ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

//

Осталыгы сүзеннән билгеле

 

Табибка барырга җыенгач, башта еш кына ирексездән: “Кем кулына эләгермен икән инде?” – дигән икеле-микеле уйлар туа. Баксаң, каршыңда нинди белгеч утыруын аның беренче әйткән сүзләреннән үк чамаларга була икән! “Startsmile” журналы мөхәррире Юлия Клоуда моны теш табибы мисалында аңлаткан. 

 

“Авыртуга түзәргә ки­рәк”. Табиб шундый сүзләр белән каршы алса, авызыгызны ачып та тормыйча, качу ягын карагыз. Каршыгызда ерак 1980нче елларда “адашып” калган, заманча дәвалау ысулларыннан хәбәрдар булмаган аксакал утыра. Ник дигәндә, хәзерге заман медицинасында авыртуны баса торган дистәләрчә дару-җиһаз исәпләнә. 

 

“Йөкле хатыннарны наркозсыз гына дәвалыйбыз”. Монысы да – табиб чыгарган уйдырма гына. Бүген әни булырга җыенган ханымнарның тешләрен дә авырту сизелмәслек итеп, ад­реналинсыз препаратлар яки лазер ярдә­мендә дәва­лыйлар. 

 

“Сезгә бу рентген нәрсәгә соң? Һич аңламыйм!” Авыртуга түзә алмыйм, дип зарланганнан ары табиб тешегезне рентгенга төшерергә җи­бәр­мәсә дә, шиклә­нер­гә җирлек бар. Үз эшенең сыйфаты өчен борчылган табиб эше­нең сыйфатын һәрчак рентген сурәте ярдәмендә тик­шерәчәк. 

 

“Барлык иске пломбаларыгызны алмаштырып, калган тешләрегезне дә дәваларга яки берничә тешегезне алдырып, имплант куярга кирәк”. Тәҗрибәле табиб һәрчак үз тешләреңне саклап калу яклы. Белгеч авызыннан мондый сүзләр ишетелсә, сездән яхшы гына акча “кысарга” маташалар дигән сүз. Табиб акыл тешләре турында сүз барганда гына мондый киңәш бирә ала. Шуңа күрә бу сүзләрне ишетүгә, табибтан рентген тө­шертүен, 3D-тикшеренү уздырып, үз фикерен дәлилләвен сорагыз. 

 

“Бәясен төгәл генә әйтә алмыйм. Дәвалап бетергәч сөй­лә­шербез”. Бу сүзләр дә сездән мөмкин кадәр күбрәк акча алырга теләүләре турында сөйли. 

 

 

 

Аз булса да, янга кала

 

Ел башыннан Россиядә үзе­бездә җитештерелгән иң кирәкле даруларга бәяләр 4,7 процентка кимегән. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә. Россиядә эшлән­гән мөһим дарулар исемлегендә булган бер кап дару өчен элек 71 сум түләргә туры килсә, хәзер ул 68 сум тора икән. Ә менә чит ил даруларының бәяләре, киресен­чә, аз булса да күтәрелгән. Билгеле булганча, кешегә көн дә ки­чекмәстән кирәк дип саналган иң мөһим дарулар исемлеге дәүләт тарафыннан төзелә. Аңа 600ләп дару кергән. Бу даруларга бәя барлык даруханәләрдә дә бер­төрле булырга тиеш. Россия Президенты кушуы буенча, дару­ларның бәяләренә ай саен мониторинг үткәрелә.

 

Түзү гомерне кыскарта

 

Йөрәк авыртуга түзеп тору тормыш өчен куркыныч. Татарстан табиблары шулай дип кисәтә. Татарстан Сәламәтлек саклау ми­нис­тр­лыгының матбугат хезмә­теннән хәбәр итүләренчә, йөрәк авыртуы кан тамырларының ки­нәт кенә кысылуы яисә тыгылуы аркасында килеп чыга. Табиблар йөрәк өянәге вакытында күкрәк өлешендә авырлык, кысылу, басылу сизелүен, кайвакыт авыр­туның муенга, кулларга, ияккә күчүен дә белдерә. Өянәк вакытында хәлсезлек, күңел болгану, тирләү дә күзәтелергә мөмкин. “Йөрәк өянәге вакытында авырту 5 минутлап дәвам итә, әмма аның узганын көтмәскә, дәвалау чарасына шунда ук керешергә кирәк. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртканда, үлем ихтималын күпкә ки­метергә мөмкин”, – ди табиблар. Ярдәм көткәндә утырып яки ятып торырга, башны югарырак тотып, сулышны иркенәйтергә киңәш итә алар. “0,25 г аспиринны йотарга яки чәйнәргә, яисә 0,5 мг нитроглицеринны (таблетка яки капсуланы (тишеп)) тел астына салырга кирәк. Авырту 5 минуттан басылмаса, икенче кат нитроглицерин кулланырга ки­рәк”, – ди белгеч­ләр.

 

Күренгән, чирен белгән

 

Казанда диспансеризация барышында барлыгы 71 мең 268 төр авыру ачыкланган. Быелның беренче яртыеллыгында башкалада 97 мең 165 кеше диспансеризация үткән. Иң еш теркәлгән авырулар булып йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары (барлык авырулар санының 38,3 проценты), эндокрин системасы авырулары (20,3 процент), ашкайнату органнары авырулары (12,2 процент) тора. Йөрәк-кан тамырлары авыруларының 65 процентын кан басымының югары булуына бәйле авырулар тәш­кил итә. Мәгълүм булганча, Россиядә өл­кән яшьтәгеләр өчен гомуми диспансеризация 2013 елдан бирле бара. 

 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112