ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 176, 25.11.2017/

Кунак ашы кара-каршы?

 
Сабан туе ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә керә алырмы? Казан сабан туенда төп сорау әнә шул булды. Милли бәйрәм челлә, кызарып пешкән җиләкләр, кунакларның күплеге белән дә истә калды.  Казан кунаклары арасында бөтен дөнья спорт министрлары конференциясе вәкилләре, ЮНЕСКО белгечләре дә бар иде.

5-6

Алар Президент белән бергәләп, Татарстан районнары корган авыл ихаталарында булды, анда оештырылган тамаша, спорт ярышларын тамаша кылды. Башка еллардан аермалы буларак, җитди кунаклар уеннарда катнашмады. Аның каравы Президент пластмас балык тотты, алка атты, тимер акча сукты. Алар ихаталарның һәрберсендә диярлек булды. Яшел Үзән ихатасы исә ЮНЕСКО генераль  директоры урынбасары Нада әл-Нашифка иң ошаганы булды. Чөнки биредә аңа Зөя утрау шәһәрчеге ясалган картина бүләк иттеләр. “Яңарыш” фонды башкарма директоры, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова балчыктан ясалган савыт та сайлап бирде.

 

Дөрес, Буа, Биектау, Теләче, Лаеш, Нурлат, Кайбыч районнары ихаталарында да кунакларның күңелен күрергә тырыштылар.  Монда алар төрле тәм-томнардан авыз иттеләр, ишекләргә сакчылар басканчы үтеп өлгергән кешеләр белән фотога төштеләр. Кунакларны чәкчәк белән генә түгел, үз кырларыбызда кызарып пешкән җиләкләр белән дә сыйладылар.  Бу ихаталарда быел татарча җырлар, милли уеннар күбрәк, тик язулар күбесенчә русча гына иде.


Мәйданда халык күп булды. Быел Сабан туена махсус автобуслар билгеләнгән. Мэрия порталында автобуслардан тыш электричкаларда барып булуы да искәртелгән иде. Чыннан да, автобуслар күп, ләкин кичке якта халыкны бөтен районнарга да тартмадылар, берничә тукталыш кына билгеләнгән иде. Берничә транспорт белән кайтасын аңлагач, өлкән яшьтәгеләр ник килдем инде, дип уфтанды, Казанның һәр районында оештырылган элекке бәйрәмнәрне сагынып искә алды. Дөрес, Сабан туен каланың һәр районында үткәрү кирәклеген соңгы вакытта депутатлар да әйтә башлады. “ВТ” газетасында бу хакта Разил Вәлиев тә үз фикерен белдергән иде. Әмма без фәрман белән эшләргә һәм бәйрәм итәргә күнектек бугай инде. Әлегә һәрбер районда сабан туен үткәрергә дигән фәрман булмады.
Шулай да, халыкның кәефе күтәренке. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та рәхәтләнеп бәйрәм итеп йөрүе турында сөйләде:


– Берничә ел җир дымга тилмерде. Быел, ниһаять, басу-кырлар дымга туенды. Чәчүлекләрнең торышы канәгатьләнерлек. Ходай терлек азыгы әзерләргә дә нинди коры, эссе көннәр бирде. Безнең кәефләр әйбәт, Татарстан халкына да бәйрәм кәефләре телим, – диде ул.


Мәйдан исә Миңнехановның Сабан туен ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен көрәшәбез дигән сүзен дәррәү күтәреп алды. Президент, сәхнәгә килеп җиткәнче җырлый-җырлый тавышлар бетте, дип шаярып та алды:


–  Быел республикабызда үзгәрешләр бик зур һәм бу үзгәрешләргә һәммәгезнең өлеше кергән, – дип билгеләп үтте ул. Шулай ук Зөя уртау-шәһәрчегендәге Успение чиркәвенең ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен искәртте һәм киләсе адым – Сабан туен матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен эш башлау, дип игълан итте. Бу безнең хәлебездән килә, диде ул. 


Нада әл-Нашиф  исә ЮНЕСКО сезнең катнашыгыздагы башка вакыйгаларны да түземсезлек белән көтә дип Президентның сүзләрен куәтләп куйды. Ул татарларның киң күңеллелеген, ихласлыгын да телгә алды. Казан мэры Илсур Метшин каладагы һәрбер уңай күренешкә бергәләп ирештек дип халыкка рәхмәтен белдерде.


Сабан туеның яме – татарча көрәш. Быел абсолют батыр булып казанлы Лениз Абдуллин танылды.

 

Гөлинә Гыймадова

 

Кукмара


Ниһаять, бу төбәккә дә Сабан туе эстафетасы килеп җит­те. Якшәмбе көнне район эшчәннәре җые­лы­шып зур бәйрәм ясадылар. Аларның һәр адымында быел гына Кукмараның шә­һәр статусына ия булулары белән горурланулары чагыла. Быел Сабан туена мәй­данны да бик зурдан кубып, матурлап, уңайлы итеп әзер­ләгәннәр. Бирегә килеп кер­гәч, үзеңне цирктагы кебек хис итәсең. Кунаклар баскычлап өскә күтәрелгән пирамидада утыралар, мәйдан уч төбендәге кебек.


Мәйданга иң әүвәл хез­мәт алдынгылары чакырылды. Алар халкыбызның төп бәйрәмен гаҗәеп зур уңыш­лар белән каршылаганнар. Тулаем алганда, узган ел белән чагыштырганда, һәр тармактагы уңышлары 130-140 процентка зуррак икән. Шушылай тырышып эшлә­гән­нәре өчен, хакимият башлыгы С.Д.Димитриев райондашларына рәхмәт әйтте.


Кукмарада спорт та үсештә. Ил, Европа күләмен­дәге чемпионнарны халык хөрмәт белән сәламләде. Парашютчылар да нәкъ мәйдан уртасына төшеп басып, тамашачыларны сокландырдылар. Студент егет исә самолеттан район флагын үзе белән  алып төште.


Әлбәттә, ат чабышлары, көрәш ярышлары бәйрәмнең иң кызыклы өлеше булды. Кыскасы, күптән көтелгән утыз градуслы эссе кояш астында Сабантуй гөрләп узды. Ә без, читтәге кукмаралылар исә, районыбызның үсешенә, көннән-көн матурая баруына сокланып, “И-и, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара”, – дигән теләктә таралдык.


Фоат Галимуллин
 

 

Мөслим


Районда Илнар исеме шулай киң таралганмы, Илнарлар шундый үҗәт, булдыклы егетләрме – белмим. Быел Мөслим районында кыр батыры булып та, мәйдан тотучы, көрәш остасы булып та Илнарлар калды.


Районның кыр батыры булып – “Туган як” агрофирмасы тракторчысы Илнар Сөләйманов, баш батыр итеп Илнар Сәетгалиев танылды. Хәер, Илнар инде җиде ел буе Мөслимдә мәйдан тота. Былтыр финалда энесе Илдар белән бил алышкан иде ул. Мөслим гимназиясендә физкультура укытучы, спорт мәктә­бендә көрәш тренеры булган пәһлеванны җиңү кыендыр шул. Армиядә хезмәт итмәсә, мөгаен, Илдар быел да мәйданга чыкмый түзә алмас иде. Быел Сәетгалиев, баш батыр исемен яулау өчен, финалда районның полиция бүлеге хезмәткәре, Ташлыяр авылы батыры, адашы Илнар Салихов белән бил алышты. Шактый вакыт тартышты, тир түкте, аһ-уһ килде алар.

 

Янәшәмдә көрәшне тамаша кылып утыручы, шул ук Ташлыяр авылыннан чыккан күренек­ле хирург, профессор, озак еллар башкалабыз­ның 7 нче хастаханәсендә эшләүче Равил Шәймәр­да­нов: “Изә инде бу көрәш ди­гәннәре егетләребезне! Алар­ның сау-сәламәт калганнары си­рәк, әмма бер көрәшә башлагач, мәйданга чыкмый йөрәкләре түзми. Көрәш – егетлек бит ул!” – дип бәя бирде моңа. Тәҗрибә үзене­кен итте: быел да җиңү Сәетгалиевләр файдасына!


Ике атна элек туган авылымда – Мөслим районы­ның Мәлләтамак авылында да баш батыр исеме өчен тартышу шушылай мавыктыргыч булган иде. Аның үзенчәлеге шунда: финалда әтисе белән улы – Кадыйров Миндар бе­лән малае Динар көрәште. Анда, киресенчә, яшьлек өс­тенлек алды: Динар җиңде. Шулай да тәкәне Миндар җил­кәсенә салдылар, Динарга суыткыч тапшырдылар. Хәер, барыбер бер өйгә кайта инде.


Юртаклар ярышында Мөслимнең “Аргамак” ат-спорт клубында, Фазаил Вәлиев җитәкчелегендә тәр­бияләнә торган “Гамлет” кушаматлы тулпарны узучы табылмады. Хәер, “Гамлет” өченче ел да беренчелекне алган иде. Былтыр гына күрше Дүртөйле районы аргамагы җитезрәк булып чыкты. Шунысы кызык: ат ярышыннан рухланыпмы, шушы ук мәйданда ярты сәгатьтән хатын-кызлар һәм малайлар узышты. Алар да атлардан ким тырышмады.


Рәшит Минһаҗ

 

Арча


Соң булса да, уң булсын, ди халык мәкале. Ни­һаять, 16 июльдә Арчада да Сабантуй бәйрәме үтте. Рухы үзгәрәк булса да, бәйрәм бәйрәм инде ул. Көн дә бик матур, эссе, әмма бераз җиләс тә иде. Эссегә дә түзәр­сең, чөнки мондый көннәрне быел сагынып, көтеп алдык.


Бәйрәмне ачканда район җитәкчесе Илшат Нуриев та табигатьнең юмартлыгы, игенчеләребезнең фидакарьлеге белән басуларда мул уңыш үстерелүен билгеләп үтте. Хәзергә бар да әйбәт, авыл хезмәтчән­нәре бу көннәрдә терлек азыгы туплыйлар, уракка әзерләнәләр.


Сабантуй – төрле мил­ләтләрнең татулыгын күр­сәтә торган да бәйрәм. Хез­мәттә дә шулай бер­гәләп, бердәм булып матур нәти­җәләр күрсәтә алар. Әлеге рух мәйданда да ачык сизелә. Капкадан ке­рүгә татар, рус, мари, ке­рә­шен халыклары яшәе­шен, йолаларын чагылдырган йортлар каршы ала. Төрле уеннарда, бәйгеләр­дә мил­ләтеңә карамыйлар – иң мө­­һиме – көчеңне, оста­лыгыңны күр­сәт!


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Президенты Рөс­тәм Миңнеха­нов­­ның бәй­рәм котлавын җиткерде, һәр­кемгә сәламәт­лек, уңыш­лар теләде.


Мәйдан уртасына бер-бер артлы кыр батырлары, алдынгы терлекчеләр чыга. Район җитәкчесе Илшат Нуриев аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшыра. “Иген­че” хуҗалыгыннан Нияз Йосыф­җанов – район­ның быелгы сабан батыры. “Северный” ширкәтеннән Фәнис Вәлиул­лин – икенче, “Яңарыш” хуҗалыгын­нан Фирдүс Мортазин өченче урында.


Мәйданда – җигүле атлар. Быел алар егерме, бер-берсеннән аерып карарлык түгел, бар да матурлар, Сабантуй бизәкләре. Жюри да шундый нәтиҗәгә килде – һәркайсына 5әр мең сум акча бирделәр.


Бәйрәм эченә бөтереп алып кереп киткән “Дөнья иңли милли Сабантуйлар” дигән кереш өлешен әзер­ләүчеләргә, анда катнашучыларга аерым рәхмәт. Эшне ничек башласаң, шулай бетә, диләр бит. Бик матур башладылар, анда быел педагогика көллияте белән бергә мәктәп укучылары да катнашты.


Сабантуйның аерылгысыз өлеше булган милли көрәш кичкә кадәр дәвам итте. Ветераннар арасыннан Теләчедән Азат Шәй­хетдинов җиңде. Балалар арасында Арчадан Әлфис Һидиятуллин җиңү яулады. Яшүсмерләр арасында 40 килограммга кадәр авырлыкта Шушмабаштан Илдар Гобәйдул­лин, 60 килограммга кадәр педагогика көллиятеннән Булат Шәй­хет­динов, 45 килограммга кадәр Утар Атыдан Динияр Моратов, 50 килограммга кадәр Арчадан Инсаф Га­ләветдинов, 55 килограммга кадәр педагогика көл­лиятеннән Инсаф Корбангалиев, 70 килограммга ка­дәр Арчадан Данир Сөләй­ма­нов, 70 килограммнан югары авырлыкта педагогика көлл­ия­теннән Нәсим Габидуллин җиңүче булдылар.


Өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында 60 килограммга кадәр авырлыкта Арчадан Рөстәм Габделбәров менә ничә еллар инде беренчелекне бирми. 70 килограммга ка­дәр авырлыктагылар арасында Түбән Мә­тәскә егете Илшат Фазыл­җанов батыр калды. Финалда ул үзенең дусты, Татарстан чемпионы Рамил Хә­ким­җанов белән туры килде. Бу  иң матур көрәш булды! Икесен дә халык яратты, гөр­ләтеп кул чапты.


80 килограммга кадәр авырлыкта Наласа авылыннан Фаяз Зарипов иң көчле көрәшче икәнлеген күр­сәтте. Фаяз чиста, матур көрәшә! 90 килограммга кадәр авырлыкта Күпербаштан Ил­шат Идиятов, 90 килограммнан югары авырлыкта Арчадан Илнур Зәйнул­лин батыр калдылар. Илнур – район Сабан­ туеның быелгы абсолют батыры да.


Баш хөкемдар – Ренат Алиев һәр көрәшче, хө­кемдарлар турында кызык­лы итеп тулы мәгълүмат биреп барды. Быел ахырга таба көрәш вакытында мәй­дан уртасындагы концерт­ны туктатып торуларын тамашачы хуплады. Көрәш – Сабантуйның үзәге булуын аңлый башладык булса ки­рәк. Җырны аны мәйданнан читтә дә тыңлап була.

Ильяс Фәттахов  


Буа


Мин Ханты-Мансийскиның Мегион шәһәрендә яшим. Быел да ялымны Сабан туе көннәренә туры китереп алдым. Һава шартлары бәйрәм кәефен бераз төшерсә дә, атлыгып Буа-Аланга килдем. Бәйрәм рухы бар җирдә дә сизелә.


Кунакларга күңелле бул­сын өчен районыбыз җи­тәкчеләре бик тырышкан. Ул милли киемнән киен­гән егетләр-кызлар дисеңме, ул олы мәйданда ел батырларын тәбрик­ләү­ме, бар да тиешенчә, бар да матур.


Сүземне Буа-Аланда урнашкан татар өйләренең берсе Үзәк китапханә хезмәт­кәр­ләре тырышлыгы белән би­зәлгән Әдәби йорт турында башлыйсым килә. Биредә һәр ­нәрсә уйланылган, зәвык бе­лән бизәл­гән. Алгы план  китаплар тарихы турында күп нәрсә сөйли. Монда сөек­ле шагыйребез Г.Тукай һәм аның мәңгелек әсәрлә­рен­нән картиналар күр­гәзмәсе дә, китап тарихы, аның бөек­ле­ген ачкан стендлар, иске борынгы китаплар, мәдрәсә чорын чагылдырган  парта һәм каләм-кау­рыйлар, кызыл баш­лы сөл­геләр һәм суккан паласлар дисеңме... Һәр нәрсә тө­гәл уйланылган. Өй­нең икенче өлешендә кеч­кенә Апуш яшәгән авыл өе күренеше. Агач сәке, чигүле җәймәләр, шакмаклы өстәл җәймәсе өстендә кабыклы бәрәңге, йон эрләүче Апуш­ның апасы Саҗидә  һәм элеккеге эш кораллары.


Бусаганы атлап кергән һәркемне Сәгъди абзый йортында  сәкедә катык ашап утыручы ак күлмәкле Апуш каршы ала. Шулар өстенә кунакчыл ки­тапханә хезмәткәрләре. Алар  һәр кергән кешене коймак белән сыйлап тора. Теләгән кешегә утырып китап та укырга мөмкин.


Алар үзләренең эше турында зур дулкынлану белән сөйли. Талантлы яшь­ләре­безне үстерүгә дә зур тырышлык куюлары сизелә. Нәбиуллин Наил, Вә­ли­ул­лин Рәсим  үзләре язган шигырьләрен зур осталык белән укыды.  Камил Вәлиев Г.Тукайның “Туган авыл” җырын да бик матур башкарды.


Быел Үзәк китапханә оешуга 130 ел тула икән. Китабын зурламаган халык зур булалмый, ди халкыбыз. Чын­лап та шулай. Китапка игътибарны арт­­тыру,  мәхәббәт тәрбия­ләү өс­тендә эшләүче уңган якташларыма “Афәрин, бул­­дырасыз!” дип әйтәсе кил­де.

Тәскирә Пайвина

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 104, 15.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112