ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 180, 12.12.2018/

Безгә тагын ни кирәк? Татарстан Президенты авыл хезмәтчәннәрен бер табынга җыйды


Хөкүмәт йортында узган брифингның чираттагысы бик үк гадәти булмады. Беренчедән, ике сәгатькә алданрак башланса, икенчедән, анда сүз күбрәк бәйрәм чаралары турында түгел, ә респуб­лика авыл хуҗалыгында чишелеш көткән проблемалар турында барды.

3-2
Татарстан Премьер-ми­нистры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, ел явым-тө­шемсез килсә дә, уңышның өмет­ләнгән 5 миллион тоннадан кимрәк булуы – хәл­дән кил­гәнне эшләп җит­кер­мәүгә дә бәйле нәтиҗә. Һәр район, һәр хуҗалык Зәй иген­челәре сыман эшләсә, янәшә урнашкан районнарда уңыш аермасы бу кадәр үк булмас иде. Югыйсә Сарман, Әтнә, Нурлат, Тукай һәм башка кайбер район хуҗалык­ларында туфрак та ул кадәр үк уңды­рыш­лы түгел. Ә уңы­шы кара туфраклы җир­не­кеннән югары булу ху­җалыкларда игенчелек технологиясе таләп­ләрен төгәл үтәүгә дә бәйле шул. Актаныш районы иген­челә­ре сыман ел саен җирне тие­шенчә эш­кәр­теп, ашлап, югары җитеш­терүчән орлык чәч­кәндә, кайбер хуҗа­лыкларда уңышның гектарыннан 57 центнердан артуына га­җәпләнәсе дә юк. Ә инде Кама Тамагы, Әгерҗе, Бө­гел­мә, Әлмәт, Питрәч районы хуҗалыкларындагы сыман көздән җирне әштер-өштер генә эшкәртеп, сыйфатсыз орлык чәчеп кенә мул уңышка өмет итеп булмый. Көзге кыр эш­ләренә нәтиҗә ясаганда, һәр ху­җалыкта шул турыда да уйланырга кирәк, диде министр.


Авыл хуҗалыгында һәр тармакның бер-берсенә йогынтысы зур. Игенчелектә югары нәтиҗәләр белән эш­ләүче хуҗалыкларның терлекчелек буенча да күр­сәткечләре яхшы. Бары тик җитештерелгән про­дук­ция­гә гадел бәяләр генә булсын. Ә инде бүгенге кебек хуҗа­лыктан сөтне узган елдагыдан да  2-3 сумга арзанрак алганда, ничек итеп табышлы эшләмәк кирәк? Бу бит – ел дәвамында ху­җалыклар 3,5 миллиард сум табыштан колак кага дигән сүз.


Сөттән тиешле ке­рем­нең җитештерүчегә түгел, ә эшкәртүчеләр белән сатучылар кесәсенә керүе турында элегрәк тә сүзләр булды. Кызганыч, вәзгыять кенә үзгәрми. Журналистлар соравына Марат Әх­мәтовның җавабында мо­ның сәбәп­ләре федераль үзәккә бәйле икәнлеге ассызыкланды.


Көн саен 4 мең тоннага якын сөт җитештерүче  Татарстан хуҗалыклары про­дукциянең күп өлешен читкә сатарга мәҗбүр. Билгеле, үзе­бездә эшкәрткәндә, файдасы бермә-бер артыг­рак булыр иде. Әмма болгавыр елларда бер-бер артлы банкротлыкка чыккан сөт эш­кәртү предприя­тие­ләрен дә тиз арада гына аякка бас­тырып булмыйдыр шул. Гәр­чә бу юнә­лештә соңгы вакытларда Татарстан районнарында, шул исәптән башкалада да шактый өметле проектлар тормышка ашырыла. Алдагы елларда Татарстан хуҗа­лык­ла­рында җитеште­релә торган сөт тулысынча диярлек үзе­бездә эшкәр­теләчәк, ди министр.


Сораулар арасында ипи бәяләре турындагысы да булды. Көндәлек кулланылыштагы ипигә бәя артачак дигән фаразлар чынга ашар­мы? Марат Әхмәтов әй­түен­чә, министрлык ипи бәя­ләрен көндәлек күзәтә. Министрлыкта он җи­теш­те­рүче, ипи пешерүче һәм сәү­­дә оешмалары белән бер­ничә тапкыр сөйлә­шү­ләр дә узган. Ашлыкка бәя узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан бер вакытта, барлык төр ипигә бәяләр үзгәрмәс дип ышандыру кыен булса да, социаль ипи хакын арттырмау турында үзара килешү кабул ителгән. Димәк, ипи бәяләре аз ке­ремлеләр ке­сәсенә әллә ни сукмаячак дип өмет­ләник.


Көзге кыр эшләре нә­тиҗәләренә килгәндә, тулаем алганда, елына күрә зарланырлыгыбыз юк аны­сы. Авыл хуҗалыгы хез­мәт­чән­нәренең фидакарь­ләрчә эшләве нәтиҗәсендә амбарларга 3 миллион 700 мең тонна ашлык кайтты. Шикәр чөгендере уңышы да 2 миллион тоннадан артыр дип фаразлана. Хуҗалык­лар ел азагына кадәр сөт җи­теш­терү күләмен – 1 миллион 800 мең тоннага, ит җи­теш­те­рүне 500 мең тоннага җит­керәчәк дигән өмет бар. Башка тармакларда уңыш­ларыбыз зур. Әмма ире­шелгәннәр белән ка­нә­гать­ләнеп яшәр чак түгел. Мөм­кинлекләр һәр хуҗа­лыкта да бар. Алга таба да авылларыбызны саклап, эш кеше­сенең кадерен белеп яшәргә язсын, диде министр.

Казанның “Корстон” үзә­гендә узган тантанада да шундый теләкләр әйтелде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчән­нәренең һөнәри бәйрәме уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалы­гын­да иң югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгыларын бер табынга җыйды.


Президент билгеләп үт­кәнчә, бүген авыл хуҗалы­гында эре инвестор һәм мөс­тәкыйль эшләүче хуҗа­лыклар белән беррәттән, 450 меңнән артык шәхси, 4600 фермер хуҗалыгы, 1200 гаилә фермасы һәм башка төр оешмалар бар. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән Татарстан авыл хуҗалыгы шундый зур уңышларга ирешә.


Республикада авыл ху­җалыгын үстерү максатында  38 төрле программа эшли. Шул программаларны тормышка ашырыр өчен, быел гына да 44 миллиард сум акча юнәлдерелде. Киләчәктә дә авылга кулдан килгән кадәр ярдәм итәчәк­без, – диде Президент.


Тантанада бер төркем хез­мәт алдынгыларына дәү­ләт бүләкләре тапшырылды. Бү­ләкләнүчеләр ара­сында Ар­ча районы терлекчесе Зоя Улыксанова, Кукмара районы тракторчысы Вакыйф Габдрахманов һәм башкалар бар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 147, 10.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр