ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

“Әниебез гап-гади авыл карчыгы иде. Татарстанда андыйлар – меңәр”


Республикабызда яңа мәчетләр ачыла тора. Татарстан Диния нәзарәте белдерүенчә, аларның саны бүген мең ярымнан арта икән. Август ае уртасында бертуганнар – Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар тырышлыгы белән Чирмешәндә икенче мәхәллә мәчете ачылды.

2-2
Төзелеш барышында ук чирмешәнлеләр, горурланып: “Районда гына түгел, республикада да мондый гүзәл мә­чет юктыр!” – дип шатландылар. Халык та, мәчетне тө­зүчеләр дә бердәм рә­веш­тә килешеп, аңа “Мөшбикә мә­чете” дигән исем бирде­ләр.

“Мәчет төзүчеләрне күрәсем килде”

Район җитәкчелеге исе­меннән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинант Дәүләтшин мәчет бинасын төзүчеләргә бүләкләр тапшырды. Республика кү­лә­мендәге тарихи һәм әһә­миятле чараны ТР Президенты Аппаратының дин мәсьә­ләләре буенча рәисе Альберт Дерзизов та олылады.


Шулай ук әлеге күркәм вакыйга уңаеннанТатарстан Диния нәзарәтеннән мөхтә­рәм кунак – республи­ка­бызның баш казые Жәлил хәзрәт Фазлыев килгән иде. Ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сә­ламен һәм тәбрикләү хатларын тапшырып, тел мәсьә­ләсенә бәйле вәзгыятькә дә тукталды: “Минем яныма ки­ләләр дә: “Әйдә тел өчен көрәшәбез!” – дип әйтәләр. Тел өчен көрәшергә кирәкми. Туган телдә сөйләшергә ки­рәк. Алайса, кайбер кө­рә­шеп йөрүчеләр үз оныклары белән урысча сөйләшәләр. Мин монда сөенеп килдем. Мәчетләрне күп күргәнем бар, мәчет төзүче егетләрне күрәсе килгән иде. Аллага шөкер, менә бүген күрдем. Бу егетләр чит җирдә яшәсәләр дә, туган ягын, авылын онытмыйлар. Мондый егетләр булганда, милләтебез өчен горурлык хисе уяна, – диде ул. Милләткә хезмәт итү, телне саклау менә шушы инде”.


Шатлыклы вакыйга күп­санлы конкурслар лауреаты, инсафлы һәм нурлы талантыбыз – Сәйдә Мөхәммәт­җа­но­ва башкаруындагы мө­нә­җәтләр белән үрелеп барды. Сәйдәне зур дикъкать белән, бирелеп тыңладылар.


Бертуган Әгъләмовлар Сургут шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр. Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары мөфтие Таһир хәзрәт Саматов – аларның теләктәшләреннән берсе. “Мә­четне ихлас кешеләр генә төзи ала, – диде Таһир хәзрәт үз чыгышында. – Бу – тарихи вакыйга. Безнең әтиләребез 70-80 еллар элек мәчет­ләр­нең җимерелүен күргәннәр иде. Ә хәзер динебезгә ирек бирделәр. Без моны күзәтә алуыбызга бәхетле. Фазыл белән Миндар Әгъзам уллары бу эшне ихлас күңелдән эшләгәннәр. Алардан бу сәдәкаи-җария булыр”.


Чирмешән районының праваслау рухание Серафим атакай да мөселманнарның шатлыгын уртаклашырга килгән иде. “Олы йөрәкле кеше ди­гән сүз бар. Сез икегез, чыннан да, олы йө­рәкле кешеләр. Әлеге Аллаһ йорты яшәсен. Тыштан һәм эчтән матур бина булып кына тормасын, кешеләр үзлә­ре­нең шат­лыклары, кайгы-хәс­рәт­ләре белән килеп, монда гый­бадәт аша күңел тынычлыгы алсыннар иде”, – диде ул.


Район мөхтәсибе Мин­сә­гыйрь хәзрәт Метшин төзе­леш барышы хакында, мәчет­нең имам-хатыйбы һәм бертуган Әгъләмовларның риясыз гамәле турында җанла­нып сөйләде. “Мәчет бик матур, сыйфатлы һәм күркәм булды. Өч ел эчендә төзелде. Беренче елда аскы катны күтәрделәр, икенче елны диварларны өеп, түбәне яптылар, өченче елда эчке эшләре һәм мәчетнең тирә-юне ясалды. Ике манаралы мәчет. Ике ягында – тәһарәтханә. Җы­лы идәннәр, уку сыйныфлары, мәҗлесләр үткәрә торган заллары бар. Имам-хатый­быбыз – РИУ тәмамлаган 28 яшьлек Рафаэль хәзрәт Сафин. Алла теләсә, мәчетебез буш тормас, бу якта мәчеткә йөрүче 70ләп кеше бар, халык тартылыр”, – дигән өмет­ләре белән уртаклашты.


Үз акчасы хисабына мә­чет салдыручы бертуганнар­ның берсе Миндар Әгълә­мов ­мәчетнең архитекторы Илдар Минушев икәнлеген ис­кәртте. Прораб – бертуган Әгъ­ләмовларның абыйла­ры­ның кияве Азат Ихсанов, эш­челәре – Чирмешән егетләре.Материаллары бик зәвыклы, әйтик, кирпеч Башкорт­стан­ның Бәләбәй шәһәреннән кайт­кан, тышлагыч таш – Түбән Тагилдан, люстра бе­лән яктырткычлар – Дубай шә­һәреннән, тимер киртә­ләр, капка һәм манаралар Сур­гутта ясалган.

“Әниебез гап-гади авыл карчыгы иде”

Ике манаралы мәчетнең беренчел эскизы Миндар Әгъ­ләмовныкы. “Бу идея без­гә 4-5 ел элек килде, – ди Мин­дар  әфәнде. – Ел ахы­рын­да йомгак ясаганда, пред­прия­тиебез яхшы эш­лә­гән булу сәбәпле, акчабыз янга калды да, хатыннарыбыз: “Әй­дә­гез, мәчет салабыз!” – дигән тәкъдим ясадылар. Авыл халкы белән уртаклашып, мәчет­кә әниебез исемен бирергә булдык. Безнең әниебез Социалистик хезмәт герое да түгел, медаль-ор­деннары да юк. Гади авыл карчыгы. Татарстанда андыйлар – меңәр. Безнең әни – Бәркәтә авылы­ның Нурислам бай кызы. 1916 елгы. Аның үз-үзен тотышы, кеше белән сөйләшүе аерылып тора иде. 1921 елны безнең бабайны үтергәннән соң, ул үги әти белән үсә. Кияүгә чыгып, Әмир авылына китә. Без – 7 бала. Фазыл абый – алтынчы, мин – җиденче. Мөшбикә әние­без ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә тормышны тартып барды. Чөнки әтиебез сугыштан аяксыз кайтты. Әни­нең догалары да ихлас иде. Әнинең намаздан соң дога кылып утыруын кечкенә чагымда еш ишетә идем: “Йә Раббым, балаларымны башкаларга мохтаҗ итмә, һәр­бер­сенә аерым-аерым бир!” – дип Аллаһтан сорый иде. Аллага шөкер, шулай булды да. Һәрберебез белемле, иманлы, үз аягында нык басып тора. Мәчет әни­нең исемен йөртергә хак­лыдыр дип уйлыйм. Имам-хатыйп сайлау җиңел булмады. Өч кандидатура бар иде. Ник Рафаэль Сафинга тукталдык: чөн­ки ул яшь, белемле, өч баласы бар, дүртенчесе туарга тора. Демографик яктан да районга алты кеше кайтты дигән сүз! Имамнарны авылга кайтару өчен шартлар булдыру мөһим. Имамнар фәкыйрь булырга тиеш тү­гел. Алар яхшы машинада йө­рергә, яхшы өйдә яшәр­гә хаклы. Аларны без – ига­нә­челәр тәэмин итәргә тиеш. Байларга теләгем менә шул: жәлләмәсен акчаларын изге эшләргә, ул аларга икеләтә әйләнеп кайтачак”.


Фазыл Әгъләмов: “Әлеге эш чын күңелдән, халкыбыз хакына, милләтебезнең тарихы дәвамлы, гомере озын булсын өчен эшләнде. Бәлки, бу төзелгән мәчетләр, динебез, татарларыбыз, телебезне саклап калырга ярдәм итәр, дип хыялланабыз. Чөн­ки милләтебез, телебез бү­ген бик авыр хәл­дә... Аннары тагын бер нәр­сәгә өметләнәбез: бүген Татарстаныбызда дис­тә­лә­гән, йөз­ләгән миллиардер яши (без алар белән чагыштырганда, ярлы-ябага гына, араларында хәтта 22 яшендә “Forbes“ журналына кергән кыз бала да бар). Бәлки, безгә карап алар да халкыбызга берәр изгелек эшләп калырлар?! Аларның мөмкинлек­ләре бит бөтенләй башка. Барыбер бөтенесен теге дөнья­га алып китә алмаячаклар”.

“Энеләрем белән горурланам”

Бертуган Әгъләмов­лар­ның апасы Мәдинә ханым сүзләре дә яшьләргә юнәл­телгән иде: “Мондый энелә­рем булу белән мин бик горурланам! Авыр тормышта яшәдек. Утын юк, салам юк. Ничек үскәнне үзебез генә беләбез... Аллага шөкер, хә­зер бары да бар! Үткән авырлыклар артта калды. Кеше эшләргә, тырышырга тиеш! Кулыннан эш килсә, бары да була! Балаларыбыз дус-тату булып алга барсыннар. Шул вакытта Татарстаныбыз да чәчәк атачак”.


Чакырылган кунаклар, чирмешәнлеләр беравыздан Әгъләмовларның олы һәм изге эш эшләгәннәрен ассызыклады: “Мөшбикә апаны бик яхшы хәтерлибез. Бергә мәҗ­лесләргә йөри идек. Бу ике бала изге эш эшләгәннәр. Бик тырыштылар. Әниләрен мәңге­ләштерделәр. Шушындый мә­чет төзегән кеше оҗ­мах иясе булачак. Барлык ке­ше­­ләргә карата да ярдәмчел алар. Аллаһының  рәхмәте яусын! Әниләре шатланып, догасын биреп ятсын”.


Сөекле пәйгамбәребез: “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, – дигән. Әнкәйлә­ребезгә карата мәрхәмәт­лерәк булыйк. Әгъләмовлар кебек иганәчеләребез күб­рәк булсын иде. Газиз әни­ләренең исемен алар күркәм гамәл белән тарихка керт­теләр. Хәләл кәсебеннән өлеш чыгарырга кызганмаган киң күңелле, риясыз байларыбыз да ахирәттә җәннәт белән бүләкләнер дигән вәгъ­дә бар. Якташларын яңа мә­чет белән сөендергән бертуганнарга ике дөнья рәхәте на­сыйп булсын! Яңа ният­ләргә, башка игелекләргә дә Хак Тәгалә юлларын киң ачып торсын!


Чирмешәндәге әлеге күр­кәм Аллаһ йорты, кыя­мәткә кадәр хак юлга өндәп, иман-исламга юнәлтеп торучы, мөселманнарны тәрбия­ләүче изге Иман йорты булсын иде!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 126, 05.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр