ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Башта – милли кино,  аннары... башкалар

 

Башланганда, безнеке­ләр­дән кызыл келәмнән нибары Илдар Ягъфәров һәм улы белән Фәрит Бикчәнтәев узган иде. Алар “Күктау” фильмын тәкъ­дим иттеләр. Бүген Татарстан режиссерлары ике дистәгә якын картина бе­лән сокландырды. Шуның өчен генә дә кино бәйрә­мен оештырырга кирәк иде. 

2

 Жюри әгъзасы, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы ди­ректоры Зилә Вәлиева әнә шулай диде. Быелгы кино бәйрәме Татарстан өчен уңышлы булды. Татарстан Президентының кино сән­гатендә гуманизм өчен бил­геләнгән махсус бүләге “Мул­ла” фильмына тапшырылды. “Мулла”быз “иң яхшы режиссер эше“ номина­циясендә дә җиңде. Безне­келәр – балалар өчен иң яхшы милли фильм төшерү­челәр дә. Елена Ермоли­на­ның “Гульназек – победитель дивов” картинасы әнә шундый бүләккә лаек булды. Бу картинаның бердән­бер артисты – Камал театры актеры Илдус Габдрахманов. Нурания Җамалиның “Үксезләр”е исә “тамашачы мәхәббәте“ номина­циясен­дә билгеләнеп үтелде. Галина Долматовскаяның Чистайга багышланган картинасы тулы метражлы иң яхшы милли фильм дип табылды. Кү­ренгәнчә, Татарстан бүләк­ләргә бай булды.

 

Жюри әгъзасы, СССР дәүләт премиясе лауреаты, режиссер Шөһрәт Мәхмү­дов фикеренчә, башта нәкъ менә милли фильмнарны кайгыртырга кирәк тә инде. Ул моны финнар мисалында аңлатты:

 

– Теләсә кайсы илнең фестиваль оештыручылары милли кинематографны үс­терүне максат итеп куя. Һәм бу бик табигый. Мисалга Финляндиядә уздырыла торган документаль фильм­нар фестивален китерәм. Халыкара бәйгедәге 54 картинага – бер бүләк, ә милли бәйгегә кабул ителгән 8 картина өчен 6 бүләк каралган иде. Шул ук вакытта милли бәйге картиналарын югары дәрәҗәдә дип тә әйтеп булмый. Шушы фестиваль җитәкчесенә: “Төр­ле илләрдән килгән халыкара бәйгегә нибары бер бүләк каралган, бу бит гадел түгел“, – дип әйттем. Ул, исе дә китмичә: “Ә без бәйгене сезнең өчен оештырмыйбыз, безгә милли киноның күтәрелүе кирәк“, – дип җавап бирде. “Безгә үзебезнеке­ләрне дөнья дә­рәҗәсенә чыгарырга кирәк. Ә сезне безнекеләр өйрән­сен өчен чакырабыз”, – диде. Белә­сез­ме, алар максатларына иреште. Финнар­ның документаль фильмнары бүген дөнья дәрәҗә­сендә төше­ре­­лә. 

 

12 кешедән торган жюрига соңгы көнне 14 сәгать фикер алышырга туры кил­гән. Нәтиҗәдә, гран-при Казахстан режиссеры Әдел­хан Ержановның “Ласковое безразличие мира” фильмына бирелде. Бу картина­ның операторы – Татарстан егете Айдар Шәрипов. Әле­ге фильм Казан фести­валенә кадәр Канн фести­валендә җиңү яулаган иде инде. 

 

Фестивальдә Россия режиссеры һәм актеры Вера Глаголеваның “Не чужие” картинасы жюриның махсус бүләген алды һәм әлеге фильмда катнашкан Лилия Волкова хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы дип табылды.

 

“Иң яхшы хатын-кыз роле“ номинациясендә “Сумерки” дигән Кытай фильмыннан Юан Ли да жиңде. Иң яхшы ир-ат ролен башкаручылар да икәү: Куандык Дюсенбаев (“Ласковое безразличие мира”, Казахстан, Франция) Мәхмүт Хә­мид (“Ксерокопия”, Мисыр) 

 

Алдагы саннарда җиңү­гә дәгъва кылучыларның берсе – Ираннан “Гөлнизә” картинасы дип язган идек һәм ялгышмадык. Бу картина “иң яхшы оператор эше“, “иң яхшы режиссер эше“ номи­нацияләрендә билге­ләп үтелде. 

 

Башланганда, фильм гына түгел, кунакларны урнаштырыр өчен кунакханә­без дә юк иде әле. Ул чакта Татарстан Кинематографистлар берлеген җитәклә­гән Зөфәр Бохараев әнә шулай диде. Режиссер кунак­ларны пристаньда туктап торган теплоходларга урнаштыруларын сөйләде. Зөфәр Бохараев шундый кыенлыклар белән башланган чараның беркайчан да тукталып калмаячагына ышаныч белдерде. Чөнки кино ул – ишек, диде икенче режиссер Әхмәд Зайери (Иран). Аныңча, ул ишек мәдәниятләр аралашуы, аңлашу өчен ачык булырга тиеш. Казан халыкара мө­сел­ман фестивале әнә шул миссияне башкара, ул аралашу өчен ишекне ача. Нәтиҗәдә “Россия – ислам дөньяcы”, “Яшьләр киносы”, “Балалар кинодөньясы” дигән мәйданнар барлыкка килде. Төркия, Мисыр, Швейцария, Казахстан фес­тивальләре җитәкчеләре белән үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Ә иң әһәмиятлесе, сөй­ләшүләр нәтиҗәсендә ур­так проект барлыкка килде. Фестиваль азагында Төркия белән Татарстан режиссерлары Мәхмәт Галәү әсәре нигезендә “Сафа һәм Са­җидә” фильмына керешү­ләре турында игълан итте­ләр. Картинаның сценарий авторы, режиссерларның берсе Илдар Матуров сце­нарийның 10 ел язылуын билгеләп үтте. Бу картина Татарстан өчен дә, Төр­киядә яшәүче милләттәш­ләребез өчен дә әһәмиятле, диде иҗат төркеме. 

 

Фестивальнең 14 нчесе­нә нокта куелды, 15нчесе старт алды. Анысы да Татарстан өчен уңышлы булыр дип өметләнергә нигез бар. Әле без Рөстәм Рәшитовның “Кире” фильмын карамадык. Фәрит Дәүләтшин да әлегә Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән киносы­ның тизерын гына күрсәтте. “Әпипә”, “Су анасы”, Остаз­бикә”ләрне дә карап өл­гермәдек. Кыскасы, Татарстан киносы ишәя. Сан белән сыйфат та күтәрелә. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 131, 12.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр