ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

//

Ял итәргә өлгердегезме?

 

Көттереп килгән җәйнең соңгы ае да узып бара. Киләсе атнага августның уртасын ваклыйбыз. Берәүләр санаулы гына көннәр эчендә җәйгә планлаштырылган эшләрен тәмамларга ашыкса, икенчеләр сентябрьдә дә җылы, матур көннәр булыр әле дип өметләнә. Арабызда: “Быел җәй соң килгәч, башка еллардагы кебек җаным теләгәнчә рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгермәдем”, – дип зарланучылар да бар. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда да һәр өч кешенең берсе шулай дип белдергән. Ә сез ял итәргә өлгердегезме?


10

 

Зәйнәп ФӘРХЕТДИНОВА, Татарстанның халык артисты:

 

– Бер көн дә ял иткән юк әле. Йә студиядә, йә репетициядә мин. 30 сентябрьдә Казанның Боз сараенда узачак “Бер көн” дип аталган юбилей программамны әзер­ләп йөрим. Эш тыгыз. Аңа кадәр 17 августта туган авылым Сарлыда су буенда, ачык һавада узачак концертыма кунаклар чакырып мәш киләм. 

 
Олег ФАЗЫЛҖАНОВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:

 

– Ел буена җәй булса да, бер сүзем юк. Быел аның ничек узып киткәнен сизми дә калдым. 5 май көнне өченче балабыз – улыбыз туды. Шуңа күрә быел ял итәргә беркая да бармадык. Җәй күбрәк концертлар алып барып, Сабантуйларда эшләп узып китте. Әле менә 16 августта “Җанкисәккәем” һәм “Банкрот” спектакльләре белән Тывага гастрольгә ки­тәбез. Илле яшькә җиткәндә, вакыт узганын сизмисең дә икән ул. Гомер булса, ялы да ителер, Алла боерса. Исән-сау булыйк та ил­ләр тыныч булсын!

 
Раушания ФӘТХЕТДИНОВА, хисапчы (Нурлат):

 

– Хезмәт урынымда эшнең кызган чоры күбесенчә җәй айларына туры килгәнгә, җәй көне ял иткәнем юк. Отпускымны салкын кыш айларында алам. Бүген дә эштә әле мин. Эштән кайткач, ял көннәрендә бакча эшләре белән, җиләк-җимеш, яшелчә­ләр­не кышка әзерләп мәш килә­без. Балалар, дуслар, туганнар белән бергә эшләү үзе бер рәхәт, кызык. Шунда ук ял итеп алырга да вакыт табабыз.

 
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА, шагыйрә:

 

– Җәйләр соңлап килсә дә, бик яңгырлы булса да, күңелем бик канәгать, чөнки ел фасылларыннан иң яратканым – җәй. Яңгырлы яки салкын булса да, аның нинди булып килүе бездән тормый, бары тик ничек бар, шулай кабул итәргә генә кала. Җәй нинди генә булса да, мине ялыктырмый, киресенчә, һәрчак җит­ми кала. Ялга килгәндә, быел җәй лаеклы ялга чыктым. Ял итәргә дә, бакчада рәхәтләнеп эшләргә дә, җиләк җыярга да, кышкылыкка запас әзерләргә дә, урманда йөрергә дә, авылга әнкәй янына кайтып килергә дә өлгердем. Быелгы җәйне күбесенчә авылда бакчамда үткәрдем. Иртәрәк булса да, бу көннәрдә бәрәңге казый башладым.

 

Ренат ГАЛИӘСКАР, конферансье:

 

– Мин, гомумән, җәен ял итәргә күнекмәгән. Апрель башыннан Яңа елга кадәр тыгыз графиклы режимда эшлим. Еш кына айга бер көн ял да тәтеми. Кон­церт-банкетлардан тыш төзелеш өлкәсендә хезмәт куюым белән бәйле бу. Җәйге ял төшенчәсе минем өчен ят. Быелгы җәйгә килгәндә, күпләрнең кәефен кырды бугай ул. Ярый, зыян юк, җәй безгә килмәсә, кышын эшләр төгәлләнгәч, үзебез җәйгә кунакка барырбыз җылы якларга. Хәзерге вакытта көндә­лек эшләр­дән тыш җырлар язу белән мәш­гульмен. Илсөя Бәд­ретдинова, Илназ Гарипов һәм Башкортстан җырчыларына тө­гәлләп тапшырасы текстларым бар.

 
Лилия КАДЫЙРОВА, “TMTV” каналының баш мөхәррире:

 

– Бу җәйдә ике кечкенә генә хыялымны тормышка ашырдым. Беренчедән, җәйге чорда күбрәк сыйфатлы татарча клиплар төшерү эшен активлашырып булды. Икенчедән, әниемне чит илгә алып барып кайттым. Шактый үгетләүләрдән соң әни, самолетлардан куркуын җиңеп, минем белән ялга барырга ризалашты. Анда 12 көн булдык. Шуңа күрә ялыктырды дип әйтерлек түгел. Тагын 3-4 көн ял алып, авылга әти-әни янына кайтып, аларга булышып, әзрәк ремонт ясап, өйдә компот ябып, кыяр тозлап уздырырга җыенам әле. Ялны кайда түгел, ә кем белән, ничек уздыруың мөһим. Туган йорт, мәтрүшкәле болын, Идел­нең чиксез киңлекләре – сүз дә юк, ялымның икенче өлеше дә беренчесеннән калышмас. Иң мөһиме – җан тынычлыгы. Соңгы вакытта тиз ритмлы тормыш нәкъ менә шул тынычлыкны ка­дер­ләргә өйрәтә башлады. 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112