ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

Хәнияләр башка булмас инде...

 
“Мин беркайчан да үземнең гап-гади авыл кызы икәнлегемне онытмадым. Әнә шул хәтер борын күтәрергә, һаваланырга, йолдыз чирен эләктерергә ирек бирмәде”. Хәния Фәрхи бу фикерен һәрбер әңгәмәсендә диярлек кабатлый иде. Татар зыялылары Әлфия Авзалованың кырыгын үткәргән мәҗлестә дә шушы сүзләрен искә алдылар. Кирәк бит ә, нәкъ шушы чара вакытында Башкортстаннан Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүе турындагы хәбәр килеп иреште.

1-1
Югалтулар елы булды бу. Әле кайчан гына гомерен татар журналистикасына багышлаган Исмәгыйль Шәрәфиевне озаттык,аннары продюсер Илфак Шиһаповны. Күп тә үтми Әлфия апабыз китеп барды. Инде татар эстрадасының иң ихлас җырчыларыннан берсе – Хәния Фәрхи белән мәңгелеккә саубуллашабыз.

 
Язучы Чыңгыз Айтматов Казанга кайткач, дөньялык белән исәп-хисапны өзәр алдыннан ватанына җаны тарткан, дип яздылар. Мөгаен, Хәния Фәрхи дә туган җиренә җаны тартканга ашкынгандыр. Башкортстанның Тәтешле районында 86 яшьлек әнисе яши, күрешергә кайтырга булган икән. Йөрәк өянәге кузгалып, ашыгыч ярдәм машинасында гомере өзелгән. Нишлисең бит, алты балалы гаиләдән инде өченчесе җир куенына иңдерелә.


Җырчылар аны ихлас, ачык йөзле, ярдәмчел дип бәялиләр. Эчендәгесе тышында иде, дип тә әйтәләр. Мөгаен, әнә шул ихласлыгы белән тамашачысын тапкандыр ул. Үзе дә бит, җырларымда яшим, анда – минем язмышым, уй-хисләрем дип әйтә торган иде.


Татарстанның атказанган артисты Фәймә Бикмуратова да аны язмышын җырга бәйләде дип искә алды:


– Без Хәния белән Казан театр училищесында бер курста укыдык. Шунда таныштык, тора-бара гаилә дусларына әверелдек. Хәния бик пөхтә иде, беркайчан да беркемгә каты бәрелмәде, гайбәттән өстен булды. Шуңа күрә аны төркемнең комсоргы да иттеләр. Исемнәре тарихка зур хәрефтән уелачак шәхес ул. Укуны тәмамлагач, без, 11 кеше, Әлмәткә кайтып киттек, аны Тинчурин театрына алдылар. Ире Фәнәвил белән бергә эшләделәр. Соңыннан ул Мәскәүгә китте һәм “Бәйрәм” ансамблендә эшли башлады. Хәниянең:  “Фәнәвилгә театрдан китәргә мәҗбүр итүе өчен рәхмәт әйтәм.

 

Эстрада мине бөтен Россиягә танытты, үзем теләгәнчә иҗат итәргә мөмкинлек бирде”, – дип сөйләгәне истә. Ул бәйсез булды, үз юлын булдырды һәм шул юлыннан тайпылмады. Кешелекле иде. Дуслыкның кадерен белде. Сәхнәгә чыгар алдыннан гына кайгылы хәбәр алганы да булды.

 

Тамашачының бит гаебе юк, дип концертын өзмәде. Хәсрәтен, энесе Нурисламны югалтуын “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә” җырына салды.  Тамашачысына хөрмәте шундый зур иде. Гади авыл сәхнәсендә да, калада да бердәй көч түкте. Без әле кемне югалтуыбызны аңлап та җиткермибез кебек тоела миңа.


Композитор, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин да иҗатының тулылыгын югары бәяләде:


– Эстрадага җырчылар күпләп килә. Исемнәрен дә, репертуарын да белеп бетерерлек түгел. Ә менә Хәния Фәрхи миллилеге, моңы белән беренче адымнарыннан ук тамашачының исендә калды. Аның үз йөзе бар иде. Репертуары беркемне дә кабатламады. Җырларында миллилек югалмады.
Хәния беркемне дә кабатламады, ә менә аны кабатларга тырышучылар шактый. Продюсер Рифат Фәттахов әнә шундый фикердә:


– Соңгы вакытта татар эстрадасы, татар җыры дәрәҗәсе турында сүзләр күп ишетелә. Бу җәһәттән үрнәк шәхесләрне барлыйбыз. Алар арасында, һичшиксез, Хәния Фәрхи дә бар. Чөнки ул – үз йөзе, үз моңы булган шәхес. Аның иҗаты башкалардан һәрвакыт аерылып торды. Шундый шәхес кенә сәхнәдә үз урынын таба ала. Ә бүген җырчыларның төп проблемасы – үз йөзеңне булдыру. Кызганыч, алар кемнедер кабатлыйлар, шәхси үзенчәлекләрен таба алмыйлар. Фестивальгә  эстрада номинациясен дә керттек. Анда да Хәниянең җырын гына түгел, манерын, алымнарын да кабатларга омтылучылар бар. Шәхесне күпме генә тырышсаң да, кабатлап булмый инде аны. Ә икенче яктан, мин бу омтылышларда хилафлык күрмим. Димәк, Хәния Фәрхинең мәктәбе  бар һәм аннан сабак алырга тырышалар.


Бу мәктәпкә нигез салу ансат булмагандыр аңа. Дөрес, җыр-моңлы гаиләдә үскән. Үзен белгәннән бирле җырлагач, мәктәпне тәмамлагач та Уфа консерваториясенә укырга керергә теләгән. 12 төтенле бәләкәй авылның ишле гаиләсеннән чыккан, башлангыч музыка белеме дә булмаган кызны монда колач җәеп каршы алмыйлар. Шуннан ул Мәскәүгә китә, текстиль училищесына укырга керә. Чөнки анда торыр урын һәм стипендия түлиләр иде, дип сөйли ул соңыннан бу карары турында. Җырлауны, әлбәттә, ташламый. Мәскәүнең Пятницкий исемендәге рус хорына йөри. Хор концертларының берсен шагыйрь Гәрәй Рәхим карый һәм татар кызына игътибар итә. Аның Хәниягә, синең урының бу түгел, Казанга кайт, дигән сүзләре барысын да хәл итә дә куя. Хәния Казанга кайта. Аннан театр училищесы, театр, “Бәйрәм” ансамбле. Әлеге ансамбльдән үсеп чыккан җырчылар шактый. Башкорстанда иҗат итүче Мирхәт Гайсин да иҗатын “Бәйрәм”дә башлый:


– 2003 елда мин анда алып баручы булып эшли башладым. Тора-бара дуэтларда катнаштым, үзем генә җырлый башладым. Башта каушабрак каласың бит инде ул. Хәния апа киңәшләре белән ярдәм итте, гомумән, кешелекле иде. Мин аны остазым дип саныйм.


Хәния Фәрхи дигәч, күпләр “Кайтам әле Әлдермешкә” җырын исенә төшерер. Әлеге җырның сүзләрен иҗат иткән композитор Тәслимә Низами аны матурлык һәм моң иясе дип атый:


– Татар һәм башкорт халкы мәдәнияте күгендә тагын бер якты йолдыз сүнде. Әле кайчан гына юбилей концертыма кунак булып килгән иде, ә Әлфия апа  Аввалова “Кайтам әле Әлдермешкә” җырын башкарган иде... Әле кайчан гына Хәния ханым шушы җыр өчен “Алтын барс”ка лаек булды.


Эчкерсез, ихлас, беркатлы, бераз гына шук Хәниябез дә арабыздан китте. Кабатланмас моң иясе ул. Үзәкне өзә торган ниндидер матур аһәң бар иде аның тавышында. Аның сәхнәдә үзен матур тотышы, зәвык белән киенүе генә дә ни тора. Ә елмаюына кушылып елмаймыйча калып булмый. Кеше шулхәтле матур булса була икән.


Кичә аны Башкортстанда зурлап озаттылар, бүген Г. Камал театрында хушлашабыз. Җырчыга әйтеләсе сүзләр дә күп калган, истәлекләр дә шактый. Халык яратуын шигырьгә салып та әйтә. Тәслимә Низами да фикерен шигырь белән әйтте:

 

“Мин кем диеп йөрмәдең,
Кылануны белмәдең.
Гадилек белән яуладың
Тамашачы йөрәген”.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 110, 29.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр