ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 180, 12.12.2018/

Чиле-пешле докторлар чыгарасы килми


Яңа уку елына ничек кердегез? Шәкертләр туп­лый алдыгызмы? Укытучылар җитәме? Шун­дый­рак сораулар белән Россия Ислам институты һәм Болгар Ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек.

33
– РИИга да, БИАга да шәкертләр тупладык. РИИ­ның көндезге бүлегенә – 120дән, читтән торып укуга 300дән артык кеше кабул иттек. Башка еллар белән чагыштырганда әллә ни үзгә­реш юк. Укырга керергә теләүчеләр кими дип булмый. БИАда да шундый ук вәзгыять. Дөрес, без былтыр 30-40ны гына алырбыз дигән идек. Беренче ел булганга, 68не алдык. Аларның унысы төрле сәбәпләр – укуда өлгермәү, армия хезмәте аркасында вуздан китте. Быел алтмыш кеше алдык. Аларның егермесе – докторлыкка, кырыгы ма­гистр­лыкка укый. Беренче елны, әлбәттә, сайлап алу мөм­кинлеге зур иде. Чөнки без былтыр элек бетергән­нәрне дә, яңа гына институтны тәмамлаганнарны да алдык. Алар арасында әзер­леге шактый яхшы булганнар, әй­тик, докторлыкка үзе­безнең РИИ укытучылары керде.Шуңа күрә былтыр сыйфат шактый югары иде. Аңла­шыла ки: еллар узган саен элек бетергәннәр арасыннан сайлап алу ихтималы кимиячәк. Әле генә вуз бе­тергәннәр (бездән тыш Уфа­да һәм Мәскәүдә ислам институтлары бар) арасыннан сай­лап алу, билгеле, без­­­нең мөмкинлек­ләрне чик­ләя­чәк. Кемнең­дер гаи­ләсе бар, кемдер эшкә ки­тәр­гә җыена.


Дөрес, илебездә төрле елларда ислам уку йортларын тәмамлаганнар күптер. Ел дәвамында алар белән элемтәләр урнаштырырга, сәләтлеләрен үзебезгә җә­леп итәргә кирәк булачак. Билгеле, БИАда укырга те­ләү­челәрнең саны кимемәс. Быел да БДБ илләреннән укырга килергә теләүчеләр күп булды. Кыргызстан, Казахстаннан да алдык, Та­җикстаннан ел да керергә теләүчеләр күп. Әле менә бер шәкерт Берләшкән Га­рәп Әмирлекләреннән докторантурага укырга килә­чәк. Керергә теләүчеләр булыр. Без беренче чиратта Үзәк Россия, татар Диния нә­зарәтләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэ­мин итүне алга сөрәбез. Әнә Кавказдан укырга ки­лергә теләүчеләр дә күп. Әмма без аларны квота бе­лән чиклибез. Аннан бүген үк 20-30 кеше килергә әзер. БИА эшләр, укытыр, әмма анда укучылар арасында татарлар аз булырга мөмкин. Менә бу ихтимал мине бик борчый. Сер түгел, татар студент­ларының әзер­леге түбәнрәк. Безнең РИИ начар эшли дигән сүз түгел бу. Кавказ егетләре нигә алдыра? Кеч­кенәдән гаилә­ләрендә дини тәрбия алалар, мәчетләр каршындагы курсларда, мәдрәсәләрдә шө­гыль­­лә­нә­ләр. Башлангыч белемне менә шушылай кеч­кенәдән алып, алар инде вузга әзерлекле килә. Без югары уку йортына әле генә намазга баскан яшь мил­ләттәш­ләребезне алабыз. Дүрт ел эчендә аларны га­рәп теленә дә, дин гыйлем­нә­ренә дә өйрәтәбез. Быел бетергән­нәрнең икесе Мароккога ки­тәргә йөри, бер­ничәсе БИАга керде. Шулай да чит­тән ки­лүчеләрнең әзер­леклерәк икәнен танымыйча булмый.


Без беренче чиратта дини уку йортлары өчен магистрлар, докторлар әзер­ләргә тиеш. Билгеле, алар укытучыларын безгә докторантурага җибәрергә бурычлы. Бәлкем БДБ иллә­реннән килгәннәр монда калып укыта да башлар, әмма бу юл безнең өчен нәтиҗәле түгел. Шуңа күрә БИАга абитуриентлар әзер­ләү проблемасы бар.


Уку елы башланды. Былтыргы кебек читтән килгән дүрт гарәп остазы гыйлем бирә. Даими эшләүче сигез үз остазыбыз бар. Чакырылган профессорлар да, килеп, махсус курслар укып китә­чәк. Безнең өчен чы­ганак­лар белән эшләүче һәм эшләргә өйрәтүче үз остазларыбыз булуы мө­һим. Чөн­ки белем бирү өс­тенә, магистрлык, докторлык дис­сертацияләре язу серләренә төшендерү зарур. Лекция уку – бер хәл, аларның һәр­берсе белән индивидуаль эшләп, фәнни җитәкче бер­кетәсе, гыйльми эшкә күнек­терәсе бар. Инде ул проблема туды. Хәзер безнең 40 икенче курс магистры, 40 докторлыкка укучы бар. Хәзер сиксән кешегә диссертация яздыру өчен җитәкче булырлык кешеләр табу, бил­геләү – шактый кыен эш. Бу – бик зур җавап­лылык. Без аларга ислам белем­нәре дә, дөньяви бе­лем­нәр дә бирә алырбыз. Иң мөһиме, без аларны диссертация язарга өйрәтергә тиеш. Докторантураны – ике ел, магистрлыкны махсус өч еллык итеп эшләдек. Беренче ел әзерлек кебек. Икенче елны гына магистрлык диссертациясе язу өчен тема бирелә, җитәкче билгеләнә. Докторантурада укучылар әүвәл үзләре сайлаган тема буенча укый-өйрәнә-яза баш­лый. Докторлыкны як­лаганчы, ВАК журнал­ла­рында мәкаләләр бастырасы бар. Без былтыр докто­рантурага унбиш кеше алган идек. Мөгаен, аларның өч-дүрте генә ки­ләсе елда диссертация яклый алыр. Чөнки без магистрлык эшен әк­ренләп докторлык темасы итеп үс­терүне күздә тотабыз. Шуңа күрә бер-ике елда гына докторлар чыга баш­лар дип өметләнмибез. Чиле-пешле докторлар чыгарасы килми. Мөселман дөньясы стан­дартларына җавап би­рә торган докторлар гына чыгарырга тиешбез. Әгәр өлгерә алмыйлар икән, тагын бер елдан бетерерләр, – дип сөйләде ул безгә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 146, 10.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр