ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

Кая барып бәрелергә белмим...

 

Дөньяга китергән сабыеңны ничек бар – шулай яратырга кирәк. Казанда яшәүче Гөлназ Яруллина әнә шулай ди.

17-1
“Авыру булып туган нарасыен ташлап китүчеләр турында ишеткәч, чәчләр үрә тора. Ничек инде йөрәк түрендә йөрткән сабыеңнан баш тартып була, – дип сөйли Гөлназ. –  Сөләй­ман­ның авыруын без, гаиләбезгә кил­гән сынау, дип кабул иттек. Беренче улыбыздан соң бик тә икенче бала алып кайтырга теләдек. Карынымда малай ятканын белгәч, бер-берсенә иптәш булырлар дип бик сөендем. Тик шатлыгым озакка бармады. Улымны 32 атнада табарга туры килде. Бик кечкенә иде ул. Авырлыгы 1 кило да 700 грамм гына. Хәтта үзе сулый да алмый иде. Тууга ук баламны башка хаста­ханә­гә күчер­деләр”.

 
Сөләйман бер атнадан үзе сулый башлый. Әти-әнисе бераз тынычланып китә. Берәү дә бала инвалид булыр, күп кенә авырулары бардыр дип уйлап карамый. Сабыйның баш миендә кимчелек табалар. Табиблар җитлек­мичә туган балага массаж ясау түгел, аны хәтта эченә яткырып торырга да кушмыйлар. Тәҗри­бәле невропатологка мөрәҗә­гать итүнең файдасы тия: Сөләй­манның баш миендәге шеш үсүдән туктый. Әмма куллар-аяк­лар хәрәкәтсез кала. Сабыйга ДЦП диагнозы куялар.

 
– Мин бу сүзне ишетеп бик курыктым. Бертуктаусыз күз яше түктем. Әмма сабыр итәргә, ничек тә яшәргә, баланы аякка бас­тырырга дигән уй белән яши башладым. Әлеге авырудан ин­те­гүче баласы булган әти-әниләр белән киңәшләштек. Сөләйманга 11 ай чагында беренче тапкыр Чехиягә дәваланырга бардык. Балада уңай якка үзгәрешләр күренә башлагач, тагын берничә тапкыр дәваландык, – дип сөйли Гөлназ. – Әле ярый ирем бар. Әгәр ул булмаса, нишләр идем? Гаиләне алып бару – аның өс­тендә. Үзебезнең җыйган акчабыз бетте инде. Казанда урнашкан тернәкләндерү үзәкләренә дә йөрибез. Әгәр тиешле вакытта бар­масаң, улымның кул-аяклары катып китә. Бу арада бик авыр көннәрем әле. Әнием авырып китте. Узган ел декабрь аенда анда яман шеш таптылар. Операция ясадылар. Күп тә үтмәде, инфаркт кичерде. Хәзер инде организмына метастазалар таралган. Табиб­лар ничек кенә яр­дәм итәргә тырышса да, әниемә операция ясарга теләсәләр дә, йө­рәге  кү­тәрә алмас дип туктап торалар. Ә ул бик авыр хәлдә. Үлем белән көрәшә. Улыма да гел ярдәм кирәк. Йөрәгем өзгәләнә. Сабыемны да ташлап китә алмыйм, газиз кешемнең дә инте­гүен күрү кыен.

 
Сөләйманга аена 13 мең сум пенсия түлиләр икән. Әмма ул акчаны җиткерү бик авыр, ди әнисе. “Дәвалану бик кыйммәт. Табиблар, вертикализатор кирәк, дигән иде­ләр. Баланы аякка бас­тырып тоту өчен кирәкле җай­ланма ул. 250 мең сум тора. Бу – безнең өчен күтәрә алмаслык сумма. Акча булмагач, бер ай бернинди дәва алмыйча тордык. Улымның аяк-кул­лары тыңламый башлады. Массаж һәм ЛФК курсларын алу файда бирә. Әмма алар кыйммәт. 30 минут массаж өчен 1800 сум түлисе. 3 айлык дәвалану курсы өчен 500 мең сум сорыйлар. Баламны үз-үзен йөр­терлек хәлгә китерәсем килә. Шу­ңа да газета укучылардан яр­дәм сорарга булдым”.

 

3 яшьлек Сөләйманга ярдәм итү өчен  исәп-хисап реквизитлары:

 
Яндекс кошелек 410014999152594.

 
Гөлназ Яруллина исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 2607 8455.
Әлеге карта 89173952982 телефон номерына беркетелгән.

 

“Коткарып булмады”

 

13 сентябрьдә Апас районы­ның Чүри-Бураш авылында Гыйсмә­тул­лин­нар йортында янгын чыгып, 19 яшьлек Раилнең гомере өзелә, аның 35 яшьлек абыйсы Мар­сельне табиблар коткарып кала.

 
Ут кичке якта килеп чыга. Ул вакытта ир-атлар өйдә икесе генә була. Марсельнең хатыны кечкенә улы белән хастаханәдә ята, олы кызлары исә дәү әниләренә кунакка китә. Төтен исенә уянып киткән Марсель йокысыннан айный алмаган энесен ишек төбенә кадәр өстерәп бара, әмма тышка чыгарга өлгерә алмыйлар. Тиз арада килеп җиткән “ашыгыч ярдәм” табиблары бертуганнар­ның олысын коткарып кала, ә менә энесенә ярдәм итәргә өлгермиләр.


Раилне авылдаш­лары­ гел яхшы яктан искә ала. Чаңгы ярышларында беренчелекне бер­кем­гә дә бир­мәгән, акыллы, тырыш, спорт белән дус булган. Колхозда эш­ләп йөргән. Егетне фаҗиганең икен­че көнендә җирләгәннәр. Мар­сель­нең дә хәле акрынлап җайла­нып килә икән.


Гыйсмәтуллиннар гаиләсе бер­нәрсәсез калган. Аларга ярдәм итү өчен күршеләре Лилия Низамиева акча җыюны оештырган. Аның Сак­лык банкы картасы номеры: 639002629010789021. Булышырга теләүчеләр “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә дә мөрәҗә­гать ­итә ала.

 

Игълан тактасы

 
Кемгә кирәк?


7 яшьлек кыз бала өчен күлмәк, чалбар, итәк бирәм. 33-34 үлчәмдәге җәйге аяк кием­нәре дә бар. 13-14 яшьлек кыз балага кышкы киемнәр, көзге аяк киеме кирәк кеше ре­дак­циягә 222-09-67 телефон номерына шалтырата ала.
***
3-4 яшьлек малайга яраклы  бер букча кием әзерләп куйдым. Өйдә кияргә яраклы чалбар, күлмәк, кофталар бар.
***
44-46 үлчәмле хатын-кыз кием­нәре, 35-36 үлчәмле аяк киемнәре бирәм. Шулай ук ирләр өчен 50-52 үлчәмле күлмәкләр, ике пар костюм-чалбар, спорт киеме бар.
***
Туй күлмәге. Бер тапкыр гына киелгән, чистартылган.


Хәбәрләшү өчен телефон номеры: 89872076910.

 
Кемдә бар?


Икенче елга оныгым беренче сыйныфка бара. Мин аны үзем генә тәрбиялим. Күршеләрем ике букча бирде  инде. Әле бит аңа киемнәр, мәктәп формасы кирәк булачак. Үземнең акчам коммуналь хезмәт өчен түләргә китеп бара. Үз почмагыбыз булмагач, кеше фатирында яшәп торабыз. Әгәр берәр кешедә мәк­тәп киемнәре, уку кирәк-ярак­лары бар икән, миңа бир­сәләр, рәхмәтле булыр идем.


Әлзирә С.
***
Яхшы хәлдәге, 42-44 үлчәмле кышкы өс киеме бирүче юкмы? Быел гаиләбезгә бәла килде. Йортыбыз янып, урамда калдык. Күршеләр, авылдашлар ярдәме белән кайбер киемнәрне юнәт­тек инде. Үзем иске кием белән дә йөрергә риза. Кызым өчен борчылам. Берәр мәрхәмәтле кешедә киемнәр булса, бик теләп алыр идем.


Ләйсән
***
10-11 яшьлек ир бала өчен киемнәр кирәк иде. Гаилә хәлем авыр. Ирем белән аерылыштык. Баламны бер үзем укытам, киен­дерәм. Акчамны көчкә җиткерәм. Әгәр берәрегездә киярлек хәл­дәге чалбар, күлмәк, кофта, аяк киемнәре булса, теләп кабул итәр идем. Ярдәм итәргә теләгән кешеләр редакциягә хәбәр бирә ала.


8-10 яшьлек кызларга Яңа ел, 8 Март бәйрәмнәрендә кияргә күлмәкләр бирүче юкмы?


Ландыш.
Телефон номерым: 89272444851.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 138, 21.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр