ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

//

Күршеләрегез шаулыймы?

 

Татарстанда көндез “тынлык сәгате” гамәлгә кермәгәе. Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчесе урынбасары Рафил Ногъманов әйтүенчә, бу хакта сорап, депутатларга яшь әниләр мөрәҗәгать иткән. Алар көндез сәгать бердән алып сәгать өчкә кадәр тавышлануны канун нигезендә тыярга тәкъдим иткән. Чикләү барыннан да бигрәк, күпкатлы йортларда яшәүчеләргә һәм торак йортлар тирәсендә шау-гөр килүчеләргә кагылырга мөмкин. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Пермь крае, Архангельск өлкәсе кебек илнең кайбер төбәкләрендә мондый көндезге “тынлык сәгате” күптән гамәлдә икән инде. Татарстанда канун нигезендә эш көннәрендә кичке сәгать уннан алып иртәнге сәгать алтыга кадәр, ялларда исә кичке сәгать уннан алып иртәнге сәгать унга кадәр тавышланырга ярамый. Моның өчен физик затларга – 1 мең, юридик затларга – 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Сезнең күршеләрегез шаулыймы?

3-1

Әскәр ХӘСӘНОВ, башкаладагы төзелеш оешмасында прораб:

 
– Штраф өстенә штраф кертер­гә түгел, күршеләрең белән яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Күп­катлы йорт тирәсендә төзелеш алып барганда, төзүчеләрдән чыккан тавыш күрше фатирда барган ремонтныкыннан ким түгел. Яңа­лык безгә дә кагылса, бик зур югалтуларга китерәчәк бу. Төзүчегә көн­­дез ике сәгать буе кул кушырып утырган өчен кем түләячәк? Өстә­венә төзелештә эш бер-бер­сенә бик нык бәйләнгән. Бетончы ике сәгатькә туктап кала икән, ташчыларга ярты көн эш булмаячак. Әле­ге мәсьәләне җентекләп тик­ше­рергә кирәк.

Андрей ДАУТОВ, полиция хезмәткәре:

 
– Һәр канунга канун бар диләр­ме әле? Проблема бар, әмма аны тиз генә хәл итеп булмаячак. Без­нең участокта, мәсәлән, көно­зын яңа туган бала елавыннан, кечкенә балаларның фатир буйлап пыр туздырып чабып йөрүеннән зарланучы әби-бабайлар бар. Андыйларны нишләтергә? Без төнлә тавышланучыларга барып, берк­етмә төзибез, аңлату эшләре үткә­рәбез. Әлеге хәл кат-кат кабатланса, штраф салабыз. Гамәлдәге канун нигезендә “тынлык сәгате” вакытында кычкырып сөйләшергә, җыр­ларга, телевизор, радионы акыртырга, уен коралларында уйнарга, ремонт эш­ләре башкарырга ярамый.

Юныс Гайнуллин, табиб-психотерапевт:


– Көндезге “тынлык сәгате” өй­дә утырган кешеләргә кирәк. Аннары ул вакытта бакча балалары да йоклый, хастаханәләрдә дә йокы сәгате бар. Без эшли торган кеше булгач, иртән өйне бикләп чыгып китәбез, кичкырын кайтып керә­без. Көн саен шулай. Ә өйдә утырган кешегә көчле музыка да, ремонт техникасы тавышы да тәэсир итми калмый. Мондый тавышлар ешайса, бигрәк тә тыныч­сызла­насың. Каядыр качып та котыла алмыйсың, бүлмәдән бүл­мәгә йөрүнең дә файдасы юк. Без­нең күршеләр арасында да төнлә тынычлык сакламаучылар бар. Бер карасаң, аларны да аңлап була, чөнки – яшьләр. Көлешәләр, кычкырып сөйләшә­ләр, бииләр, күңел ачалар. Төнлә колакны ярырдай булып ишетелгән музыка тавышына түзә алмыйча, фатирларына кереп, тәртипкә чакырып төшкән вакытлар да бар. Тик тавышланган өчен кемгәдер штраф салганнар икән дигәнне ишеткә­нем юк әле.

Гөлсирә Кадыйрова, пенсионер:


– Төрле вакыт була инде, шәһәр җирендә бигрәк тә. Гомер буе яшәгән Чистай районыннан Казанга күченеп килгәч, баштарак ыгы-зыгы нык сизелде, аннары иялән­дем. Быел җәй йортыбыз тирәсен төзекләндерделәр. Ул ай ярымга сузылды. Шау-шулардан зарланучылар да булды. Мин тавышны аңлап кабул иттем. Озак кына вак ташларга басып йөреп, аяк кием­нәре бозылып бетсә дә, трактор тавышлары гүләп торса да, бер бетәр бит инде, аннары йортыбыз тирәсе матурланыр, шул мәйдан­чыкта балаларыбыз, оныкларыбыз рәхәт­лә­неп уйнар, аналарга коляска этеп йөрергә җайлы булыр, дип, үземне тынычландырдым. Йортыбызда халык тату яши, төнге йокыны бүлгәннәре юк. Шулай да депу­татларның фикерен хуплыйм, тынычлык кирәк.

Зәлидә Госманова, Казанда ипотека йортында яшәүче:


– Фатирга яңа гына күчкән вакытта эш кораллары тавышыннан 16 катлы йорт дырылдап тора иде. Акчасы булганнар фатирларына ремонт ясатып калды. Инде бу ке­ше­ләр башка җиргә күченеп китте, яңалары килде. Тик алар ремонт проблемасын аңламый. Хә­зер эшкә элек чират җитмәгән­нәр тотынды. Тик бер генә көннең дә проблемасыз үткәне юк. Борауларга гына ке­решәсең, “ватсап” төрке­мендә: “Кем­нәр шаулый анда? Балалар йоклый бит. Намусыгыз юкмы әллә?” – дип канәгать­сезлек бел­дерә башлыйлар. Менә шуннан башлана да инде бәхәс. Берәүләр­нең ремонт ясатасы, икенчеләрнең көндез бала йоклатасы бар. Ахыры хәтта үпкә­лә­шүләргә кадәр барып җитә. Соңгы вакытта төнге йокы да качты. Өске катта фатир арендалау­чы яшьләр тынлык дигән нәрсәне бөтенләй белми. Полиция дә чакыртып карадылар инде, файдасы юк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 131, 14.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр