ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 149, 16.10.2018/

“Үз балаларын инглизчә укыталар”

 

Быелгы яңа уку елын барысы да көтеп алды. Берәүләр, мәктәптә туган телгә бөтенләй урын калмас, дип көенде. Икенчеләр исә, өй эше эшләргә күршегә йөрергә туры килмәячәк, дип сөенде. Туган телне әти-әниләр кулына тапшыруның нәтиҗәсен вакыт күрсәтер. Ә без уку йортларындагы вәзгыятьне белешергә булдык.

15-1  
Кабат сайлату нигә кирәк булды?

Узган ел республика мәктәп­лә­рендә туган тел итеп кемнең нинди телне өйрәнәсе бер хәл ителгән иде инде. Яңа уку елында 1нче һәм 5 нче сыйныф укучылары гына шундый иләк аша үтәргә тиеш иде. Ләкин “Мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр кертелү сәбәп­ле, кайбер мәктәп директорлары бу эшкә яңабаштан тотынган.


– Мәктәпнең асты өскә әй­ләнде. “Мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр кертелгәннән соң әти-әниләргә бернәрсә дә аңлатылмады. Алар арасында, бер нәрсә аңламыйча сайладык, дию­челәр дә, ярты гомерне урыс телен укырбызмы, дип аптыраучылар да бар. Ни өчен дигәндә, биш сәгать урыс теле, өч сәгать әдәбият каралган. Урыс телен туган тел буларак сайлаганда моңа тагын сәгатьләр өстәлә, – ди Лаеш районының Столбище мәктә­бендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Садыйкова. – Кызганыч, татар әти-әниләр туган теле итеп урыс телен сайлый. БДИ бирәселәре бар, дип борчылалар. Былтыр сайлаганча калса, татар теленнән баш тартучылар да күп булмас һәм укыту­чыларның да сәгатьләре кимемәс иде. Рас­писаниедә әлегә татар теле дигән сүз күрмәдем. Җиде татар теле укытучысының өчесен кыс­кар­талар дигән сүз дә булды. Ахыр чиктә, сәгатьләр саны кыскартылды. Узган уку елында атнага 20 сәгать  татар теле укытсам, хәзер 11гә калдырылды. Безгә директор сәламәтлекләре чиклән­гән балаларга физкультура, математика, информатика кебек фән­нәрне өйләренә барып укытырга тәкъ­дим итә.


Казандагы 116 нчы лицейның татар теле һәм урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Габдинова әйтүенчә, аларда вәзгыять начар түгел. “Былтыр әти-әни­ләрнең 66,5 проценты татар телен сайлады. Быел 1 һәм 5 нче сыйныфларда гына гаризалар языла. Менә шуннан соң төгәл сан билгеле булачак. Татарлар арасында туган телен сайламаучылар бик аз. Урыслар арасында исә сайлаучылар күп”, – ди мөгаллимә.

Барысы да укытучыдан тора!

“Кирәк чакта укытучы әти-әни­ләрне үгетли ала”. Чаллыда узган август конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әнә шулай дигән иде.


– Ни өчен безнең татар әти-әниләре туган телне өйрәнү мәсь­әләсендә әби-бабайлары белән киңәшләшмичә карар кыла? Кем аларга шушы буында тел бетәргә тиеш дигән ризалык биргән? Бала никадәр күбрәк телне белсә, көн­дәшлеккә шулкадәр  сәләтлерәк булачак, – диде ул.


Дөрес, аның бу сүзләренә каршы чыгучылар да бар. Янәсе, укытучылар әти-әниләрне татар телен сайларга мәҗбүр итәчәк икән. “Сыйныф җитәкчесе телнең ирек­ле рәвештә сайлануын тәэмин итәргә тиеш. Бу аның көченнән килә. Укытучылар бу эшкә җаваплы карар дип ышанам. Менә шуны әйтәсем килде”, – дип ачыклык кертте Борһанов.


Әти-әниләр үзләре дә күп нәрсәнең укытучыдан торуын яшер­ми. “Безне укытучы мәҗбү­риләмәде. Әмма шул ук вакытта Татарстанда яшәгәч, татарчаның кирәк булуын төшендерергә тырышты. Урыс әти-әниләрнең дә күбесе татар телен сайлады. Татар телен дәүләт теле буларак та укырга була. Бу очракта дәресләр җиңел булачак. Татар телен начаррак белгәч, кече кызымны шул төркемгә яздырдым. Олысы исә туган тел буларак укыячак. Анда инде татар теленең бар нечкә­лекләрен өй­рәтәчәкләр”, – ди Казанда яшәүче Зилия.


Шул ук вакытта мәктәптә узган җыелыштан берни аңламыйча кайтучылар да бар. Татар телен ге­нә түгел, урыс телен дә туган тел һәм дәүләт теле буларак сайлап була, дип гаҗәпләндерде бер әни. Икенчесе мәктәптән, татар теле дәүләт теле буларак укытылачак, дип кайткан. “Узган ел сайладык бит инде. Быел тагын нигә сайларга? Дөнья шуңа калдымыни? Урыс мәктәбендә укысак та, кызыбыз татар сыйныфында белем ала”, – ди бар яктан да тыныч булган Гөлназ. Укытучыларны да аңлап була. Татар телен сайлагыз, дип турыдан-туры әйтә алмыйлар. Берәүне дә мәҗбүриләргә ярамый! Закон шулай куша. Туган тел мәсьәләсенең һаман очына чыга алган юк әле.

“БДИны бирә алмаслар, дип куркалар”

Авыл мәктәпләрендәге әти-әниләр күндәмрәк тә, юкка-барга тавыш та чыгарып йөрмиләр кебек.  Әмма бу туган тел мәсьәлә­сендә дә шулаймы?
Кайбер авыл мәктәпләрендә әти-әниләрнең күбесе фәннәрне урыс телендә укытуны хуплый. “Татар мәктәбе булгач, татарча укыйбыз, дип һәрвакыт нык торырга тырыштым. Әмма кайбер әти-әниләр арасында укытучыны урысча укытырга күндерүчеләр дә булган. БДИны бирә алмаслар дип куркалар”, – дип сөйли республикадагы бер зур мәктәпнең директоры.


Ул үзе, татарча укытыгыз, дип сөйләнеп йөргән кайбер милләт­пәрвәрләрне дә, түрәләрне, депутатларны да аңлап бетерә алмый. “1990 елларда милли күтәрелеш вакытында татар телен яклау­чылар­ның балалары турында да кызыксындым. Алар татар түгел, инглиз, төрек сыйныфларында белем алган. Хәзер дә түрәләр балаларын хәтта урысча да түгел, ин­- ­г­лизчә укытырга омтыла. Үзебездә түгел, чит илләрдә. Ә бездән татарча укытуны таләп итәләр”, – ди ул.


Саба районының Олы Шыңар мәктәбендә барлык әти-әниләр дә татар телен сайлаган. “Татар мәк­тәбе булгач, андый проблема килеп чыкмады. Бер генә әти-әни дә урыс телен сайламады. Барлык сыйныфлар буенча гаризалар яздырттык”, – ди директор Рамил Мө­барәков.


Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан әти-әниләрнең сорауларына ачыклык кертүне сорадык.


– Әлегә күпме укучының нинди тел сайлавы билгеле түгел. Барысы да җыелышлар үткәч, билгеле булачак. Федераль дәүләт стандартлары буенча татар теле туган тел буларак укытыла. Дәүләт теле буларак каралмаган. Шул ук вакытта мәктәпләрдә татар телен укырга теләгән башка милләт балалары да бар. Аларга татар теле дәүләт теле буларак тәкъдим ите­лә. Әмма документларда андый нәрсә каралмаган. Бу аралашырга өйрәтә торган дәресләр булачак. Элеккечә әйт­кәндә, татар телен өйрәнүче урыс төркемнәре инде бу. Туган телне яңа уку елында 1, 5 сыйныф укучылары гына сайларга тиеш, – ди министрлык­ның милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әх­мәт­җанова.

Татар теле укытучысы кемгә әйләнде?

Ә татар теле укытучылары бе­лән нәрсә булып бетәр? Узган ел татар теле һәм әдәбияты укытырга сәгатьләр саны кыскартылгач, аларны башка фән укытырга әзерләргә керештеләр. Моның өчен республика казнасыннан 28 миллион сум акча бүлеп бирел­гән. Яңа уку елына республикада 1200 татар теле һәм әдә­бияты укытучысы башка фәннәр­не укыта башлады. Курсларда күбрәк Казан, Чаллы, Әлмәт, Тү­бән Кама шәһәр­ләре, Яшел Үзән, Кукмара, Бөгелмә районнары мөгаллимнә­ре белем алган. Татар теле һәм әдәбияты укытучыла­рының 33 проценты – урыс теле һәм әдә­бияты, 27 проценттан артыграгы башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген үзләштергән. Арада һөнәрен башка фән укытучысына, тәрбиячегә алыштыручылар бар. Быелдан КФУ ике телне дә камил белгән педагог­лар әзерләү эшен башлады. 125 кеше максатчан программа буенча белем алачак. Алар арасында Минзәлә һәм Арча педагогика көллиятләрен тәмамлаучылар да бар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 130, 07.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр