ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

//

Бергә тотынсак, чүпне  җиңәрбез!

 

15 сентябрь көнне Татарстан “Бөтендөнья чисталык көне”нә кушыла. Тирә-якка битараф булмаганнар, экологлар уздырган чараларда катнашып, тирә-якны чистартуга үзеннән өлеш кертә ала. Республикада “Илне җыештыру”, “Яшел Россия”, “Эшлибез!” дигән акция башлана. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре күмәк өмәгә чыгучылар күп булыр дип өметләнә.

1-1

“Башкалада өмә өч урында үтәчәк. Теләгән кешеләр Урта Ка­бан күле буен җыештыра ала. Шу­лай ук Имәнлек урманын да чүп-чардан арындырмакчы бу­лабыз. Әмма үзәк урын итеп Зәңгәр күл буен сайладык, – ди Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков. – Рус географиясе җәмгыяте вәкил­ләре күлнең төбенә үк төшәчәкләр. “ЧИСТАБУЛАЧАК” хәрәкәте акти­вист­лары өмәгә килгән кешеләргә күңелле ял да вәгъдә итә. Иң ты­рыш, актив җыештыручылар арасында уеннар уздырылачак. Шулай ук бүләкләр таратачакбыз”.

 
Казан халкы өчен тагын бер яңа­лык – алар артык макулатура, эш­ләми яткан батарея, плас­тик савытларын да өмә барган урын­нарда тапшыра алачак. Ре­спу­бли­каның күп кенә район­на­ры да эко­логик өмәгә кушылачак. Нур­лат шәһәренең “Дуслык” скве­рын­да, Тү­бән Каманың “Гаилә”, Зәйдә “Энер­гетик” һәм Р.Ш.Фәр­диев исе­­мен­дәге паркларда җыештыру эшләре башкарылачак. Алабуга, Чаллы, Чистай халкы да тик утыр­мая­чак. Алар да экологик акциягә кушыла.

 
– Соңгы елларда чүп-чар про­блемасына караш үзгәрде. Элек кеше үз артыннан җыймый иде. Акыллы яшьләребез үсеп килә. Мәктәпләрдә уза торган экология сәгатьләре бушка үтми, димәк. Министрлыкка да укучы балалар тарафыннан чүплекләр хакында мәгълүмат килеп тора. Димәк, алар тирә-якка битараф түгел. Шуңа да безнең бар өмет – яшьләрдә. Бергәләп тотынсак, чүп-чардан котылырбыз кебек. Бары тик бер генә үтенеч – һәркем үз кулындагы чүпне тиешле урын­га куйса, тирә-ягыбыз тагын да ямьлерәк булыр иде, – ди министр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 131, 14.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр