ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

//

Ишетми калмагыз

 

Кремльдә дә өйләнешәләр

 

Быел гаилә корырга җыенган яшь парлар башкаладагы “Гаилә” үзәгеннән тыш, Казан Кремлендә дә өйләнешә алачак. ЗАГС органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештыручылар яшь парларга шундый бүләк ясарга булган. Кичә Казан Кремленең Благовещенск соборы янында беренче пар язылышкан да инде. Тантана бер сәгать дәвам иткән. Никахларын Казан Кремлендә теркәргә теләгән яшь парларга иң элек ЗАГСка барып, тантана вакытын килештерергә кирәк. Алга таба музей җитәкчелеге белән сөйләшәсе генә кала. Тантананың Кремльнең кайсы урынында узачагын һәркем үзе сайлый. Биредә язылышу ун мең сумга төшәчәк.  

 
Гриппка бүгеннән әзерлән

 

Татарстанга гриппка каршы 180 мең доза вакцина кайтарылган. Татарстан буенча Рос­потребнадзор идарәсеннән хәбәр итүлә­рен­чә, хәзер вакцина республиканың барлык медицина оешмаларына бүлеп бирелгән. Прививканы медицина иминият полисы теркәл­гән медицина оешмасында ясатырга була. Мәк­тәп укучыларына вакцинация уку йор­тындагы медицина кабинетларында үткәре­ләчәк.

 
Ун проценты кире кайта

 

Беренче машинасын сатып алган гаи­лә­ләр­гә “тимер ат” бәясенең 10 проценты кире кайтарылачак. Бу хакта ”Челнинские известия” бас­масына Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәбәр иткән. Депутат сүз­лә­ренә караганда, бу акчалар күптән түгел гамәлгә кергән “Гаилә автомобиле” һәм “Беренче автомобиль” исемле федераль программалар нигезендә кайтарылачак. Берочтан Когогина республика казнасына китергән файдасы турында да хисап тоткан. “Республика җитәкчелеге белән уртак эшчәнлегем нәтиҗәсендә беренче яртыеллыкта Татарстанга федераль казнадан 14 миллиард сум акча күчте”, – дигән депутат. 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр