ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 180, 12.12.2018/

Институт булырмы икән?

 

1 ноябрьдән КФУдагы тюркология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе буларак эшли башлаячак. Шушы уңайдан әле­ге институт директоры Рәдиф Җамалетдинов, аның урынбасары Рамил Мир­заһитов һәм әлеге татаристика югары мәктәбе мө­дире Әлфия Йосыпова “Та­тар-Информ” агент­лыгында матбугат җые­­лышы уздырды.

2-4  
Әлеге үзгәрешләрне Р.Җа­малетдинов югары мәк­тәпнең эшчәнлеге ки­ңәюгә бәйләп аңлатты. “Әлегә кадәр Татаристика һәм тюркология мәктәбендә татар теле, әдә­бияты, музыка, рәсем сәнгате буенча гына бел­геч­ләр әзер­ләнә иде. Быел тө­гәл фәннәр дә кушыла. Көн­дезге бүлектә математика һәм информатика, тарих һәм җәм­гыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү ди­гән белгечлекләргә кабул итү оештырылды. Югары мәк­тәпнең “юл картасы”н эшләү белән мәшгульбез. Мә­гариф министрлыгы бе­лән тыгыз элемтәдә булачакбыз. Ки­ләсе елда республика хө­күмәте математика һәм физика, математика һәм информатика, биология һәм химия, чит телләр буенча укытучылар әзерләүгә заказ бирергә җые­на. Киләсе биш елга хөкү­мәт­нең  кайсы юнә­лешләргә заказ бирергә җые­нуын кү­рәсе килә”, – дип сөйләде ул.


Моны ничек аңларга соң? Былтыргы Юлламасында Пре­зидентыбыз Рөстәм Миң­неханов әйткән Татар дәүләт педагогия институты булмаячак икән дипме, әллә инде шушы Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе базасында тора-бара республикабыз карамагындагы пединститут корылачактыр инде дипме?

КФУның Н.Лобачевкий исе­мендәге математика һәм механика институтында татар телле математика укытучылары әзер­ләүче (киләсе елдан анда татар математиклары укытылмаячак) Әнис Галимҗановның фике­ренчә, тора-бара шушы югары мәктәп базасында пединститут корып булачак. Ул үзе дә киләсе елдан шушында математика укытырга күчәргә җыена. Мин белгеч түгел. Шулай да педагогия институтын коруга нигә болай урау юллардан килергә соң? Хәзер бит федераль законнар республика гына түгел, аерым шәһәрләр буйсынуындагы вузлар ачу мөмкинлеге дә бирә.  Инде бүген татар мәктәпләре математиканы һәм физиканы татарча укытучы мөгаллимнәргә кытлык кичерә. Әгәр төгәл фәннәрне татарча укытучы белгечләр калмаса, бу бит инде үзе үк – авыл җи­рендә дә татар мәктәпләре юкка чыгачак дигән сүз. Сер түгел, математиканы, физиканы ничек инде татарча укытасың дип фи­керләүче җи­тәкчеләрне бүген авыл районнарында да очратырга мөмкин. Бер дә гаҗәп тү­гел: чөнки ул үзе фәннәрне урысча укыган, шуңа күрә район үзәк­ләрендә бер генә татар мәктәбе дә булмауны гадәттән тыш хәл дип санамый, мондый вәзгыять­кә эче пошмый.


– Татар дәүләт педагогия институты ачар өчен Татарстан хөкүмәтенә нәрсә комачаулый икән? Кызганыч, матбугат җые­лышында бу сорау җавапсыз калды. Билгеле, икътисади хәл­ләр четерекле. Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миң­не­хановның быелгы Юлламасында татар милләтен саклау һәм үсте­рү стратегиясен эшләү­не өстен­лекле бурыч итеп куюын онытмыйк. Татар мәктәпләре өчен белгечләр әзерләү стратегик бурыч түгелмени соң?
Шуны да искәртеп узыйк:  Татаристика һәм тюркология югары мәктәбен Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе итеп үзгәртеп корып, КФУ үз атамаларындагы “татар” атамасыннан тәмам “котылды”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 146, 09.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр