ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 149, 16.10.2018/

//

Данмы,түбәнлекме?

 
6 октябрь якынлашкан саен, мәгълүмат кырында һәм социаль челтәрләрдә Конор һәм Хәбиб исемнәре еш яңгырый башлады. Хисләр киеренкелеген, ачу һәм нәфрәт ташкынын Лас-Вегаста узачак замана гладиаторлары сугышы белән бәйле вакыйгалар кузгалтты.

99

ММАның (катнаш сугыш) җиңел үлчәүдәге чемпионы Конор Макг­ре­горның – психикасы какшаган ирландлы профессионалның, популярлык яуларга теләп, Гайсә пәйгамбәрне хурлавы, аннан соң үзенең булачак көндәше дагыс­танлы Хәбиб Нурмөхәммәдов адресына ямьсез сүзләр яудыруы социаль челтәр­ләргә ут төрткән һәм яшен суккан кебек тәэсир итте. Спорт белән бернинди уртаклыгы да булмаган ММА чемпионатын, популярлыгын үстерү максаты белән, дини һәм милләтара ызгыш мәйданы, ачыктан-ачык расачыл карашларны пропагандалау өчен плацдарм итеп файдалана башладылар.

 

Конор­ның либераль матбугат тарафыннан үсендерелүе, зурлануы, чынлап та, куйган максатларга иреште дип әйтергә була. Европада расачыл караш­ларның чәчәк атуына булышса, дагыстанлылар һәм кавказлылар арасында ирландлыга каршы нәфрәт ташкыны кузгалтты. Массакүләм психозга мөселманнар да кушылды. Социаль челтәрләрдә Хәбибкә җиңү сорап дога кылучылар да, моны эшләргә ярыймы дип фәтва эзләүчеләр дә бихисап иде. Лас-Вегастагы кыргыйларча очрашуда Хәбиб үз тарафдарларының өметен аклады: ирланд тилесен кыйнап һәм буып ташлады.

 

Әмма эш моның белән генә төгәлләнмәде. Конор командасындагылар Нурмөхәммә­дов тарафдарларын тел белән хурлап кычкырдылар, аларга буш банкалар ыргыттылар, ике арада сугыш чыкты. Профессиональ сугыш мәй­данында әле генә үзенең кан дошманын тукмаган Нурмөхәммәдов та үз тарафдарларын яклап тукмашуда катнашты. Бу юллар язылганда, бөтен дөнья матбугаты шушы вакыйганы тик­шерә. Тукмашу алдыннан гына үзенең көн­дәшен “дагыстанлы күсе“ дип атаган Конор Макгрегорны як­лаучылар да, нервлары чыдамыйча чик­тән ашкан Хәбибкә теләктәшлек белдерү­челәр дә җитәрлек. Нечкә сәясәт техноло­гияләре түбәнлек вируслары үрчетәләр дә аны мәгълүмат кырына һәм социаль челтәрләргә таратып җибәрәләр. Бу түбән уенның әҗере Конорга түләнде инде, ул мул гонорарын алды. Ә дагыстанлы Хәбиб исә әлегә гонорарсыз калдырылып тора. Бу соңгысы да, әлбәттә, киеренкелек температурасын күтәрү өчен эшләнә. Биржа махинацияләреннән, финанс спекулянтла­рының халыкларны кычкыртып талауларыннан киң җәмәгатьчелекнең игътибарын читкә юнәлтү өчен оештырылган гладиаторлар сугышы үзенең максатына ирешә әлегә.

Рәшит Фәтхрахманов 

Кагыйдәләрсез тормыш

 
Бу араларда спортчыларның тәртибе, дөресрәге, тәртипсезлеге дөнья, Россия­күләм мәгълүмат агентлыкларының иң “кайнар“ яңалыгына әйләнде. Лас-Вегаста  “кагыйдәләрсез сугыш“та Хәбиб Нурмө­хәммәдовның җиңүле чыгышыннан соңгы кыланмышларын барыбер әле ничек тә аклап булса, иртән иртүк Мәскәү ресто­раннарының берсендә, футболчыларга хас булганча, аякларын түгел, ә йод­рыкларын эшкә җиккән исерек спортчыларга карата  бик күпләрнең “җене“ кузгалгандыр, дип уйлыйм.

 
Санкт-Петербургның “Зенит“ командасы һөҗүмчесе Александр Кокорин һәм “Краснодар“ ярымһөҗүмчесе Павел Мамаев, футбол кырында һөҗүмебез барыбер барып чыкмый, хет ресторанда берәрсенә һөҗүм ясап карыйк, дип уйлаганнар, ахры. Россия футболы данына тап төшердегез, дигән “зур“ сүзләрне спорт түрәләренә калдырыйк. Гади халык бар­лы-юклы хезмәт хакына эшләп йөргәндә, җыелма команда составына керә алмаган килеш тә миллионнарны кесәгезгә тутырып, теләсә нәрсә эшләп йөрергә ничек оят түгел сезгә, дип егетләрнең йөзләрен дә кызартмыйк. Футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң спорт сөюче­ләре­без, ниһаять, футболчыларыбызга ләгъ­нәт укудан туктау гына түгел,  бәлки әле күңеллә­ренә сары май булып яткан егетләрнең биографияләрен үк өйрәнә башлады бит. Шулай икән, җыелма команда составына эләгү хәтта төшләренә дә кереп карамаган һөҗүмчеләргә ни кала?  Дөрес, үзләренең исемнәрен җәмә­гать­челеккә  әнә шулай гына таныту. Әмма бу очрактан соң хәсрәт футболчыларны кагыйдәләрсез сугышучы теге Макгрегорлар янына “эшкә алсалар“ гына инде...

 
Инде килеп, зыян күрүчеләренә тукталыйк. Гөнаһ шомлыгына каршы, шактый ук дәрәҗәле ике федераль чиновник спортчылар йодрыгының ничек төшүен  үзләрендә сынарга мәҗбүр булган.  Бола­ры­ның кемнәр икәнлеген белгәч, кызганасы урынга, күпләребезнең башына, хәзер инде дәүләт түрәләренең дә акчасы футболчыларныкыннан ким түгел, ахры, дигән уй килгәндер дип беләм. Соң, ир­тәнге ашка  мондый урынга килеп утырган кеше инде төшке, кичке ашларын да әллә кайда ашамыйдыр. Күпсенеп әйтүем түгел, сүз уңаеннан гына әйтүем.

Валентина Семенова

 

Татарны кемнәр бүлә?


Башкалабызның 30нчы маршрут автобусында  йөргәндә, еш очрый миңа бу рек­лама. ”Этнические традиции Лаишевского района” дигән атама астында рес­пуб­ликабызның әлеге төбәген бик мактыйлар, экскурсиягә чакыралар анда.

 

”Әлеге тур Лаеш ягында яшәүче урыс, татар, керәшен халык­ларының тради­ция­ләре белән таныштыруга юнәлдерел­гән”, – дип, оештыручылар районның Никольское, Атабай, Таш­кирмән авылларына кунакка чакыра, шунда милли уеннарны тамаша кылырга, милли ризыклардан авыз итәргә тәкъдим итә. Киләсе елда илебездә кабат халык саны алырга җыенуларын белмә­сәм, бу юлы да татарны утыз-кырыкка бүләргә тырышу ихималы янамаса, бәлкем, моңа әллә ни игътибар да итмәгән булыр идем.


Моны кем оештыра икән, дип  реклама бирүчеләрнең адресларына бактым. Кесә телефоны да, сайт адресы да күрсәтелгән (fan-murtazina@yandex.ru). Оештыручы – Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музее, диелгән. ”Без Мәдә­ният министрлыгына карамыйбыз, муниципаль оешма”, – дип аңлатты телефонны алучы Фәридә Мортазина. ”Ке­рәшен дигән милләт юк. Нигә Сез татар халкын төрле төркемнәргә бүләсез? Керәшен­нәр – татар халкының бик тә үзенчәлекле, христиан динен тота торган бер төркеме. Ислам дине кабул иткән урыслар да аерым бер халык буламыни?” – дип сорадым мин аннан. ”Ялгышасыз. 1926 елга кадәр ке­рәшеннәр аерым халык булып йөргән. 1926 елда гына аларны татарга кушканнар. Хәзер илебездә 200 мең керәшен яши – шуны бе­ләсезме?” – дип сорады Фәридә ханым. Мин, үз чиратымда, сорауга сорау белән җавап биреп, XVII-XIX гасырларда да керәшен дигән аерым халык булганмы соң, дип кызыксындым. Моңа каршы ул: ”Әле мин ялда. Ике атнадан соң эшкә чыгам. Шылтыратырсыз. Шунда яхшылап сөйләшербез”, – дип җаваплады һәм телефонын сүндерде.


Ни кызганыч, Татарстан халыклары ассамблеясы вәкилләре дә, кайчак артык киң күңеллеләнеп, бездә татар, урыс, мари, чуаш, удмурт, мордва, керәшен халык­лары яши, дип ычкындыра. Дингә карап, милләтне тарката башласак, яһүди, будда динен үз итүче милләттәшләребезне дә аерым халык итеп таныйкмыни инде?!  Халкыбызны бүлгәләргә тырышучы­лар­ның тегермәненә су коймасак иде, җә­мәгать!


Рәшит Минһаҗ

Акылың саумы, кешем?


10 октябрьдә дөньякүләм Психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Табиб­лар бу көндә депрессия һәм стресслардан котылырга өйрәтәләр, тыныч яшәү юллары турында киңәшләр бирәләр. Әмма депрессия дигәнең байлыкка һәм тормыш дәрәҗәсенә карап тормый, профессияләр һәм белем белән исәп­ләш­ми (психоте­рапевтларның еш кына ярдәмгә мох­таҗ булулары да мәгълүм), гаилә бөтенлеген дә санга сукмый, килә дә җитә... 

 

Нәтиҗәдә адәм баласын миокард инфаркты һәм инсульт кебек чирләр сагалый, үз-үзенә кул салучылар саны арта. Статистик мәгълү­матларга таянып, бел­гечләр соңгысы­ның, ягъни суицидның авылларда киң таралуын әйтәләр. Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров соңгы вакытларда гына үзе җаваплы булган районда суицидлар статистикасы Рос­сиядәге уртача күрсәт­кечтән якынча өч тапкыр зуррак булуын әйтеп шау-шу чыгарган иде. 


Быелның беренче алты аенда безнең республикада суицид күрсәткече узган елның шул чорындагыдан кимегән: йөз мең кешегә 10,3кә калган. 2015 елда бу күрсәткеч 14,5 булган, 2016 елда – 13,2. Күрсәткечнең кимүгә баруы сөендерә, билгеле. Әмма авыл районнарындагы хәлгә күз салсаң, чынлап та, чәчләр үрә тора. Россиядә бу күрсәткеч 2013-2014 елларда 19,5 булган, 2016 елда 15,4кә кадәр кимегән, 2017 елда 14,2гә калган. Россиянең менә шул күрсәткечләрен сикереп узып киткән районнар бар. Әлки районында 2016 ел күрсәткече – рекордлы, 56,7гә тигез. Дөрес, 2015 елда ул рекордны уздырган районнар булган инде. Минзәләдә  үз-үзенә кул салучылар саны йөз мең кешегә 58,8 булган, Актанышта – 58,1. Аннан соңгы елларда да бу районнарда саннар куанырлык түгел. 2017 елда 48,9лы күрсәткеч белән Кукмара алга чыккан. 2016 елда Әтнә, Тәтеш, Югары Ослан, Питрәч, Нурлат, Балык Бистәсе районнарында үзенә кул салучы беркем дә булмаган. Әтнә районында да суицид – сирәк күренеш. Казан шәһәренең күрсәт­кеч­ләре даими рәвештә түбән. 2015 елда күрсәткеч 3кә тигез булса, 2016да 1,7гә калган; 2017дә 0,7 дәрәҗәсенә җиткән; тик быелның беренче яртысында инде 1,3 үк булган. Тик шулай да аңлашыла: халык иң күп яшәгән башкала үзендәге уңай вәзгыять белән республиканы ”коткара”, югыйсә, республика күрсәткече барыбыз өчен дә кара тамгага әверелер иде.


Рәшит Фәтхрахманов

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 147, 10.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр