ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

//

"ВТ" кайнар линиясе

 

Ташлама тиешме?

 

Икенче балам да бакчага йөри башлады. Күршем, сезгә ташлама тиеш, ди. Бу хакта белми идем әле. Аңлатып бирмәссезме?

 

Сиринә

 

– Ике баласы да балалар бакчасына йөрүчеләргә дәү­ләт ташлама бирә. Беренче бала өчен түләүләр­дән – 25 процент, икенчесе­некеннән 50 процент акчаны кире кайтарып бирү каралган. Моның өчен үзегез яшәгән районның социаль яклау бүлегенә барып, ба­лаларыгызның бакчага йөр­гәнлеге турында белеш­мә китерергә кирәк. Түләү­ләр­дән чигерелгән ташлама үзегез ачтырган исәп-хисап счетына кайта. Ә хәрби хез­мәткәрләрнең балаларына 75 процентлы ташлама каралган. Барысын да төгәл ачыклар өчен, социаль як­лау бүлегенә барырга ки­рәк.

 

Чексыз гына буламы?

 

Кибеттән товар алдым. Әмма сәүдә үзәгеннән чыгуга ук, автомат рәвештә, кулымдагы чекны тотып атканмын. Өйгә кайтып карасам, товар миңа ошамады. Кибеткә кире кайтарырга барган идем, касса чегы сорыйлар. Сатучылар дөрес эшлиме?

 

Мәдинә

 

– “Кулланучылар хокук­ларын яклау турында”гы РФ Законының 25нче мад­дәсе нигезендә, кулланучы­ның касса чегына ия булмавы аның таләпләрен канә­гать­ләндерүдән баш тартыр­га нигез була алмый. Әгәр сез товарны кибеттән алганда яныгызда кемдер булса, сату-алу килешүен раслар өчен, шаһитның сүзләренә дә таяна аласыз. Әгәр сатучы товарны алыштырмый икән, хокук­ларыгызны суд тәртибендә якларга кирәк булачак.

 

Тынычлыкны каян табасы?

 

 Әнием белән генә яши идек. Узган ел, кызганып, бер туганыбызны үзебезгә яшәргә керттек. Тик ул салырга ярата торган булып чыкты. Өйдә тынычлык югалды. Фатирыбыз үзебезнеке түгел, хөкүмәт йортында яшибез. Аны чыгарып җибәреп булыр микән?

 

Айсылу 

 

– Бу – мөмкин хәл. Фатирыгыз хөкүмәтнеке булгач, моны эшләү – җитәк­че­ләр кулында. Дәүләттән фатир алып торучылар (наниматель) тәртип бозса, күр­ше­ләренә комачау ит­сә, яшәр­гә башка урын тәкъдим ит­мичә дә, аларны куып чыгара алалар. Кисәтү ясалып та, би­редә яшәүчеләр тәртип бозуларын кабатлый икән, фатир биреп торучы оешма судка ук мөрәҗәгатъ итә ала.

 

Эшләтергә хаклары бармы?

 

Ачылмаган балалар бакчасында эшләп йөрим. Әмма кулымда бернинди килешү кәгазе дә юк, хезмәт хакы да алган юк. Безне болай эшләтергә тиешләрме? 

 

Зәлия

 

– Росия Федерация­се­нең Хезмәт кодексында әй­телгәнчә, эш бирүче белән хезмәткәр арасында хезмәт килешүе төзелергә тиеш. Хезмәт килешүе язма рә­вештә башкарыла. Ике як­ның да имзасы куелган, мө­һер сугылган бер нөсхәсе – эш бирүчедә, икенчесе сез­дә кала. Шулай ук киле­ше­нүдә нинди эшкә алынуыгыз, хезмәт хакының күләме язылырга тиеш. Эшкә алу боерык буенча башкарыла. Әгәр дә хезмәт килешүе юк икән, сез аны эш бирүчедән сорый аласыз. Таләбегез үтәл­мәсә, судка да мөрә­җәгать итеп була. Хезмәт хакына килгәндә, түләү, ким дигәндә, ай ярым саен башкарылырга тиеш. Эш бирүче эшчегә ай саен язма рәвеш­тә хезмәт хакының аңлат­масын бирергә тиеш. Мәҗ­бүри эшләтү тыела.Мондый очракта хез­мәткәр Татарстан Респу­бли­касының дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗә­гать итә ала. Адресы: Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 48Б йорт.

 

Акчаны ничек алыйм?

 

Кредитка телефон алган идем. Берничә ай түләгәч, телефоным эшләми башлады. Салонга баргач, башкага алыштырырга тәкъдим иттеләр. Әмма мин акчамны кире кайтаруларын сорадым. Кредитка алган товарның акчасы кире кайтмый, диләр. Бу дөрес­леккә туры киләме?

Чулпан

 

– Кредитка сатып алынган сыйфатсыз товарны кире бирү көненә түләнгән кре­дит акчасы да кайтарыла. Шулай ук кредит биргән өчен түләү чыгымы да кап­лана. 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр