ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Әниемә хат

 

Мин көн саен күңелемнән хатлар язам. Сиңа, әнием... Әйтәсе сүзләрем күп, язып бетереп кенә булмый, көн буе синең белән сөйләшеп йөрим... Синең белән йокыдан торам, синең белән ятам. Боларны үзең дә күреп, белеп торасың. Ә бүген хатымны ак кагәзь битенә язарга булдым. Әнием, мин сезне бик сагынам. Әтиемне хәтерләмәсәм дә, сине бик яхшы хәтерлим. 7 яшькә кадәр синең белән үстем.

 

11

 

Пешергән ризыкларыңның тәме әле дә онытылмады, алып биргән матур уен­чыкларыңны, киемнәреңне хә­зер дә кадерләп саклыйм. Күптән түгел генә миңа бер видеокассета тапшырдылар. Белә­сеңме, кем анда? Әтием! Ул шундый чибәр, гел көлеп тора. Пеләш башын тоткан да: “Кызым, минем башымдагы кояшны күрәсеңме?” – дип сорый. Үзе көлә. Әнием, сине күрмәгәнемә инде дүрт ел узып китте. Кабереңә гел барып йөрибез. Мин синең көннәр җылыту белән күбәләк булып яныма чыгуыңны көттем. Син үлгәч, ике атнадан, туган көнеңдә, без әбием белән кабереңә килдек. Мин зур букет чәчәк бүләк иттем сиңа. Баш очыңда елап торганда, күкрәгемә бик матур яшел күбәләк килеп кунды. Күбәләкне кулым белән тоттым, ә ул курыкмады, очып китмәде. Аннан соң баш очым­да уйнады да, тагын бер күбәләкне ияртеп, очып килде. Уйнап оча-оча, безне зират капкасына кадәр озаттылар. Капкадан чыккач, бик озак карап тордык: алар мин куйган чәчәкләргә кунды. Әнием, ул бит син идең, әйеме? 

 

Менә шушы хәлдән соң бакчага чыксам да, миңа яшел күбәләк килеп куна торган булды. Ә иң гаҗәбе – ул миннән курыкмый. Чөнки ул син – Әнием! Бер генә тапкыр булса ышанмас та идем, тик андый хәлләр бик күп булды. Әнием, мин хәзер бәйрәмнәр­не яратмыйм. Бигрәк тә Әниләр кө­нен. Чөнки син юк... Сабан туена да барасым килми. Чөнки ул уза торган җир зиратка якын урнашкан. Ничек инде син кабердә ятып, мин бәйрәмдә күңел ачып йөри алыйм, ди? Әбием көчкә үгетләп алып бара. Юмалап кибеттән күчтәнәчләр алып биргәч тә, мин “кайтыйк“ дия башлыйм, ә күзләрем – зират ягында. Әбием мине барганда да, кайтканда да синең яныңа алып керә. Әбиемә мине көйләргә кыен инде, анысын да аңлыйм. Теләгемне үтәмәсә, әнием рәнҗеп ятар дип курка. Минем хәлләргә килгәндә, барысы да әйбәт, борчылып ятма. Мин әйбәт кыз булып үсәргә, тырышып укырга, чын кеше булырга сиңа да, әтиемә дә сүз бирәм! 

 

Эльвина Иванова. Балтач, Түнтәр


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112