ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Олы Кабанда – “Хаува” мәчете

 

Чеметеп алырга, төрттерергә бигрәк һәвәс безнең халык. Озак уйлап тормыйча, урыс баеса, чиркәү сала, татар баеса, хатын ала, дип югарыдагылардан да көлә ул. Хәер, татар байлары да мәчет салырга акча кызганмый хәзер. Шулай да мәчет салуга беренче чиратта теләсә кайсы бай түгел, намазга баскан хәлле кешеләребез алына. Һичшиксез, шундый шә­хеслә­ребезнең берсе –  Мөслимдә, Азнакайда, Казанда “Вилдан” теш сыр­хауханәләре тотучы Мөслим егете Рәшит Вилданов.

 

и

 

Кичә Казан янындагы (башкалабыздан 20 генә чакрым) Олы Кабан авылында менә шул асыл егетебезнең башлангычы, хәләл көче белән төзел­гән бик күркәм мәчет ачылды. Мә­чет ачылу тантанасына Лаеш районы җитәк­че­ләре, мөфти Камил хәз­рәт Сәми­гуллин җитәк­че­­легендә якын-тирә районнар­ның имам-мөх­тә­сибләре, хәзрәт­ләр, башка өммәт­тәш­ләребез дә килгән иде. Шунысы да бар: Рә­шит төзетүче генә түгел, сафка баскан яңа мә­четнең имам-хатыйбы да икән. Шуны истә тотыпмы, мөфти хәзрәт бү­ләк чапанын кидергәндә: “Имам кеше мәхәл­ләдәге барча өммәт­тәшләребезгә үрнәк булырга тиеш, сөннәт буенча күлмәгең­нең өстәге сәдәфе дә каптырылган булсын”, – дип аның  өске  төй­мәсен дә эләк­тереп куйды. Чынлап та, намаз вакытында, Ходай Тәгалә каршында басып торганда бер нәрсәгә дә вак-төяк дип карарга ярамыйдыр.

 

Беренче урынбасар Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да, мөфтидән үрнәк алып, ешрак тәүбә итәргә чакырды. – Ходайдан гафу сорау кү­ңел­ләрне  сафландыра. Кулны юган кебек, даими тәүбә итәргә кирәк. Ал­ла­һы Тәгалә хәзер шундый җи­ңел­лекләр бирде. Бер-бер артлы мә­четләребез төзелеп, ачылып то­ра. Әмма Раббыбызның бу мөм­кин­лекләрне җиңел генә юкка чыгаруы да ихтимал, – дип тә ис­кәртте ул. Хәер, мәчет алай ансат кына салынмаган. – Бу Аллаһ йортын салу өч елга сузылды. Әлеге төзелешкә бер минем генә түгел, байтак кешенең матди ярдәме керде. Өмәләр җыеп та эшләдек. Савабы ки­мемәсен дип, бүген биредә бер­сенең дә исем-фамилиясен атап әйтмим. Шулай да район башлыгы Михаил Афанасьевны телгә алмыйча кала алмыйм. Олы юл буеннан 26 сутый җир бирде. Без мәчет биләмәсенең һәр карышын файдаланырга тырыштык. Хәзер биредә татарлар байтак яшәсә дә,  күпчелеге – урыслар. Рәхмәт: урыс егетләре нык ярдәм итте. Мәчет манарасына ярымай кую кебек җаваплы эшкә шушы авылның Дмитрий атлы егете белән Казанда хәрби хезмәттә булган авар егете Идрис алынды. Таҗик, үзбәк, кыргыз, чуаш, грузин, әрмән егетләре дә төзелешкә өлешен кертте. Һәммәгезгә рәх­мәт! – дип, яңа имам аеруча тырышып эшләгән төзүчеләргә бү­ләкләрен тапшырды.– Бүген Олы Кабан авылында ислам казанышларын сакларга, аң­латырга мөмкинлек бирүче бик матур мәчет ачыла.

 

Рәшит – эшкуар гына түгел, Олы Кабан авыл советы депутаты да. Бу гыйбадәтханә, беренчедән, бөтен районыбызның күрке булса, икенчедән, юл буе мәчете буларак, Казан – Оренбург юлыннан үтүче мөселман ватандашларыбызга, кунакларга үзва­кы­тында намаз укып чыгу мөмкин­леге бирәчәк. Бәйрәмебез котлы булсын! – дип чыгыш ясады үз чиратында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев.Шунысын да әйтү кирәктер: ачылу тантанасы бүген генә булса да, биредә ике гаетне уздырган да инде Олы Кабан авылында яшәүче өммәттәшләребез. Күп­тән түгел генә узып киткән рамазан аенда ифтар мәҗлесләрендә 40ар-50шәр кеше катнашкан. “Кайбер көннәрне авыз ачарга җитмешләп кеше җыел­ды. Ураза вакытында монда биш сарык чалынды”, – дип сөй­ләде бу уңай­дан мәчетнең икенче имамы Илсур Галләмет­динов.

 

Шунысы кызык: ураза вакытында Олы Кабан авыл чиркәве башлыгы, игумен Александрны да авыз ачу мәҗ­лесенә ­дәшкән алар. Александр, болай гына килсәм яхшы түгел дип, бер көнне мөсел­ман­нар кебек ураза тотып килә. “Егерме сәгать ашамыйча түзеп була, эчәргә ярамагач, кыенрак икән”, – дип таныган шунда чиркәү җитәк­чесе. Үзе ул көнне тантанада катнаша алмаса да, игумен Александр Рәшит хәзрәткә котлавын юллаган иде. Аны соңрак, чәй мәҗлесендә халыкка җит­керделәр.– Кабан җиренә килеп урнашкач, әлеге авылда яшәүче христианнар белән мөселманнар арасында татулык, аңлашу булуына ихлас сөендем. Бу күркәм күршелек мө­гамәләсе озын-озак еллар дәвам итәр дип өметләнәм. Безне Җир йөзенә яратучыга көн саен дога кылырга, бу җиһанда яшәгәнебезгә рәхмәтебезне җиткерергә мөм­кинлек булу – иң зур шатлыгыбыз. Авылыбыз мө­селманнарын котлыйм: сез бик матур гыйбадәтханәле булдыгыз, – дип язган ул анда.

 

Әлеге мәчет  Азнакайдагы “Зәңгәр мәчет”нең игезәге, сыңары икән. “Яшьлегемдә байтак еллар Азнакайда эшләгән идем. Шуңа күрә Олы Кабанда мәчет салу нияте тугач, ике дә уйламыйча, шуның проектын алып кайттым. Менә хыялым тормышка ашты”, – дип сөйләде соңрак Рәшит хәзрәт тантанага килгән журналистларга.Ул көнне мәчет ихатасында бәбиләрен иярткән әниләр дә шактый иде. Шөкер, Олы Кабан авылы җирендә сабыйларга мәтәлчек атып уйнарга, таган атынырга, фонтанга барып, сафланып алырга мөмкинлек бирә торган күркәм урын барлыкка килде бит.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112