ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

Ике ел көтәргә җыенмыйм

 

Татарстанның баш педагогы Энгель Фәттахов Мөслимдә оештырылган милли мәгарифкә багышланган август киңәшмәсендә Казан мәгариф идарәсе урынбасарын әнә шулай дип кисәтергә мәҗбүр булды. Сүз татар балалар бакчалары җитәк­челәрен эштән алу турында бара иде. Киңәшмәдә министрлык түрәләре эшләренә җавапсыз караганнарга: “Хәйләләмәгез!”, “Болай булмый бит инде!”– дип шелтә белдерде. 

 

3

 

Мәктәп – бакча түгел!

 
“Республикада татар балаларына туган телдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткече 54 процентны тәшкил итә. “Кызганыч, бу сан сыйфат турында сөйләми, татар төр­кем­­нәрендә эш тие­шен­чә оештырылмый, – диде үз чыгышында Татарстан мәгариф һәм фән минис­тры урынбасары Илдар Мөхәм­мәтов. – Быел баш­калада 80гә якын бакчаның эш­чәнлеге тикшерелде. Нәти­җәдә 4 бакчаның статусы алынса, башкаларына кимчелек­ләр­не төзәтү бурычы куелды. Төп проблема – тәрбия­челәрнең әзер­лекле булмавында, сабыйлар туплаудагы кыенлыкларда, әти-әниләр бе­лән эшнең тиешенчә оеш­­тырылмавында. Җи­тәкче­ләрнең белемен күтәрү буенча курслар оештырылды. Алга таба респуб­ли­каның башка районнарындагы бакчаларның эшчән­леге дә тик­шереләчәк”.

 

Менә шушы урында министр шәһәрнең мә­гариф ида­рәсе җитәкчелә­реннән аң­латма бирүне сорады. “Мө­дирләрне эштән алу мәсьәләсе дисезме? Белгечләргә бурычларын үтәү өчен бер-ике ел вакыт бирелде”, – дип җавап бирде Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов. Билгеле, министр җаваптан ка­нәгать түгел иде. “Ике ел эчендә ниләр булып бетәсен кем белсен? Барысы да бакча мөдиренә бәйле. Кайбер­ләрен бүген үк эштән алырлык иде бит. Әгәр ул татар җанлы булмаса, андагы мохит мәңге үзгәрмәячәк. Бакча – мәктәп түгел, рәхәтләнеп туган телдә тәрбия бирергә мөм­кин. Электрон чиратларны тәр­типкә салдык, калганы сездән тора. Мәсьәләне йомшартырга уйламагыз, карап бетерегез! Ике ел көтәргә җыенмыйм”, – диде Энгель Фәттахов, катгый итеп.Республикада татар бакчаларына шактый методик ярдәм күрсәтелгән. Укыту комплектлары эшләнгән, тәрбиячеләрнең белем­нәре күтәрелгән, һөнәри осталык бәйгеләре үткәрелгән. Тик әле мәктәпкәчә белем бирү һәм милли мәгариф методист­ларының кулга-кул тотынышып эшләве җитми икән. Киләчәктә сабыйларга туган телне өйрәтү өчен мобиль кушымталар чыгарырга, балалар телевизион каналы, милли уенчыклар булдырырга җыеналар. 

 
Мөслим икенче ел рәттән – беренче

 
Киңәшмәдә милли мәгариф­не үстерү рейтингын да игълан ит­теләр. Быел уңышларны җи­де күр­сәткеч буенча бәяләгән­нәр. Исем­леккә бакчаларда сабыйларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү, милли мәктәп уку­чылары­ның төп дәүләт имтиханын туган телдә тапшыру күр­сәткечләре өс­тәлгән. 
Мөс­лим, Актаныш, Балтач, Саба, Телә­че, Арча, Мамадыш, Сарман, Кай­быч, Апас районнары беренче унлыкка эләккән. Азнакай, Түбән Кама, Алексеевск, Баулы, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Чистай, Менделеевск, Юга­ры Осланда хәл­ләр мактанырлык түгел. Рейтингта төп күрсәткеч – укучыларга туган телдә белем бирү өчен шартлар тудыру. Әтнә районы укучыла­рының барысы да татарча белем ала. Мөслим, Актаныш, Сарман, Кайбыч, Яңа Чишмә, Арча, Тукай, Теләче, Кукмарада бу күрсәткеч 70 процентка якын. Әгерҗе, Баулы, Тәтеш, Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Чистай, Югары Ослан районнарына тырышырга ки­рәк әле. Балтач, Актаныш, Те­ләче, Саба районнары соңгы өч елда иң беренче унлыкта үз урыннарын тотрыклы сак­лый. Югары Ослан, Менде­леевск, Чистай, Әлмәт, Баулы район­нары инде өч ел рәттән “кара исем­лек”­тән чыга алмый. 

 
Көз көне әлеге районнарга чыгып, сәбәп­ләрен тикше­рергә җые­на­­лар. Азнакайда 81 процент татарлар яшәсә дә, бары 25 процент укучы гына туган телендә белем ала. Азнакайлылар бүген проблеманы хәл итү юлларын эзли икән.

 
Укытучылар татарча белми

 
– Төрле сылтау табып, рус те­лендә укытуга күчүне кабул итәр­­гә җыенмыйбыз. Монда БДИ сәбәп була алмый. Әти-әни­ләр белән элемтәләрне ныгытырга кирәк, – дип шелтәләде Илдар Мөхәммәтов гаебе булганнарны.Узган уку елында кайбер мәктәпләрдәге укытучыларның ике телне дә белмәве ачыкланган. Әйтик, Менделеевскиның 7 нче мәктәбендә биология, химия, тарих, физика, физкультура укытучылары татарча белми. Казандагы 16 нчы гимназиядәге башлангыч сыйныф укытучылары белән дә шул ук хәл. Нурлаттагы 4 нче мәктәптә 47 укытучы белем бирсә, 16сының татарчасы ипи-тозлык кына икән. Бу юлы тәнкыйть утына директорлар тотылды. “Татар мәктәбендә теләсә кем эшли алмый. Шуңа күрә аны таләпләргә җавап биргән бел­гечләр белән тәэмин итегез!” – диде урынбасар.

 

Сөе­нечле яңа­лык та бар: быелгы уку елында Арчада татар мәктәбе ачылачак.Татар гимназияләре рейтингында беренче урынга Акта­нышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интер­на­ты чыккан. Казанның 4 нче гим­на­зия-интернаты һәм 155 нче гим­назиягә дә афәрин дияргә генә кала. Ә менә Чаллының 29 нчы, Казанның 14 нче, Яшел Үзәннең Осиново бистәсендәге гимна­зияләр артта сөйрәлә. Татар гим­назияләре арасында рус те­лен­нән БДИны иң яхшы балларга Азнакай (82,50), Балтач­ның Карадуган (81,33) мәктәп­ләре укучылары тапшырган. Чаллы­ның 29 нчы гимназиясе, Казан­ның 90, 4, 13, 17, 3, 5, 20, 27 нче татар гимна­зияләрендә хәлләр яхшы түгел. Математикадан БДИ буенча иң югары күрсәткеч Казан шә­һәре­нең 27 нче, иң түбәне Чал­лының 29 нчы гимназиясендә (33 балл) теркәл­гән. 

 
“Иптәшләр, хәйләлисез бит!”

 
Республикадагы 9 нчы сыйныф укучылары имтиханнарны татар телендә бирә ала. Быел әлеге мөмкинлектән 400ләп укучы (узган ел 25) файдаланган. Тик Әтнә, Саба, Апас, Кайбыч районнары укучыларының берсе дә сынауны туган телендә тапшырмаган. Моңа хәтта кайбер татар гимназияләре дә игътибар итмәгән. “Әллә теләкләре юк, әллә куркалар, әллә бөтен­ләй татар телендә белем бирел­мәгән”, – ди урынбасар, сәбәбен аңларга теләп. Сүзгә министр ку­шыла. “БДИ татарча булса, аны туган телдә тапшырыр идек тә бит, диләр. Ник 9 нчы сыйныфта имтиханны татарча бирдермисез? Ник мөмкинлектән файдаланмыйсыз? Чеп-чи татар районнарында хәлләр шулай булса, кая барабыз соң без? Ки­ләчәктә дә моңа игътибар итә­чәкбез”, – диде Энгель Нәва­пович. 

 

9 нчы сыйныф укучыла­ры­ның татар теленнән республика тесты нәтиҗәләре турында да сүз булды. Мәсәлән, Ютазы райо­нының Урыссу, Арча­ның 5 нче, Казанның 14 нче гимназия укучылары җиңел юлны сайлаган. Алар тестны рус мәктәбенең татар төркемнәре программасы буенча тапшырган. “Бу хәл татарчаны тиешенчә укытмау турында сөйли. Монда инде, ип­тәшләр, хәйләлисез!” – диде Илдар Мө­хәммәтов. Ки­ләсе уку елында әле­ге сыйныф укучы­ларының барысына да татар теле сынавында сөйләшеп күр­сәтергә туры ки­ләчәк. Быел имтиханга “сөй­ләм өлеше” тәҗ­рибә рәве­шендә кертелгән, нәтиҗәләре начар булмаган. 

 
Башта өйрәт, аннан таләп ит!


Казандагы 117 нче мәк­тәп­нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гаязованың киңәше бу. Ул үзе рус балаларына татар телен укыта. ”Менә өч дистәдән артык ел рус телле балаларга татар телен өй­рәтергә тырышабыз. Шактый дәреслек­ләр әзерләнде. Кызганыч, балалар татар телен өйрәнүгә битараф. Кызыксындыруны гадәти булмаган дәресләр, нәтиҗәле коммуникатив алымнар аша ирешеп була дип саныйм. Башта сөй­­ләмгә, аннары тел үзенчә­лек­ләренә өй­рә­тергә кирәк. Дә­ресләремне уен формасында уздырам. Бу аларга бик ошый. Икенче чиректә русча сөй­ләшми башлыйлар. Укучылар арымый, дәрестә үзләрен иркен тота”, – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты укытучы.

 

Бездә мәгариф җитәкчеләре үзләре дә рус телле балаларга кагыйдә ятлатуны хупламый. Аларны аралашырга өйрәтергә кирәк, диләр. Бу уңайдан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сәлам” укы­ту-методик комплекты эш­ләнгән. Ул укытучы китабы, эш дәфтәре, дидактик материаллар, электрон кушымтаны үз эченә ала. Узган ел аны Казан мәктәпләрендә сынап караганнар инде. Быел аны барлык мәк­тәпләргә дә таратмакчылар.

 

Республикада 64 туган тел һәм әдәбияты дәреслеге федераль исем­леккә кертелгән. Тагын 49ына уңай бәяләмә алганнар. Башка бер республиканың да федераль исем­леккә бу ка­дәр дәреслек керт­кәне юк икән. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания За­һи­дул­лина татар теле һәм әдә­биятын укы­ту концепциясе булдырылуын әйтте. Анда әлеге фәннәр туган тел һәм дәүләт теле буларак каралган. Документ, бак­чадан алып вузга кадәр, әлеге фәннәрне укытуны оеш­ты­руның барлык нечкә­лек­ләрен күрсә­тәчәк. Вузларга кил­гәндә, татар телендә белем бирү мәсьә­ләсен ректорлар советында кү­тәр­мәк­челәр. Бу уңайдан үрнәк итеп Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын ките­рер­гә мөм­кин.


P.S. Август киңәшмә­се­нең пленар утырышы 15 августта кабат Мөслим районында узачак. 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 120, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр