ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

//

Шәһребиләрдә кунакта (ахыры)

 

(Ахыры. Башы 4 август санында.)

– Эчке шәһәрдә яшәүчеләрнең җәйге йортлары да биредә урнашкан, – диде Теләй абзый, озакка сузылган тынлыкны бүлеп. – Күре­гез­че, алар янындагы яшел­чә һәм җи­ләк-җимеш бакчалары искитмәле!Чыннан да, йортлар янында алмагач, чия һәм шомырт агачлары, кура җиләге куаклары үсеп утыра. Әнә еракта аерым-аерым йөргән ат, сыер көтүләре күренә. Бодай, борай, борчак, ясмык, тары, арпа басулары җәйрәп ята.Айсылу ат дугасына берке­телгән кечкенә җиз кыңгырауга төртеп күрсәтте:

 

– Шөлдер чең-чең, чең-чең итә. Ишетәсеңме?

 

– Ишетәм, Айсылу, җиз кың­гырау “җырлый“!Без, арбадагылар, бер көйгә хозурланып барабыз. Юл чи­тен­дә­ге зифа каеннар, биек усаклар безне озатып калалар.

 

– Әй-йе-е, – дип сузды Теләй абзый, – безнең гүзәл табигатькә күренекле сәяхәтче, ислам дине белгече әл-Гарнати да сокланган, диләр. Бездәге сахралар тагын кайда бар?!

 

– Биләргә килгәнмени ул?!

 

– Әйе, Биләргә әл-Гарнати килгән.

 

– Әллә-лә! – диде Айтимер.

 

– Әйе, гарәп сәяхәтчесе безнең ил­гә ике мәртәбә килгән икән. Беренче килүендә Ягъкуб бине Ногман исемле казыйдан болгар­лар­ның тарихын, риваять­ләрен язып ал­ган. “Илегез мин ишеткәннән бик күпкә шәп“, – дип мактаган. Җи­ләк-җи­мешләрнең төрлеле­генә, күпле­ге­нә сокланган. “Мондый байлык баш­ка бер җирдә дә юк“, – дип әйткән.Җимешле бакчалар артта калып, юлыбызда төрле-төрле һө­нәрханәләр очрый башлады. Баш киеменә охшап торганына ымлап, Теләй абзый:

 

– Менә монысы – бакыр эретү миче, – диде. – Монда бакыр һәм ак­кургаш эретмәсе белән эш итә­ләр. Осталар, таштан ясалган махсус калыпка кайнар эремә агызып, йозак һәм көзгеләр ясыйлар.Энем Айтимер бакырчы учак­ларына бик кызыксынып карап барды. Әткәйнең безгә тимерче һөнәре турында сөйләгәне бар иде, бәлки, энем шуны исенә тө­шергәндер. Һөнәрчеләр арасында иң дәрәҗәлеләре тимер­челәр икән. Ни өчен дигәндә, алар кирәк-яраклар, эш һәм сугыш кораллары ясыйлар, шуңа күрә иң кирәкле кешеләр булып саналалар икән.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр