ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

“Карурман” белән Европаны елатты

 

Татар җыры опера сәнгатенең дөнья күләмендә танылган йолдызларын да әсир итә.Прага шәһәрендә узган “Vissi D’Arte” халыкара академик вокал бәйгесендә лауреат булган Алмаз Сөнгатуллин әнә шулай ди. Егет опера арияләре белән беррәттән татар җырларын да башкарган. Татар егетенең  милли моңнар белән таныштыруы бушка китмәгән, аны Европа театр­ларына эшкә чакырганнар.

 

п

 

– Алмаз, халыкара вокал бәй­гесен үзең эзләп таптыңмы?

 

– Юк, мине әлеге чараны оештыручыларның берсе – Таһирә ханым Минаҗдинова чакырды. Ул барыбызны да тиң күреп ярдәм итеп йөрде, рәхмәт инде аңа. Быел бәйгедә 30дан артык яшь башкаручы катнашты. Россиядән без өчәү идек, татарлардан мин үзем генә. Әлеге чарадан соң берничә театрга чакыру алдым. Әлегә кайсын кабул итәчәгемне әйтә алмыйм. Моннан тыш минем дөньяга карашым үзгәрде. Баксаң, һәрбере­безнең мөмкинлекләре зур, тик үзебезне ниндидер кысаларга куып кертеп, чикләнәбез һәм кызыксынмыйбыз гына икән. Мин бик күп сәнгать осталары белән таныштым. Аларның тавышымның мөмкинлекләренә биргән бәясе тагын да канатландырды.

 

– Академик вокал үзе үк тар кысага куып кертмиме?

 

– Киресенчә, академик юнә­леш иҗат офыкларын киңәйтә, дөньяга чыгара дип саныйм. Хәзерге көндә Мәскәүдә яшим. Анда академик җырчылар өчен алты театр бар. Мин Е.В. Колобов исемендәге Яңа опера театрында эшлим. Перспектива бар, бары тик үзеңдә вокалны да, артистлыкны да үстерергә ки­рәк. Бездә бит кайсылары бик шәп җырлый, ләкин сәхнәдә яши белми. Яки бик шәп артист була, ә тавыш мөм­кинлекләре чамалы. Ике юнә­лештә дә үссәң генә тамашачың барлыкка килә. Бездә андый татар кызлары, егетләре җитәрлек. Дөрес, консерватория тәмамлап, опера җырчысы булырга бөтен мөмкинлекләре булган кешеләр арасында эстраданы сайлаучылар да бар. Чөнки эстрада бөтен җирдә – экраннарда да, радиода да. Эстрада, сәнгать булудан бигрәк, бизнеска әверелде. Опера сәнгате экраннардан төште, ләкин үз урынын югалтмады. Эстрададан ал­җыган кеше ахыр чиктә югары сән­гатькә тартыла.

 

– Яңа опера театры эстрадага якынлашкан театрмы?

 

– Ул – чагыштырмача яшь театр. Быел 26 нчы сезонны яптык. Опера театрлары рейтингында ул беренче урыннарда бара. Ләкин бу эстрадага якынлашу хисабына түгел, югары сәнгатьне андый дәрәҗәгә төшереп булмый. Репертуарны күбесенчә классик әсәрләр тәшкил итә. Театр заманнан калышмый, бөтен хикмәт, мөгаен, шу­ндадыр.– Ләкин син кайнаган казанда  татар музыкасы яңгыра­мый.– Татар музыкасы күңелемдә һәрчак яңгырап тора. Эштән кайткач та, ял итәр өчен, татарча җыр куям. Ул ешрак әти дискы була. Еш кына кушылып җырлыйм да. Ә опера театрында үзгә мохит. Әлеге мохит миңа бик ошый, гомерем буена үземне шушы дөнья­га әзер­ләдем. Ләкин бу дөнья мине мил­ләтемнән читләштермәде. Әти-әниләр кечкенәдән милли горурлыкны сеңдерделәр, күңе­ле­мә иман орлыклары салдылар. Менә әле намаз укырга да өйрән­дем. Булачак хәләл җефетем дә иманлы татар кызы булыр, иншалла.

 

– Мирсәет Сөнгатуллин улы булу иҗатыңны, шәхесеңне кү­ләгәдә калдырмыймы?

 

– Киресенчә, ярдәм итә. Әти җырчы булмаса, мин бәлки сәнгать юлын сайламаган да булыр идем. Чын сәнгатьне аерырга өйрәтмәсә, бәлки опера театрына барып та кермәс идем. Кечкенә вакытта ул классик әсәрләр җырлый иде. Мин башкарган  партияләрнең күбесен ул яттан белә. Шуңа күрә рольгә алынганда аннан киңәш сорыйм. Әти Татарстандагы җырчылар арасында моң буенча да, тавыш буенча да минем өчен беренче урында. Ул – бик оста педагог. Беренче дәресләрне аннан алдым, хәзер дә бергәләп җырлыйбыз. Тавышны үстерү буенча аның үзен­чәлекле алымнары бар. Операга төрле мәктәпләр узган кешеләр килә. Кемдер ачык җырлауны хуп күрә, кемдер тавышын түгәрәкләп ала. Әти миңа, тавышымны күр­сәтәм дип акыра күрмә, тыйнак җырла, дип әйтә иде. Аның хаклы булуын менә шундый бәйгеләрдә төше­нәсең. Анда яшәү һәм үз ролеңә ышандыру кирәк. Зыялы булу кирәк. Безнең юнәлешләр төрле булса да, әтинең тәҗри­бә­сенә таянам мин. Аның  белән эшләү кызык. Икәү диск та яздырдык. Бу эшне дәвам итәргә исәп бар. 

 

– Читтән карагач, күбрәк күренә, ди халык. Синеңчә, Казанда профессиональ музыка сән­гате тирәсендә вәзгыять канә­гатьләнерлекме?

 

– Мин үзем дә Казан консер­ваториясендә укыдым, аннан Мәскәү консерваториясенә киттем. Чөнки анда җырчыга күб­рәк мөмкинлекләр ачыла. Дөрес, ике уку йортында да белем алу дәрә­җәсе бер төрле, әмма тәҗ­рибә, тавышны ачу мөмкинлеге Мәскәүдә зуррак. Сер түгел, Казан консерваториясен тәмамлаган бик талантлы егет-кызлар эшкә урнаша алмыйча интегә. Ә менә Мәскәүне тәмамлап, Казанга кайтып керсәң, биредәге театр сине кабул итәргә мөмкин. Мәскәүне тәмамлаган дигән сүз Россия шәһәрләренең күпчелек театрлары ишеген ача. Аннан килеп, Казанда опера теат­ры бердәнбер, ә Мәскәүдә иң зурлары гына да алтау. Ләкин бу Мәскәүдә яшь башкаручыларга эшле булу бик ансат дигән сүз түгел. Шуңа күрә һәрберебез үзенчәлекле булуын расларга тырыша,  проектлар әзерли. Әйтик, өч баритон дигән кызыклы проект бар. 

 

–  Татар зыялыларының читкә киткән балалары ниш­ләптер туган телләрен оныта. Синең исә фикерләвең дә татарча булуы сизелеп тора.

 

– Кайда гына булсам да, гаиләм белән элемтәне өзмим. Әти белән һәр көнне диярлек телефоннан сөйләшәбез. Бездә әти дә, әни дә татарча эндәшкәнне генә ише­тәләр иде, балалар бакчасыннан, йә булмаса мәктәптән кайтып русча сорау бирсәң, шунда ук “саң­гырауланалар” иде. Ә бит мин Мәскәүдә тудым, рус бакчасына йөрдем, рус мәктәбендә укыдым. Гаиләдә татарча мохит булгач, телемне онытмадым. Шунысы кызык: рус мәктәбендә укысам да, фикерләвем татарча булды һәм ул математиканы, физиканы, башка фәннәрне үзләш­те­рергә комачауламады. Татар булуын яшерергә тырышкан ке­шеләр дә була. Мин аларны кызганам. Татар булуым – минем байлыгым. Әйтеп торам ич, опера бәйгесендә дә мине татар җыры танытты, милли моңнар башкалардан аерылып торырга ярдәм итте.

 

– Яраткан җырың нинди?

 

– Опера сәнгатен алсак, “Евгений Онегин” операсы тәэсир итте. Онегин партиясен тулысынча яттан беләм. Аннан князь Игорь партиясен яратып башкарам. Фигаро кызыклы партия булды. Татар җыр­ларыннан “Карурман” – мө­гаен, гомерлек юлдашымдыр. Әти җырларыннан “Эскадрон” якын. Салих Сәйдәшевнең “Хуш, авылым” җыры  да яраткан җырларым рәтендә. – Бер тәнкыйтьче, җыр­чылар китап укымый, дигән иде.– Ул ялгыша. Җырчы үзен һәр яклап формада тотарга тиеш. Илһам Шакиров, җырчы – беренче чиратта үз халкының илчесе, дигән иде. Илче тарих буенча да, сәяси яктан да белемле булырга, хал­кының мәдәниятен тирән белергә тиеш. Боларга китап укымыйча ирешеп булмый. Татар язучыларын да, классиканы да укыйм. Хәзер укый торган китабым – Гомәр Хәйям җыентыгы.

 

– Максатың нинди?

 

– Күңелемә хуш килгән эш табарга. Кеше бер җирдә генә тамыр җибәрергә тиеш түгел дип уйлыйм мин. Гел хәрәкәттә булу, эзләнү ошый. Аннан иң матур хыялым – мөэмин мөселман кызы белән гаилә кору. Бу максатлар якын арада чынга ашар дип уйлыйм. 

 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 114, 04.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр