ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 180, 12.12.2018/

Бер җылы сүз җитә


Арча якларына килеп чыккач, өлкән яшьтәге ке­шеләрнең проблемаларын хәл итәргә җыен­ган “түгә­рәк өстәл”гә туры килдем. Ветеран­нарның шатлык-кайгы­ларын, моң-зарларын, үтенечләрен тыңларга һәр юнәлеш буенча диярлек җитәкчеләр, төрле оешма вәкилләре килгән иде.

55
Бигрәк тә шунысы ошады: чын күңелдән сөйләшү булды бу, һәркем, чыннан да, күңеленә тигәнен әйтер­гә ашыкты. Теләк тә, фикер дә, тәнкыйть тә ишетелде бу очрашуда. Шактый мәсь­ә­ләне хәл итәргә дә тырыштылар.


Халык саны күбрәк булган саен, проблемалар да артып тора, әлбәттә. Арчада пенсионерларның саны – 12 мең 653 кеше. Ветераннар оешмасы җитәкчесе Наил Габдрахманов әйтүенчә, бик активлар үзләре. 2785е әле дә эштән туктамаган. Озак яшәү­челәр дә шактый: 90-100 яшь­лекләр 248 булса, 100 яшьтән ашканнар – 4. Бү­ген район­ның һәр авылында диярлек башлангыч ветераннар оешмасы эшләп килә.

Яшисе килә

Арча ветераннарының яраткан сүзләре бу. Соң, шулай булмыйни! Монда бит беркем дә үзен ялгыз хис итми. Үзләре дә гөрләп яши­ләр. Берәр җитәкче белән сөйләшергә-киңәшләшергә дә тилмереп йөрмисең. Район башлыгы Илшат Нуриев тарафыннан эш шулай куелган чөнки. Һәркемнең гозерен тыңларга, кулдан кил­гәнчә ярдәм итәргә. Әлбәттә инде, беренче чиратта ветераннар оешмасы хәлләренә керә. Оешма үзе дә гел хәрәкәттә. Тәҗрибә уртаклашырга да җай табалар. Быел әнә ерак дип тормаганнар, Азнакайга ук чыгып кит­кәннәр. “Балкыш” фес­ти­валендә катнашучылар хәт­та концерт та куеп кайткан.


– 450 кешелек зал шыг­рым тулы иде. Район башлыгы да бик кызыксынып карады, – ди Наил Газизович.


Хәер, ерак барасы да юк, үзләрендә дә үрнәк алырлык урыннар бар арчалы­ларның. Шул җәһәттән Си­кертән авыл җирлегендәге өч ветеран оешмасына җы­е­лышканнар да рәхәтләнеп тәҗрибә уртаклашканнар. Эш кенә димәгән, ял итәргә дә өлгерәләр. Анысын да мәгънәле итеп үткәрергә тырышалар. Узган ел – ветеран оешмаларының җитәк­челәре, быел мәгариф ветераннары ял итәчәк. Шулай кулайрак дип табалар, чөн­ки сөйләшер сүзләр дә ур­так, аралашырга да уңайлы.

Аралашу

Аралашу дигәннән, Арча ветераннары нәрсә хакында сөйләшә соң бүген? Аларны ниләр борчый, ни­ләр кызыксындыра? Аң­ла­шыла ки, сүз бүген бар кеше­нең телендә булган пенсия реформасыннан башланды. Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибә­туллина соңгы вакытта булган барлык үзгәрешләрне тәфсилләп аңлатты. Әйтергә кирәк, аларның күбесе бү­ген пенсия яшендә булмаганнарга кагыла. Әмма ветераннарны кызыксындырганнары да байтак булды. Гөлназ Гыйлембаевна социаль челтәрләрдә пәйда булган ялган мәгълүматларга алданмаска өндәде, эшләү­че пенсионерларның пенсиясе кайчан индекса­ция­ләнүен тәгаенләде. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы стажы дигән терминга ачыклык кер­теп, аның нечкәлек­ләренә төшендерде.


Мәдәният темасына күч­кәч, зал бөтенләй җан­ланып китте. Өлкәннәр көне уңаен­нан куелган спек­та­кль­гә янә әйләнеп кайттылар.


– Мондый чараларга сез­нең йөрүегез бик кирәк, – диде бу җәһәттән мә­дәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. – Әле спектакль башланганчы ук артистларга, зал шыгрым тулы, дип әйткән идем.Чынлапмы, дип бик шатланыштылар, пәр­дә читен ачып-ачып карадылар. Авылларда да шун­­дый мохит тудырырга тырышабыз. Хәзер бит өй­дән чыгып карамаган, күр­шеләренә кермәгән ке­ше­ләр дә күп. Ә мондый чаралар аралашу өчен бик уңай­лы. Сәнгать мәктәбе, мә­дәният йортлары, музейлар – барысы да бу җәһәттән халык өчен эшли.


Форсаттан файдаланып, Рамил Рафис улы ветераннарны Фәүзия Бәйрә­мо­ва­ның Кышкар халык театры сәхнәгә куйган “Сандугач­ның балалары” спектакленә, Әтнә рәссамы Илдар Вәли­ул­линның музейда оештырылачак күргәзмәсенә дә чакырды. Арчалылар “Татаркино” оешмасы белән дә тыгыз элемтәдә яши. “Мө­селман киносы” фести­валендә катнашкан картиналарны да халыкка күрсәтү юлын тапканнар.


Нәкъ менә шул вакытта, көтмәгәндә-уйламаганда, залда милли мәсьәлә күтә­релде. Бер апа урыс мил­ләтеннән булган күршеләре мәнфәгатен күтәреп чыкты. “Мин берәр чарага киткән саен, бик кызыгып кала. Без­дә “Русская песня” ан­сам­б­лен­нән башка алар өчен берни дә оештырылмый бугай. Ничектер, уңай­сыз”, – диде ул. Моңа шунда ук каршы төшүчеләр дә табылды. Мә­сәлән, кинофильмнар барысы да диярлек урыс телендә күрсәтелә. Музейларда экскурсоводлар татар, урыс, инглиз теллә­рендә сөйләшә. Үзләренә дә активрак булырга кирәк, гаи­ләлә­ре белән кил­сеннәр, дигән фикерләр яңгырады. Бүген Арча хал­кының 92 проценты – татарлар. Аңла­шыла ки, чаралар нигездә татар телендә үт­кә­релә. Әм­ма мин татар апа­ла­рының шушындый вәз­гыятьтә дә киң күңел­лелек күрсәтү­ләренә исем китеп, уйланып утырдым.


Үз милләтен саклап, яклап яшәргә омтылулары һәр сүздән, һәр гамәлдән сизелеп тора арчалыларның. Берәү хәтта, мәдәният йортында билет ертып торучылар, тамашачыларга хезмәт күрсәтүчеләр Камал, Тинчурин театрларындагы кебек матур камзуллар кисен иде, дигән тәкъдим белән дә чыкты. Монысын да мыекка чор­нап куйдылар. Театрлар турында сүз чыккач, педагогия көллиятенең элеккеге директоры Илдус Сәгъдиев, үзешчән артистлар мән­фәгатен кайгыртып, аларга мактаулы исемнәр бирү мәсь­әләсен дә кузгатты.


Сөйләшә торгач, ветераннар шул дәрәҗәдә мәдә­ният тормышына “кереп чум­дылар”, ветеран спортчы Сания апа Сибгатуллина: “Сезне мәдәнияттән башка әйбер кызыксындырмый, ах­ры”, – дип, ярым шаяртып, кордашларын көчкә спорт дөньясына алып кереп китте. Хатын-кыз ветераннар командасы йөзү буенча республика ярышына әзер­ләнә икән. Шуңа күнекмәләр ясау өчен бассейнда бушлай вакыт һәм махсус урын сорады. Спорт һәм яшьләр бү­леге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов бу мәсьәләне шун­да ук хәл итте. Спорт дигәндә, Арчада бернинди каршылык юк инде анысы. Быел илкү­ләм кросска хәтта “60+” төр­кемен дә керт­кәннәр. Ильяс Нурсилович, ветераннарны иртә белән стадионга скандинавча йө­рергә чакырды. “Көн саен иртәнге 6да очрашабыз”, – диде. Димәк, үзе үрнәк күр­сәтә. Хәер, Арчада элек-элек­тән стадион­ның да, парк­ларның да буш торганы юк.


Сәламәтлек темасына күчеп, Арча хастаханәсенең баш табиб урынбасары Фә­ридә Сабировага сораулар бирелә башлагач, зал янә гөжли башлады. Бу юлы инде ризасызлык хисе белән. Бе­рәү 66 яшьлек авылдашын операциягә әзерли, шу­ңа флюорография үтә алмыйча йөри икән. Ремонт үткә­релү сәбәпле, моның өчен Балтачка яки Казанга барырга ки­рәклеген әйт­теләр. Анысы аңлашыла инде. Әм­ма гомер бакый шушы тө­бәктә хезмәт куйган, якыннары булмаган авыр хәлдәге әби өчен моны оештыру беркемгә дә әллә ни хилафлык китермәс иде, мөгаен. Кызып китеп: “Яшисе килә, әмма больницага бар­саң, андагы мөнәсәбәт­ләрдән хәт­та үләсе килә башлый”, – дип тә әйтеп ташладылар. Иң кызыгы, моңа каршы төшүче булмады, кире­сенчә, куәтләделәр генә. Ахыр чик­тә: “Шартлар яхшы, авыруларга мөнәсәбәт искиткеч начар”, – дигән нәти­җә ясадылар. Илдус Сәгъ­диев: “Өл­кән яшьтәге кешегә бер җы­лы сүз җитә. Табиб­лар без­гә бу дөньяда йөрер­гә тиеш түгел кешеләр итеп карамасыннар иде. Персонал белән ниндидер тәрбия эше алып барырга кирәк”, – дип йомгаклап куйды.


Күңелгә, шундый матур очрашу күңелсез нотада тә­мамлана инде, дигән уйлар да килә башлаган иде, әле ярый Мәрхәмәтлек үзә­ге­нең социаль тернәк­лән­дерү буенча җитәкчесе Фәр­дия Гарифуллина сүз алды. Залдагы халыкның йөзенә янә елмаю билге­ләре чыкты. Зал­дан, яратып: “Без сезне күрергә барабыз, Фәрдия ханым. Сез­нең сүзләрегез, күз карашларыгыз – үзе бер дәва. Дару кирәклеген дә онытып җибәрәбез”, – дигән сүзләр яңгырады. Үрнәк алыр­­лык җирләр, кешеләр дә бар икән бит югыйсә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 147, 10.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр