ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

//

Орлыгы түгел, порошогы

 

Эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Тормыш булгач, төрлесе була. Тәҗрибәсезлек аркасында, кайчак, кем­неңдер шаярып кына әйткән сүзенә дә ышанабыз. Дө­ресен белгәндә соң була инде. Сезнең белән дә андый хәлләр була икән, безгә язып җибәрә аласыз. Алар “Татар тотып карамыйча ышанмый” дип аталган махсус рубрикада урын алачак.  

 

Бакчабызда каты корт (проволочник) бик күп. Утырткан бөтен бәрәңгене тишеп бетерә. Аны юк итәр өчен, кемнәрдән генә киңәш сорамадым. Кайберәүләр, әлеге корт чүпле бакчада күп, чүп утарга кирәк, диде. Минем бакчада чүп тотканым юк, гел утауда. Әле­ге корт суган кабыгыннан курка дигәч, аны да сибеп карадым, артык нәтиҗәсен күрмәдем. Хәер, аның кадәр бакчага кайдан шул кадәр суган кабыгы җиткерәсең.Бер танышым гәрчич сибәргә кушты. Өченче ел бәрәңге утыртканда һәр рәт арасына сибеп чыктым, гәрчә бу эшемә өй­дәге­ләр каршы чыкса да. Берникадәр вакыттан соң бөтен бакчага гәрчич ти­шелеп чыкты. Ник бер бәрәңге сабагы күренсен. Шул гәрчичне утап җаннар чыкты. Ачуымнан әлеге киңәшне биргән танышыма шалтыраттым. “Мин бит сиңа гәр­чич порошогы сип дидем, орлыгын түгел. Орлыгын көздән чә­чә­ләр аның”, – диде. Тиешенчә тың­лап бетер­мәвем, уйлап эш итмәвем аркасында, җәй буе бакчадан керә алмадым. Аның каравы каты кортлар аз булса да кими төштеләр.

 
Ләйлә Ибраһимова.Азнакай районы 


 

Ламинатмы, линолеуммы?

 

Ремонт ясаганда ялгышмаска кирәк шул. Мин үзебезнең мисалда бер киңәш бирәсем килә. Фатирга ремонт ясаганда, кухняга экологик яктан яхшы дип саналган һәм шул ук вакытта матур булып күренүче ламинат җәяргә карар кылдык. Һәм бу фикергә килүебезгә хәзер бик үкенәбез. Кухня идәненә аз гына су түгелә икән, ул кабарып чыга. Моннан тыш авыр кухня җиһазларын урнаштыргач, ялганган җирләреннән сына башлады. Ә менә кунак бүлмәсенә җәелгән ламинаттан зарланып булмый. Ул бик матур тора, бернинди дә кимчелеген күр­мибез. Ремонт эшләре төгәллән­гәннән соң, без шуны аңладык: кухня өчен иң яхшысы линолеум икән. Су түгелсә дә, тиз генә сөртеп алырга була, бернинди дә эз калмый. 

 
Гөлназ Хәбибуллина. Чаллы шәһәре 

 

 

Кабыксыз йомыркага хуҗабикә гаепле

 

Тавыкларым еш кына йомшак кабыклы йомырка сала. Бу хәл айга 4-5 тапкыр күзәтелә. Калган вакытта башка йомыркалар га­дәт­т­әгечә була. Өстәвенә йомшак кабыклысын шундук ашый да башлыйлар. Бу нишләп шулай була икән? 

Наҗия апагыз.Сарман

 
Сорауларга кош-кортлар буенча белгеч Марина Долматова җавап бирә:

 

– Йомырка каты тышчалы булсын өчен, кош-корт файдалы азык-төлек ашарга тиеш. Начар тышлы, юка кабыклы йомыркалар иң элек азыкның сыйфатсыз булуы турында сөйли. Бу билгеләр ризыкта кальций, фосфор, шулай ук марганец, цинк, йод, тимер һәм кобальт кебек микроэлементлар булмаганлыкны күрсәтә. Д витамины булмау да зур роль уйный. 

 

Шунысын да искәртик: әгәр файдалы элементлар азык-төлек белән кермәсә, организм аны сөяк­тән ала башлый. Бу исә организмны хәлсезләндерә. Еш кына тавык­ларның аяклары да шуңа бетә. Кальций чыганаклары булып известь, сөяк оны, акбур тора. Фосфор белән кальцийны сөяк оныннан һәм йомырка кабыгыннан алып була. Д витамины исә балык маенда була һәм дару­ха­нәләрдә сатыла. Гадәттә кояшта азрак булган, кетәклектә ябылып яткан тавык­лар начар кабыклы йомырка сала. Иректә йөргәндә, кирәкле витаминны тавык үзе дә эзләп таба.Юка кабыклы йомыркаларны симергән тавыклар да сала. Аларның хәлсезләнгән мускуллары йомырканың өлгерүен көтеп тора алмый.

 

Йомырка сала торган тавык­ларны симертмәс өчен, аңа солы, көрпә, азык чөгендере һәм үлән оны бирергә кирәк.Скотч эзеннән котылып булаХуҗабикәләр еш кына скотч­тан соң калган эзләрне бетерә алмыйча интегә. Пластиктагы скотч эзен бетерү өчен, машина гаражындагы ВД-40 дигән чистарту чарасыннан файдаланып карагыз. Бернинди дә эз калдырмый. ВД-40 аэрозоль препараты сәнә­гать тармакларында күгәреккә каршы, су үткәрми торган чара буларак кулланыла. Аны шулай ук көндәлек тормышта чәчкә ябышкан сагызны алу, чәй тапларын бетерү, бармактан чыкмый торган йөзекне чыгару, тараканнардан, җилемнән котылу әмәле һ.б. өчен дә кулланалар. Әлеге чис­тарткыч чараның төп нигезен уайт-спирит тәшкил итә диелгән. Әмма товарга әлегә кадәр патент алынмаган, аның составы сер итеп саклана дип санала. Халык арасында ВД-40 нигездә балык маеннан ясалган дигән сүзләр дә йөри. 

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр