Күңел төшсә, тизрәк мунчага барып, шул үлән төнәтмәсе белән коенам. Бар авырулар юкка чыга”, – дип сөйли Мария түти.
Табын тулы сый-хөрмәт. Ни генә пешермәгәннәр. Пилмән дә бөккәннәр, бәлеш тә пешергәннәр. Нинди генә камыр ризыгы юк. Моңа кадәр бер дә авыз итеп армаганнары да очрады. Эчлегенә кишер һәм суган кыздырып салганы аеруча үзенчәлекле тоелды. Мичтә пешергән коймакны авыз итеп карарга да чират тезелгән иде. Кыскасы, керәшен апайлары җиләген дә җыйганнар, үләннәрен дә киптерергә өлгергәннәр, себеркегә кадәр бәйләп куйганнар.


Тарлау аланы быел тагын да матурайган. Оештыручылар да бәйрәмгә үзгәрәк төсмер бирергә тырышкан. Питрауның елдан-ел яхшырганын килгән кунаклар да әйтеп тора. Башкортстанның Бакалы районыннан килгән Анна Кузнецова Мамадышның табигатенә гашыйк булганын яшерми. “Бигрәк матур урынга килдек. Мондагы гүзәллеккә шаккаттык. Халкы кунакчыл, тагын берничә ел килергә язсын иде” , – ди ул.


Питрауда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты. Ул әлеге бәйрәмне бик ошаткан. “Питрауга гаиләләр белән йөриләр икән. Монысы бигрәк тә күркәм гадәт. Балалар күп. Алар – киләчәктә йолаларны дәвам итүчеләр бит. Бу бәйрәмне оештырган өчен Мамадыш җитәкчелгенә, тырыш халкына, республика керәшеннәре җәмгыятенә рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге бәйрәм һәр килгән кеше күңелендә озак сакланыр, ел буена җитәрлек көч-куәт өстәр”, – ди ул.


– Питрау хәзер зур бәйрәмгә әйләнде. Республиканың башка төбәкләрендә яшәүче керәшеннәрне бергә җыю, еллык эшләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору өчен очрашабыз. Питрау бәйрәме – Татарстан керәшеннәрнең йөзек кашы. Ул борынгы традицияләрне сакларга ярдәм итә. Тарлау аланы берничә ел очрашмаган дусларны кавыштыра. “Мамадыш ягы тагын да матурайган” дигән сүзне ишетү – бик тә куанычлы. Бу – безнең халыкның тырышлыгы, – ди Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов.
Питрау һәр елны үзенең мул бүләкләре белән истә кала. Кайберәүләр төрле уеннарда уйнап, әллә никадәр яхшы бүләкләр төяп кайтып китә биредән. Суга чумсаң да, аркан тартсаң да, көянтә-чиләк белән су ташысаң да  бүләкләрне биреп кенә торалар. Уеннарда катнашмау мөмкин түгел – алып баручысы ни тора! Былтыр Җәвит Шакировның алып баруын сагынып, икенче елга килә генә күрсен дип торучы апайларның теләкләре тормышка ашкан. Бәйрәмне бу юлы да Җәвит абый алып барды. Ул үзеннән-үзе бәйрәмгә күңеллелек өсти.

 

Мамадыш кызлары гер дә күтәрә, көрәшә дә. Өлкәнрәк яшьтәге керәшен апайлары да яшь кызлардан ким түгел. Җырлап-биеп күңел ачалар, кирәк икән уеннарда да катнашалар. Әбиләр белән быелгы һава торышы турында да сөйләшеп алабыз. Башка еллрадан аермалы буларак, быел Питрау җитүгә җәй җитте бит. Күңел җылы көтә. “Мондый җәй 1994 елда күзәтелгән иде. Әмма Питрау үзенекен итә инде ул.  Күке дә башка кычкырмас. Ә менә мунча себеркесен җыярга була. Быел соң өлгерде ул. Яңгыр яумас дия алмыйм, әмма бик эссе көннәр булмас төсле. Безнең сынамышлар печән җыеп алырлык көннәр буласын әйтә. Быел игеннәр дә мул булачак”, – ди Евдокия Кириллова.


Питрау көрәшүче егетләр өчен дә сөенечле булды. Сызылып кына таң беленә килгәндә батырлар көч сынаша. Бер мәйданда “керәшен сылуы”н сайлыйлар, икенчесендә өч машинага хуҗа эзләделәр. Хатын-кызлар арасында Римма Садыйкова-Нургалиева батыр калды. Аңа кәҗә бүләк иттеләр. Ә менә ир-егетләр арасында Мамадыштан Булат Юнысов, Казаннан Булат Мусин, Мамадыштан Константин Морозовлар машиналы булды. Питрауның абсолют батыры булып Константин Морозов калды. “Керәшен чибәре -2017” таҗын Алабуга кызы Екатерина Максимовага кидерделәр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 102, 15.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр