ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Әлиф ул таяк кына түгел

 

Хөснел хат – матур язу сәнгатеме, фәнеме? Халкыбызга, тәгаен алганда, шәкертләргә хөснел хат өйрәтеләме? Бабаларыбыз мең елдан артык гарәп хәрефендә язган дип күкрәк кагарга яратабыз. Шул ук вакытта күпләребез иске татар язуын танымый, укый-яза белми. Сездә бу эш ничек куелган? Шундыйрак сораулар белән РИУның Гарәп каллиграфиясе үзәге җитәкчесе Рамил Насыйбулловка мөрәҗәгать иттем.

i1

– Әйе, халкыбыз тарихыбызны, борынгы мәдәниятебезне белергә тиеш. Гарәп язуы, һич­шиксез, мәдә­ниятебезнең аерылгысыз өлеше ул. Тик ни өчендер татар тари­хы­ның, мәдәниятенең бу катламы өй­рәнелми, үсте­рел­ми. Язу гыйлеме урта гасырларда бездә – Казан ханлыгында фән тармагына әйләнгән булган. XVI гасырда дәүләтчелек җимерел­гәч, бу фән дә үсештән туктала. Авылда мондый нәзакәтле фәнне өйрәнү мөмкинлеге юк. Шәһәр җирендә татарлар аз булган. Бәлкем Казанда XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында өйрәнгән­нәрдер. Хәзер аны махсус өйрәнгән кешеләр генә белә. Гыйльмел хат – ислам фәненең бер өлкәсе, камил язу фәне ул. Аны хөснел хат – матур язу дип тә әйтәләр. Рәссам өйрәнгән әйбер түгел бу, бик күп укырга кирәк. Бер язу стиль-өслүбен генә уртача 5-10 ел өйрәнү таләп ителә. Чөнки теоретик нигез­ләмәләре шактый күп. Гарәп язуы матур гына түгел, камил дә булырга тиеш. Камиллекнең үз таләпләре бар. Элек РИУда исламга кагылышлы бик күп сәнгать төрләреннән белем бирә идек. Килүче, кызыксынучы булмагач, болар тукталды. Гыйльмел хат фәне бөтен кеше өчен кирәк тә түгел. Беренче чиратта үз-үзеңне камилләш­терү өчен зарур ул. Хаттатлыкка укыту суфыйчылыкка охшаган. Чөнки укучы укытучысының бөтен сыйфатларын үзләштерергә тырышкан.

 
– РИУ укучылары гыйльмел хат дәресен ничә ел өйрәнә? Бу мәҗбүри фән буларак керәме?

 
– Безнең шәкертләргә хәзер андый таләп куелмый, мәҗбүрилек юк. Элек әле иске татар теле дәрес­ләре бар иде, хәзер инде алар да бетерелде. Элек гарәп язуы бөтен факультетта да бар иде. Биредә 2006 елдан эшлим. Хәзер мин белем би­рә торганнарның күбесе – читтән килеп шөгыль­лә­нүчеләр. РИУ шә­кертләре – өч-дүрт кенә кеше. Былтыр үзебездән ике кыз, бер егет йөрде. Заманында атнаның дүрт, хәтта биш көнендә дә каллиграфия дәресләре укыткан чаклар бар иде. Хәзер йөрүчеләр бик аз. Матур язу гына түгел, хәтта гади генә гарәпчә язу да өйрәтелми. Белмим, бәлкем университет өчен мондый таләп куелмыйдыр да. 2006 – 2010 елларда факультетларда укыту бар, өйрә­нәләр иде. Шәкертләр арасында укый алсалар да, яза бел­мәү­челәр­не күрергә туры килде. Миңа калса, иң элек укытучыларның үзен гади гарәп язуына булса да өйрә­тергә кирәк. Берничә ел элек бездә гади гарәп язуына өйрәтү буенча бер атналык курслар үтте. РИУ укытучыларыннан берәү дә күренмәде. КФУ укытучылары, “Мөхәммәдия” мәд­рә­сә­се мөгаллимнәре, гади ке­ше­ләр килде. Үзе дә белмәгәч, укытучылар ничек таләп итсен?! Гарәп телен өйрәнгәндә, язуга үзем өйрә­тәм, дип тәкъдим иткән идем, тың­ла­ма­дылар. Гыйльмел хатка күбрәк игътибар бирергә кирәк дип чакыргач, бер дин әһеле миңа, нигә безгә төрек өслүбе, дип белдергән иде. Югыйсә фәннең милләте була алмый.

 
– Башка җирләрдәге кебектер инде: уку елы башында теләүчеләр шактый күп күренә дә, тора-бара, кими.


– Әйе, безнең үзәктә дә шундый хәл. Гадәттә сентябрьдә кеше күп була. Бер-ике дәрестән, бер-ике атнадан соң, язарга өйрәнүнең шактый катлаулы эш икәнен күреп, килми башлыйлар. Гадәттә рәссамнар моны гади эш, өйрәнү бик ансат дип аңлата. Бу өлкәдә галимлек дәрәҗәсенә ирешкәннәр бар икән, димәк, ул гади була алмый. Шунысы бар: без гади язуга гына өйрәт­ми­без. Язу фәненә килгәндә, бер хә­реф­нең язу шәкелләре хисапсыз булуы мөмкин. Әйтик, әлиф ул таяк кына түгел. Аның үз калынлыгы, борылышлары бар. Гади язуда таяк куйдың да бетте. Язу фәненә кил­гәндә, әлифне берничә ай өйрәнер­гә мөмкин. Урынына карап әлифнең биеклеге үзгәрә. Әйтик, ике әлиф бергә туры килсә, икенчесе параллель булмый, авышрак тора. Гади язу белән фәнне бутамаска кирәк. Фән күзлегеннән караганда, бүген гарәп хәрефе белән язам дип уйлаган кешеләрнең 99,9 проценты дөрес язмый, язу техникасы дөрес түгел.


– Хәзер күп кенә рәссамнар, бер шаукым микән инде бу, акча эшлиселәре киләме, мин дә булдыра алам дип, шәмаил язуга алына. Сезнең бәяне ишеткәч, боларның эшләре арасында камиллеккә якыннары бик си­рәк­тер дигән нәтиҗәгә килдем.


– Чынлап та, шулай. Камиллеккә, классикага якын торганнары бик сирәк. Казаннан бер генә кешене – Ришат Сәлахетдиновны гына әйтә алам. Калганнары камиллектән шактый ерак. Күпләр бу эшкә рәссамлык дип кенә карый. Әйтик, хәрефнең үзенең бер шәкеле булса да, рәссамнар аны үзенчә аңлата. Нигездә рәссамлык, хәрефне бизәп күрсәтү бу. Әмма гыйльмел хат – сәнгать түгел, фән ул. Әйтик, сугымчы, кассаб үз эшенең остасы булырга мөмкин, ләкин ул хирург була алмый. Моның өчен анатомияне, физиологияне яхшы белергә кирәк.


– Сезнең җитәкчелектә озак еллар, әйтик, 4-6 ел шөгыльлә­нүчеләр бармы?


– Ахырына җиткерүчеләр юк. Йә балалары туа, йә ялкауланалар, йә башка бер сәбәп чыга. Шулай да, сәләтле шәкертләрем юк, дип әйт­мәс идем. Менә РИУ шәкерте Артур Писаренко – бик тырыш егет. Кызлардан Гүзәл Гыйззәтуллина белән Юлия Ибраһимова өметле күренә. Шундыйлардан берсе – Әмир Билалов яхшы гына алдырып киткән иде. Тик ул хәзер Болгар Ислам академиясендә эшли. Анда шө­гыль­ләнүен дәвам итәме икән, белмим. Башка стильдә шөгыль­лә­нү­челәр дә бар. Әйтик, РИУ каршындагы “Әниләр” мәчетендә имам-хатыйб булып эшләүче Али хәзрәт тә гарәп язуы өйрәтә.


– Сезне берничә күренекле остаздан бу эшкә иҗазәт, ягъни рөхсәт алган кеше, мәчет эчлә­р­ен бизәүче, гөмбәз-диварларга гарәп кәлимәләре язучы оста дип тә беләбез. Ничә мәчетне бизәүдә катнаштыгыз?


– Бизәү эшләренә дә иҗазәтем бар. Болгардагы Ислам дине кабул итү билгесен – өлешчә, “Ак” мә­четне тулысынча мин бизәдем. Әле менә күптән түгел генә Казансу буенда яңа мәчет ачылды. Шуның тышын тулысынча мин эшләдем. Эчен дә би­зәкләмәкче идем, мөмкинлек бир­мәделәр. Ни кызганыч, эчен бизәп торучы эскизларын ясарга бер елымны сарыф иттем. Аның эчке ягы бик үк дөрес булып чыкмады. Тагын өч мәчеттә минем эскизларны кулланып бизәгәннәрен беләм.


– Шәмаил сатып алыйм әле дисәң, зур хәрефле, гади генә дога язылганнары юк диярлек. Кечкенә хәрефләр белән 4-5 дога языла. Алары да Дагстанда яисә Төркиядә ясалган. Шуны үзебездә ясауны җайга салып булмыймы икән?


– Шәмаил дигән сүз беренче чиратта Пәйгамбәребезнең шәхси сыйфатларын аңлата. Дөрес, халкыбыз соңрак кыса эченә алынган дини текстларны, рәсемнәрне дә шәмаил дип йөртә башлаган. Инде җитештерү, сатуга чыгаруга кил­гән­дә, шәмаил ясауны ниндидер хосусый затларга түгел, дини ида­рәләр карамагына тапшыру дөрес­рәк булыр иде, минемчә. Открытка рәвешендә чыгарырга тәкъдим ит­кән идем мин үзем. Тик ул тәкъ­дим узмады. Кирәксенмәделәр, ахры.


– Сезнең өйдә, түр башында яки ишек өстендә шәмаил бармы?


– Гадәттә шәмаил өйне, гаиләне саклый дип ышаналар. Әмма шәригать буенча элеп куярга түгел, догаларны үзең укырга, күңелеңдә йөртергә тиешсең. Дөрес, балаларга үрнәк өчен яки, искә төшереп торсын, матурлык бит, дип тә элеп куярга мөмкин. Шәмаил үзеннән-үзе саклый алмый, саклаучы – Ал­лаһы Тәгалә. Әйтик, мин тугралар ясап, халыкка ислам сәнгатенең матурлыгын күрсәтәм. Ул – бер дәгъ­ват, дингә чакыру. Аның үзенчәлеге шунда: хәрефләр, кагыйдәләрне бозмыйча, бушлык калдырмыйча, үзара керешергә тиеш.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 14.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр