ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

“Яшь егетләр абыйларын да селкетә”


Көрәштә сезон ике мәртәбә башлана. Башта – февраль аенда, аннары – көзгә кергәндә. Зур ярышлар алдыннан Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин белән әңгәмә кордык. Ул безгә кагыйдәләрдәге үзгәрешләр, җәйге бәхәсләр, көзге өметләр турында бәян итте.   

004
– Моннан берничә атна элек Россия көрәш федерациясе кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында карар кабул итте. Көрәшчеләр бу яңалыкны төрлечә кабул итте. Кагыйдәләр еш үзгәрә, дигән фикерләр дә булды. Сез ничек уйлыйсыз?


– Кагыйдәләр бик еш үзгәрә дип әйтмәс идем. Безнең көрәшнең асылы көндәшне күтәреп алып, аркасына салудан гыйбарәт. Ә келәмдә еш кына ни күрәбез? Күтәреп алалар да, техник осталык җитмәү сәбәпле, аркаларына яталар. Бу хакта күптән сүз бара. Шуңа күрә көрәшне тагын да кызыклырак итү, тизләтү өчен үзгәреш кертү турында карар кабул ителде. Моның өчен кисәтү биреләчәк. Миңа калса, бу әле йомшак җәза. Күп көрәш төрләрендә аркага яту юк. Чөнки моның өчен хәтта җиңелү дә бирәләр. Әлеге үзгәреш көрәшчеләрнең һөҗүм итү теләген киметмәс дисезме? Юк, киметми. Көчле кеше сакланып кына йөрергә тиеш түгел. Көрәшче көчле икән, ул күтәреп алганнан соң аркасына ятмый. Минем өчен иң чиста көрәшүчеләрнең берсе атаклы Данил Галиев иде. Аның ничек бил алышканын олырак яшьтәгеләр хәтерли булыр. Беркайчан да аркасына ятмады. Нинди көрәш соң ул безнең аркасына ята торган?! Отып барганда, аркага яту нигә кирәк? Әйдәгез, алайса, шуышып кына бил алышыйк. Тамашачыга кызык булыр дип уйлыйсызмы?


Көндәшенә сөлгесен тоттырмыйча йөрү очраклары бар. Ямьсез күренеш. Тезләнеп көндәшен утырту һәм аркасына яткызу турында гына уйланучылар бар. Кайсыбер районнарда тренерлар шуңа гына өйрәтә башлады. Матурмы андый бил алышуны карарга? Юк, әлбәттә.


– Болар киләсе ике ярышта гамәлгә керәчәкме? Бәхәс килеп чыкмасмы?


– Әйе, бу кагыйдәләр гамәлгә керә. Бәхәс китереп чыгарыр дип уйламыйм. Тәтешкә баргач, барысын да аңлатачакбыз. Үзгәрешләрсез булмый. Кагыйдәләрдәге җитешсезлекләр читкә баргач тагын да ныграк сизелә. Ә Татарстан белән генә чикләнеп булмый. Халыкара мәйданга чыгасыбыз килсә, үзгәрешләр дә булырга тиеш.


– Халыкара мәйданга чыгабыз дип, үзгәрешләр күпкә китмиме соң?


– Олимпия Уеннары программасына кергән көрәш төрләрен карагыз. Аларның ничек көрәшкәннәрен үзем дә аңламыйм кайчак. Чөнки гел үзгәреп торалар. Көрәш бер төрле генә була алмый. Безнекеләр күпме вакыт бирсәң, шуның кадәр бил алышырга риза. Сөйләшеп, башны башка куеп келәмдә төртешүләр кемгә кирәк? Бил алышу тиз һәм тамашачыга кызыклы булырга тиеш.


– Кызык димәктән, хатын-кызлар арасында да рәсми ярышлар уздыру турында сүзләр ишетелә башлады. Сезнең фикерегез ничек?


– Хатын-көз көрәшенә уңай карамыйм. Аларга авыр спорт төрләре килешми. Ә көрәш җиңел әйбер түгел. Кайбер районнарда көрәш белән шөгыльләнүче кызлар барлыгын ишеткәлибез. Ярыш оештыру өчен спортчылар да кирәк бит әле. 


– Заманасы шундый: хәзер көрәшчеләр Интернет аша аралашып яши. Вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерми калмыйлар. Сабантуйлар чорында да булды андый хәл. Чабаксарда узган федераль бәйрәмдә Татарстан егетләре баш батыр исеме өчен көрәшә алмады. Моннан сабак алдыгызмы?


– Татарстан егетләрен ярышка кертү-кертмәү мәсьәләсендә бездән сорамыйлар. Әлбәттә, моның белән килешеп булмый. Курганда узган бәйгегә безнекеләр бармады. Ә башкортлар җиңү яулап, машинаны алып кайтып китте. Мондый кагыйдәләр булмый бит инде. Киләсе елда Сабантуйлар алдыннан бу хакта кабат сөйләшү булыр һәм дөрес карар кабул ителер дип өметләнәм.


– Читкә бару димәктән, Татарстан көрәшчеләре Кыргызстанга барып, медаль җыеп кайттылар. Үзләрен күрсәтә алдылармы?


– Бик әйбәт чыгыш ясадылар. Бөтендөнья күчмә халыклар Уеннарында 13 төрле көрәш булды. Безнекеләр җидесендә чыгыш ясады һәм 11 медаль яулады. Сүз уңаеннан, моннан дүрт ел элек узган ярышта бер генә медаль откан идек. Бу юлы исә аларның тырышлыгы белән Россия җыелма командасы өченче урынны алды. Иң зур уңышка алышта ирештеләр. Чөнки анда аяк чалыш юк, безгә иң якыны була инде. Көрәш буенча дөнья чемпионы исемен йөрткән Ренас Кәлимуллин белән Муса Галләмов Кыргызыстаннан алтын медаль алып кайтты. Тагын ике егет өченче урынны алды. Ислам Фәлахов белән Алексей Абрамов бронза медальгә ия булдылар. 18 яшьлек Абрамов гореш ярышларында да чыгыш ясады һәм икенче урынны алды. Татарстан егетләре кыргыз көрәшендә дә мәйданга чыкты. Ислам Фәлахов монысында икенче булды. Ренас Кәлимуллин, Риназ Гарипов һәм Илнар Закировлар исә бронза алып кайттылар. Илнар Закиров төрек көрәшендә чыгыш ясап, үз авырлыгында өченче булды. Медаль генә түгел, беренче урынга – 70, икенчегә – 35, өченчеләргә исә 17,5 мең сум акча да түләделәр. Кайбер егетләр акча да эшләп кайтты. Безнең көрәшчеләрнең башкалар белән бил алыша алуына тагын бер мәртәбә инанып кайттым. Кагыйдәләрен дә белеп бетерсәләр, тагын да яхшырак буласы иде.


– Димәк, бер урында торырга ярамый.


– Көрәшебез үсә. Миңгәрдә узган Дөнья чемпионаты, Кыргызстандагы уңышлар да шуны раслый. Кемгәдер туктап калган кебек тоела икән, бу вакыйгалар алай түгеллеген раслый. Чит ил көрәшчеләре белән күбрәк аралашабыз. Киләсе елдан халыкара турнирлар көтелә, егетләргә халыкара исемнәр бирү мөмкинлеге туып килә. Көрәш берничек тә туктап кала алмый, кызыксыну бар, егетләр дә үсәргә әзер.


– Көзге ярышларның беренчесе – үсмерләр арасында Федерация Кубогына команда беренчелеге Тәтештә узачак. Моның аерым мәгънәсе бар дип аңларга кирәк. Чөнки әлегә бу район көрәштә алда баручылар арасында юк иде.


– Нәкъ шулай. Федерация башлыгы Марат Әхмәтов та безгә шундый бурыч куйды: көрәшне төрле районнарда җәелдерергә кирәк. Әлеге турнирлар аларда милли спорт төренә карата кызыксыну барлыкка китерер дигән өмет бар. Шуңа күрә төрле төбәкләргә йөрергә тырышабыз, географияне киңәйтергә телибез. Әйтик, “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил бәйгесен киләсе елда Актанышта уздыру нияте бар. Азнакай белән Балтач та бу ярышны үзләрендә уздыру теләген җиткерде. 


– Яңа сезоннан ниләр көтәсез?


– Ел саен яңа егетләр үсеп чыга. Алар быел да булыр дип уйлыйм. Алар бит чыгып кына калмыйлар, абыйларын да селкенергә мәҗбүр итәләр. Барыбызга да селкенергә, эшләргә кирәк. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 139, 26.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр