ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Кукмарадан кунак өзелми

 

Соңгы берничә айда Кукмара шәһәренә гел кунаклар җыела. Килгән кешегә күрсәтерлек эшләре бар, димәк. Моның шулай икәнен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әйтеп узды. Кукмарада Татарстан халыклары ассамблеясы советының күчмә утырышы үткәрелде.

2-3  
“Күптән түгел республика буенча барлык педагогларны җыйды­гыз. Хәзер менә без дә, тәҗрибә уртак­лашырга, эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясарга дип, сезгә килдек. Кукмара районында һәр милләтнең үсеше өчен рухи һәм матди база булдырылган. Без моңа бүген тагын бер тапкыр инандык”, – ди ул. Районда 29 милләт вәкиле дус-тату яши.


Кунакларны “Йолдызлык” балалар бакчасында мари, удмурт, керәшен халкының кул эшләре, гореф-гадәтләре белән таныштырып уздылар. Төп рольне балалар үтәде. Кечкенә генә сабый куллары әллә нинди эшләр башкара. Калган тукыма кисәкләреннән энәсез генә курчак ясап кую, шул калдыклардан урындык җәймәсе ясау – барысы да безнең күз алдында башкарылды.  Элек-электән итек басучылары белән дан тоткан Кукмара халкы бу юлы да әлеге һөнәрен күрсәтми калмады. Күңелгә үтеп кергән очрашу­ларның берсе  Атлас Булатов һәм Чыңгыз Айтматов исе­мендәге гимназияләр укучылары белән булды. Берничә милләт баласының үз телен, гореф-гадәтен белү генә түгел, башкаларныкын өйрәнүе, үзара дус-тату яшәүләре күпләргә үрнәк итеп куярлык иде.


Утырышның да төп максаты  халыклар дуслыгын арттыру, үзара татулыкны тотрыклы итү, республика күләмендә килеп туган проблемаларны бергәләп чишү юлларын эзләү иде. Фәрит Мөхәммәт­шин мигрантлар һәм яшьләр белән эшләүгә тукталды. Баксаң, Татарстанны “яратучылар” саны  арткан.  2018 елда 179 илдән 240 мең кеше килгән. “Алар безгә эшкә дип ки­лә. Әмма миграция бүлеге аша исәпкә алынып, эшләүчесе ге­нә аз. Күбесенең кайдалыгы да билгеле түгел. “Республикада берни белән шөгыль­лән­мәүче чит ил кешеләре нишләргә мөмкин? Аларның язмышын бе­лергә кирәк. Кайберәүләре читтән килә, бер фатирга теркәлә. Берәү генә түгел, 20шәр булалар. Димәк, аларны кемдер терки бит. Менә шушы проблеманы ачыклап бетерергә кирәк, – ди ул. – Дөрес, Та­тарстанда халыклар дус-тату яши. Бездәге тормыш шартларына кызыгып килүчеләр дә бар. Тик алар югалмасын”.


– Эшкә дип килеп, теркәлмәүче кешеләр Яшел Үзән, Питрәч, Чис­тай шәһәрләрендә күп. Әлмәткә дә 100 кеше килсә, шуның 90ы күренми. “Резин“ фатирларда кем­нәр яшәгә­нен районнардагы хез­мәткәрләр беләме? Рөхсәте булган кешеләр төзелештә эшли. Республикага керер өчен үзбәк, таҗик милләте вәкилләре “рус телен бе­лә“ дигән ялган язулар китерә. Аларның күбесендә ялган дипломнар да була. Менә бу проблемаларга аерым игътибар бирсәк иде, – ди Татарстан эчке эшләр бүлегенең Миграция сораулары буенча ида­рә җитәкчесе Артем Кузнецов.


Татарстан яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров  башкарылган эшләренә хисап тотты. “Киләчәктә барлык районнарда да үз кешеләребезне булдырып, яшь­ләр белән эшләр өчен шартлар тудырачакбыз. Бер көндә генә башкарыла торган эшләр түгел болар. Әйтик, мөм­кинлек булган җирдә укучылар өчен кирәкле чаралар уздырабыз. Шулай итеп, үсеп ки­лүче яшь буын белән аралашабыз”, – ди ул.


“Хәзер милли-мәдәни оеш­ма­ларның эшчәнлегенә ярдәм итәр­гә кирәклеген барлык район башлык­лары да аңлый. Мин инде ассамблеяның башкарма комитеты җитәкчесеннән теге яки бу район башлыгының аны кабул итмәве турында шикаятьләр ишетмим. Ләкин җитешсезлекләр бар”, – ди аны тыңлагач, Фәрит Мөхәммәтшин.


– Республикада уза торган форумнар, милләтара мәсьәләләр буенча республика районнарында уздырылган чараларның формасын уңай бәялим һәм бу практиканы туктатмаска тәкъдим итәм. Республика ведомстволарына яшь­ләр арасында тәрбия эшләре алып баруны көчәйтергә кирәк. Бигрәк тә Татарстанның яңарак кына барлыкка килгән Яшьләр эшләре буенча министрлыгына, –  диде ул.


Утырышта Халыклар дуслыгы йортларын арттыру кирәклеген дә әйттеләр. Хәзерге вакытта республикада сигез “Дуслык йорты“ эшли. Озакламый Спас районында да ачылыр дип көтелә. Әлегә кадәр Әлмәт районында мондый бина булмаган. Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы вәкилләренә ел ахырына кадәр бу эшне тәмамларга дигән бурыч куйды. Читтән килгән кешеләр үз гореф-гадәтен онытмасын, Татарстанда үзенең өендә кебек хис итсен өчен республика җитәкчелеге барысын да эшли.  Казан дәүләт университеты галим­нәре безгә бәхет эзләп килгән хатын-кызлар арасында сораштыру үткәргән булган. Алар бер дә зарланмаган. Республика халкы­ның үзләренә карата яхшы мө­гамәләдә булганын җиткергән. Мө­селман илләреннән килүчеләре дин тотарга мөмкинлек булдырганга рәхмәтен җиткергән.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 132, 14.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр