ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

Җиләген дә, чәчәген дә утыртыр чак

 

Бакча җиләге күп уңыш бирсен өчен, аның урынын алмаштырып тору кирәк. Ул озак вакыт бер урында үсә икән, күпме генә тәрбияләсәң дә, мул җиләк белән барыбер сөендермәячәк. Җиләкне безнең шартларда язын һәм көзен утыртырга була. Хә­зер нәкъ менә җиләк утырта тор­ган чак. Аны август ахырына ка­дәр утыртырга мөмкинлек бар әле. Быел утыртып калдырасыз икән, киләсе елга уңыш җыеп булачак. 

 

сс

 

Кояшлы җир кирәк

 

Әлеге җиләк кояшлы урынны ярата. Шуңа күрә бакчаның гел кояш төшә торган җирен сайларга кирәк. Агач, куаклар күләгәсе аның чәчәк атуына, уңышына шактый кире тәэсир итәргә мөмкин. Шунысын онытмагыз: җиләккә кояш көн дәвамында төшеп тормый икән, хуш исе һәм балы җитәрлек күләмдә булмаячак. Менә шуңа күрә түтәл сайлаганда игътибарлы булу сорала да инде. Җиләк үскән җиргә кабаттан дүрт елдан соң гына утыртырга киңәш ителә. Бәрәңге, помидор, кәбестәдән бушаган урынга да аны ике елдан соң гына утыртырга ярый. Иң яхшысы – ногыт борчагы һәм борчак, редиска, суган, сарым­сак, яшел тәмләткечләр утырт­кан түтәлләргә өстенлек бирү.

 

Шулай ук чөгендер, кишер, сельдерейдан соң да җиләк утырту кулай. Бакча җиләген яңа гына казылган туфракка утыртырга ярамый. Бу эшне язгы чорда башкарырга уйласагыз, туфракны – көздән, җә­ен исә ике-өч атна алдан казып куярга кушалар. “Казыр алдыннан туфракка бер квадрат метрга бер чиләк черемә яки компост, 30 г суперфосфат, 15-20 г хлорлы калий яисә 200 г агач көле кертергә ки­рәк. Агач көле кертү күпкә отыш­лырак. Чөнки аның составында күп кенә микроэлементлар да бар”, – дип киңәшен җиткерә танылган бакчачы, галим Фарсель Зыятдинов.

 

Артык күмү ярамый

 

Шунысын онытмагыз: 2-3 еллык төпләрнең үсентеләре яхшырак була, утыртканда нәкъ менә шуларга өстенлек бирү кирәк тә инде. Әлеге төпләрдәге беренче һәм икенче мыекчаларны алырга тырышыгыз. Аларда кимендә 3-4 сәламәт яфрагы булсын. Мондый төпне туфрагы белән бергә казып алып утыртырга кирәк. Бу вакытта ул тизрәк үсеп китәчәк. Бакча җиләген ике төрле ысул белән үстерергә була. Бер рәтле тасма итеп утыртканда арасын – 50 см, ә рәтләрдәге үсемлек арасын 20-25 см калдырсаң яхшы. Ике рәтле тасма иткәндә куш рәтләр арасы – 40 см, ә рәтләрдәге үсемлек арасы – 25-30 см, тасмалар арасы 50 см калса әйбәт. Ә менә грунт суы якын булган җирләрдә 60-70 см киңлектәге күтәртелгән түтәлләр­гә утырту отышлы. Бу очракта рәт арасы – 30-35 см, рәттәге үсемлек арасы 25 см тирәсе калырга тиеш. Җиләк утыртканда көрәк бе­лән оячыклар ясап чыксаң уңай­лы. Үсемлекне туфрагы белән бер­гә шунда урнаштыру җиңел­рәк.

 

Туфрагы булмаса, тамырлары нык үсеш алсын өчен, аларны таратып куярга кирәк. Үсентене оячыкка сул кул белән куегыз, уңы белән туфракны тыгызлап куярга уңай­лырак булачак. Иң мө­һиме, тамыр муентыгындагы үсеш ноктасын (үзәк өлеш) җир өс­те тигезлегендә калдырырга. Аны тирән итеп күм­сәгез, ул үсеп китмәя­чәк, сулачак. Җиләкне утырту бе­лән 10 төпкә бер чиләк хисабыннан көнаралаш сугарырга кирәк. Утыртканнан соң вак черемә яки торф белән бер квадрат метрга 3-4 кг исәбеннән мүлчәләп чыгу да яхшы. Шулай ук пычкы чүбе дә сибәргә мөмкин. Бакча җиләген утырту өчен болытлы, аз гына яңгыр сибәләп торган көн кулай. Әгәр дә кояшлы көннәрдә утыртырга туры килсә, бу эшне көн сүрелә башлагач, кичке якта утыртырга тырышыгыз. Эссе көннәр дәвам итсә, бакча җи­ләгенең көньягына киң такталар яки фанерлар куеп, күләгә ясарга кирәк. Шулай ук өсләренә әрекмән яфраклары куеп торырга да була. Бу вакытта алар тизрәк үсеш алып китәчәк.

 

Суганчалы чәчәкләр

 

Язын чәчәк атучы суганчалы чәчәкләрне – көздән, көзен чәчәк атучыларны язын утыртырга кушалар. Һәр чәчәкне утыртуның үз вакыты бар. Мисалга, галантус, кро­кус кебек иртә яздан чәчәк атучыларны июльдән алып сен­тябрь­гә кадәр утыртырга киңәш ителә. Гомумән, бу эшне елның ничек килүенә карап башкарырга кирәк. Чәчәк үстерү белән шө­гыль­ләнү­челәр сүзенә караганда, көннәр салкынайганнан соң суганчаларны утыртырга ярамый. Бу вакытта алар начар кышларга, нәтиҗәдә киләсе елга чәчәк атмаска яки бөтенләй өшергә мөм­киннәр. 

 

Утыртуның да үз җае бар. Суганчаларын артык тирәнгә утыр­тасың икән, алар бөтенләй тишелеп чыкмаска мөмкин. Сай утыртканда кибәргә, кояш пе­шерергә мөмкин. Нинди тирән­лектә утыртырга соң? Суганча яки бәрәңге кечкенәрәк булган саен, аны җир өслегенә якынрак утыртырга кирәк. Кечкенә суганчаларны 5-10 см тирәнлектә утырту кулай. Ә менә зурларын 15-20 см ти­рән­лектә утырталар. Күп кенә бакчачылар, утырту тирәнлеге бәрәңге зурлыгыннан өч тапкыр зуррак булырга тиеш, дигән кагыйдә нигезендә эш итә. Ләкин бу бөтен чәчәкләргә дә кагылмый. Кайбер экзотик чәчәкләрнең (амариллис, гименокаллис һәм башкалар) суганчалары җир өслегендә күренеп торырга тиеш. 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр