ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 149, 16.10.2018/

Көлкегә калуың да бар


– Әгәр укытучы булмаса, теләсә нинди кәттә мәктәп тә заманча шартлары, кыйм­мәтле җиһазлары белән генә берни дә бирмәячәк. Балалар бакчасы да – мәктәп инде ул. Сабыйлар укырга барырга әзер булырга тиеш. Яхшы башлангыч белемсез югары мәктәп була алмый, – диде Президент Рөс­тәм Миңнеханов узган атнада республикада узган Укытучылар көнендә.

77
Президент, балалар бакчалары, мәктәпләр төзү һәм төзекләндерү программаларын искә алып, киләчәктә дә ярдәм итеп торачакбыз, диде. Мәктәп, техникум­нарның уңыш­ла­рына да тукталды. Быел эшче һөнәрләр буенча ил­күләм чемпионатта рес­пуб­ликаның икенче урын алуын ресурс үзәк­ләренең бел­геч­ләрне яхшы әзер­ләве нәтиҗә­се дип бәяләде. “Европа чемпионатыннан 5 кеше – 3 алтын, 1 кеше көмеш медаль алып кайтты. Бу – сезнең хез­мәт нәтиҗәсе. Әлеге юнәлеш­кә тагын да игътибар бире­ләчәк, заманча технология­ләрне кер­теп барачакбыз“, – диде ул.


Чарада катнашкан күре­некле теле-радиотапшы­р­у­лар алып баручысы Ангелина Вовк республикадагы ба­лаларның төрле илкүләм фестивальләрдә гран-при яулауларын билгеләп үтте. “Балаларга мондый мөнә­сәбәт­ләре өчен Татарстан җитәк­челеге алдында баш иям. Сезгә карата рәхмәт сүз­ләре бәйрәм көнендә генә яңгырамасын. Көн саен әй­тергә җай чыгып торсын иде“, – диде Ангелина Вовк.


Тантанада иң яхшы укытучыларны дәрәҗәле исем­нәр белән дә сөендерделәр. Тә­теш районының 1 нче мәк­тәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Юрий Мышев татар мәгъ­рифәтчесе Мирза Мәхмүтов исемендәге иң беренче премиягә лаек булды.


“Татарстанның атказанган фән эшлеклесе“, “атказанган югары мәктәп хез­мәт­кәре“ исемен алучылар да булды. Биш мөгаллимгә “Та­тарстан­ның атказанган укытучысы“ исеме бирелде. Чал­лының 25 нче мәктәбе директоры Лариса Кузавковага Татарстан Президенты Рәх­мәте тапшырылды.


Атказанган укытучы исе­менә лаек булганнардан бү­генге мәктәптә белем бирү­нең нечкәлек­ләре хакында сорашты. Замана укучылары белән эшләү авырмы икән?


– Жиңел түгел. Аларны кызыксындыра белергә ки­рәк. Укытучы бәрәңге ашый­мы икән, дип уйламый инде бүгенге укучылар. Алар аралашырга, үз фикерен әй­тер­гә, бәхәсләшергә ярата. Бу, минемчә, бер дә начар түгел. Күп өй эше бирмичә, һәрбер баланы аңлап, иҗади яктан якын килеп эшләргә тырышабыз. Уңышлары белән әти-әниләрен дә таныштырып барабыз. Бу очракта уку теләге тагын да арта, – ди Кукмара районындагы Зур Сәрдек мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Зыятдинова. – Туган телне укытудагы үзгәреш­ләрдән соң мәк­тәптә татар теле дәресләре сакланды. Атнага ул 3-5 сәгать укытыла. “Татар теле нигә кирәк?“ – дигән балалар бездә бөтен­ләй юк. Дәрестән тыш драм­түгәрәк эшли. КФУда татар теле юнәлешендә белем алучы студентларыбыз да күп.


Балтач мәктәбенең биология укытучысы Ризилә Гафарованың укыту стажы – 41 ел.


– Укучыларга кычкырып түгел, хөрмәт белән караганда гына уртак тел табып була. Башта баланы үз фәнең белән кызыксындырырга кирәк. Моның өчен укытучыдан үзенә карата таләпчән булу сорала. Яшьрәк чакта балаларның тыңламаган чак­лары да булды. Берәр укучы шаулый башласа, дәресне 20-30 секундка өзеп, тып-тын кала идем. Ә бу – дәрес өчен бик күп вакыт. Шунда барлык укучының күзе шаулап утырган балага төбәлә. Ул, читенсенеп, башка бервакытта да тәртип бозмый иде. Мин бит кычкырмадым, шәхесен кимсетмәдем! Хәзер андый хәлләрнең булганы юк, – ди Балтач районы укытучысы. – Замана балалары күпкә бе­лем­лерәк һәм та­ләп­чәнрәк. Үз фәнен белмә­гән укытучы көлкегә калырга да мөмкин. Алар мең дә бер сорау би­рәчәк. Мин БДИда 100 балл туплаучылар, олимпиадада җиңүчеләр белән бер­гәләп, һаман да эзләнәм, өйрәнүдән туктамыйм“.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 146, 10.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр