ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

//

Без күпер салырга риза – 2

 

Сездән башка булмый

 

Газетабыз битләрендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында еш язабыз. Шөкер, сезнең ярдәм белән без аларны авыр вакытта өмет­ләндереп җибәрәбез. Шушы көн­нәрдә редакция почтасына тагын бер хат килеп төште. “Икем улым белән ялгыз калдым. Ирем безне ташлап китте. Кечкенә малаем еш авыргач, бәлки мин аңа игътибар да биреп җиткермәгән­мендер инде. Әнә шуңа да ул башка хатынга китте булса кирәк. Мин исә баламны сайладым. Улымның авыруы көч­ле. Еш кына өянәкләре була. Аның яныннан китеп булмый. Гел янәшәсендә булырга кирәк. Аерылышкач, башка районга кайтып киттем. Казанда да кеше фатирына гына түләп тора идек. Яңа районда да торак таптым. Хәзер улыма би­релә торган пенсиягә яшибез.

 

Олы баламны мәктәпкә әзерли башладым. Ярый әле, мәрхәмәтле кеше­ләр бар. Тирә-яктагы күрше­ләр, әле таныш булмасалар да, улым­ны күреп, сәдака кертәләр. Әнә шулай яшәп ятыш. Башкача булмый. Әти-әни янына кайтып, аларны борчудан курыктым. Аллаһы Тәгалә ташламас әле дип яшим. “Ватаным Татарстан” газетасы миңа әллә ничә тапкыр ярдәм итте. Нинди гозер белән генә килсәм дә, кире бормадылар. Балама да еш булыштылар. Инде хәзер бөтен гаиләбез белән авыр хәлдә калдык. Янәшәмдә таяныр кешем булса, җиңелрәк тә булыр иде. Әмма үз әтисенә дә ки­рәкмәгән балалар белән, чит иргә кияүгә чыгу турында уйлап та караганым юк. Сабыйларны ялгызым гына үстерергә булдым. Тик әлегә ярдәм сорамыйча башка чарам юк. Бераз тернәкләнеп киткәч, ничек тә яшәрбез дип уйлыйм. Кешедән ярдәм сорауның читенлеген дә беләм, әмма башкача булмый”, – диелә анда.

 

Бу хатны Буа районыннан Ләйсән исемле укучыбыз язган. Без сезнең белән Ләйсән арасында күпер салырга риза. Хәбәр­ләшү өчен 89872076910 телефон номерына шалтырата аласыз.2 июнь санында Кама Тамагы районында яшәүче Галия исемле кызга киемнәр кирәклеге турында да язган идек. Аңа бик күп кеше булышты. Әле дә шалтыратучылар бар. Акчалата ярдәм итүчеләр, матур-матур киемнәр китерүчеләр дә булды. Игътибарыгыз, ярдә­мегез өчен рәхмәт сезгә!

 
Аз булыр күк рәхмәтем

 

“Ватаным Татарстан” газетасына соңгы өмет белән хат җибәргән идем. Анда, икенче балам инвалид булып тугач, иремнең ташлап китүе, яшәргә мөмкинлегем булмавы хакында яздым. Рамазан ае иде. Бу хакта 2 июнь санында “Без күпер салырга риза” дигән язма да чыкты. Шуннан соң миңа бер белмәгән кешеләр ярдәм итә башлады. Газета журналисты Гөлгенә Шиһапова ярдәме белән шактый акчалы булдым. Фитра сәдака­сын ­да безнең гаиләгә бирүчеләр булды. Кемдер букча китерде, кай­бе­рәүләр азык-төлек төяп килде. Югыйсә газетаны күп кеше укымыйдыр, ярдәм итүче дә табылмас инде, дип уйлаган идем. Алай түгел икән. Редакция коллективы үзе дә безгә дип акча җыеп бирде. Минем хәлемә керүчеләргә чиксез рәх­мәт­лемен. Аллаһы Тәгалә үзегезгә көтмәгән җирләрдән бирсен!

 

Венера. Казан


 
Кызыма коляска кирәк

 

Балам ДЦП белән авырый. Күп кенә тернәкләндерү үзәкләренә йөрибез. Әкренләп аякка басарга өйрәнеп киләбез. Кызым сөйләшә дә башлады, үзе ашый. Күңелем шуңа да сөенә. Тик бер борчуыбыз бар: кызыма махсус коляска кирәк. Баланы үзем генә үстергәч, сатып алырга мөмкинлегем җитми. Дәвалану курслары өчен болай да кешедән сорамаска тырышам. Әмма коляска бик кыйммәт. Безгә уңайлысы, җайлысы 70 мең сум тора. Бәлки, кемдәдер шундый ко­лясканың кирәкмичә ятканы бардыр. Әгәр андый кешеләр булса, редакциягә шалтыратсын иде. Хә­бәрләшү өчен телефон – 89872076910.

 
Ни бирсәләр, шуңа риза

 

Быелгы июль ае гаиләбезгә зур кайгы китерде. Яшен кереп, өе­безгә ут капты. Ярый әле үзебез чыгып котылдык. Ишегалдындагы ике өебез дә янып бетте. Ике балабыз белән урамда калдык. Өй эчен­дәге барлык җиһазлар, кирәкле документларыбыз янды. Янгыннан соң аякка басу бик авыр икән. Тирә-як авыллардан кием-салым­нар алып килделәр. Тик шулай да ярдәм сорамыйча булмый. Кем нәрсә бирсә, шуңа риза без. Ярдәм кулы сузучылар булса, рәхмәтле булыр идек. Андый ке­ше­ләр редак­циягә шалтыратсын иде.

 

Безнең гаилә хакында “Ватаным Татарстан” газета­сы­ның 28 июль санында “Зинһар, читкә китмәгез!” дигән язма чыккан иде.Алия.Кукмара районы
Кемгә кирәк?– 5-6 яшьлек кызлар өчен кием-салымнар, 32-34 үлчәмле җәйге, 33-34 үлчәмле кышкы аяк кием­нәре бар. Кулланышта булган кызлар рюкзагын да бирә алам.– Бала коляскасы бирәм. Кышкы, кызыл төстә.

 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр