ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 141, 26.09.2017/

Әбиеңме, әниеңме?

 

Бер танышым 43 яшьтә өченче баласын алып кайтты. Шуннан соң моның бит ти­реләре матураеп китте, яшәрде. Ә менә үзем­нең туганым соңлап бәби алып кайтса да, тиз картайды. Баласы белән комлыкка чыкса, әбиеңнән сора әле, сиңа конфет ярыймы, дип тә сорыйлар икән. Билгеле, кызы гел шул сүз өчен елый. Әнисен бер дә картайтасы килми. Әнисе олы яшьтә булган баланы ничек юатырга, моны ничек аңлатырга соң?

 

Фәридә. Казан

 

г-1

 

 Чит илдә олыгаеп бала табу – гадәти күренеш. 2013 елда Британия акушерлары шаккаткан. Ул елны илле яшьтән узган хатын-кызлар 700 бала тапкан. Фран­циядә исә элек 35 яшьтән узган әниләрне картаеп бала табучылар дип санасалар, хәзер алар­ның яшен кырыкка кадәр озайтканнар. Ә менә Россиядә 25 яшь­тән соң бала табучыларны соңга калган дип саныйлар. Ауропада исә 49 яшьтән соң ясалма орлык­ландыру тыела. Белгечләр моны ана сәламәтлегенә зыянлы булу белән аңлата. Шулай ук бала тапканнан соң төрле авырулар баш калкытырга мөмкин, ди табиб­лар. Соңгы арада бездә дә соңа­рып кына бәбиле булучылар бар. Әмма моны һәр кеше үзе хәл итә. Билгеле, олыгаеп бала табарга җыенучылар табиб киңәшен тотып эшләргә тиеш. Тик кайсы гына ил белгечләрен алма, алар, һәр нәрсәнең – үз вакыты, дигән фикерне алга сөрә. Әнисен әбисе белән бутаучылар, билгеле, баланың күңелен төшерә. Андыйларга психолог Эльвира Сафина киңәш бирә:

 

– Соңгы елларда хатын-кыз­лар үзләренә игътибарлы була башлады. Алар матурлык салонына еш йөриләр, каш ясаталар, керфек тә куйдыралар. Шулай ук битләрен яшәртүчеләр күбәйде. Безнең хатын-кызлар чит илнеке­ләрдән калыш­мый башлады. Әм­ма кайчакта башта карьера, аннан матурлык артыннан чабып, хатын-кызның бәби алып кайтырга вакыты җитми кала. Әнә шуңа да күбесе олыгаеп бала таба. Күп кенә ялгыз хатын-кызлар картлык көннәрен­дә ялгызы гына калмаска дип бәби алып кайта. Тик моның төрле яклары бар. Бала табуның – үз вакыты, үстерүнең – үзенеке, онык сөюнең дә үз мәле бар. Гадәттә, олыгаеп бала тапкан әниләр заман бала­сының күңе­ленә үтеп керә алмыйлар. Алар белән бергә киноларга, күңел ачу үзәкләренә бармыйлар. Баланы яшьтәшләреннән аерып, элекке­чә тәрбиялиләр. Бу гаилә­ләр­дә үскән сабыйларга яшь­тәшләре арасына керү авыррак була. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, сезгә, барлык борчуларны, авыруларыгызны читкә куеп, кире яшьлеккә кайтырга кирәк булачак. Шулай ук яшь әни булгач, матурлык турында да онытмагыз. Балагызның сезне гел матур, яшь күрәсе килә бит.

 

Зөләйха Кәримуллина (өч бала анасы):

 

“Мин кечкенә малаемны 45 яшьтә таптым. Ярый ла, карашырга булышучы апалары бар иде. Олыгаеп бала табу бик авыр икән. Хәтта комлыкта уйнату, йө­гереп киткәч, артыннан куып тоту да кыенлаша. Тикмәгә генә, баланы яшь чакта табарга кирәк, ди­ми­ләрдер инде”.

 

Ландыш Хәсәнова (бер бала анасы):

 

“Мин баламны олыгаеп кы­на, 42 яшьтә таптым. Аңа кадәр башым чирдән чыкмады. Бала тапкач, организмым рәхәтләнеп китте. Дөресрәге, тапкан да булыр идем, 20 ел балабыз булмады. Әни дә мине 42 яшьтә тапкан. Шуңа күрә мин хәтта куркып та калмадым. Әнием әле дә исән-сау, озакламый 95 яшен билгеләп үтәбез. Ул озын гомерле булуын соңарып бала табудан күрде. Бала табыгыз дип кыс­тый алмыйм, Аллаһы Тәгалә кайчан бирә шул чакта алып кайтыгыз, сабыйны югалтмагыз, диясем килә”.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 120, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр