ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 149, 16.10.2018/

Эленке-салынкылык хас түгел

 

Өлкәннәр декадасы кысасында быел да олы яшьтәге абыйлар, апалар (әби-бабайлар дип әйтергә тел әйләнми) арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе узды. Анда республика район-шәһәрләреннән 42 кеше катнашты. Шулар арасыннан Лаеш балалар йорты директоры Ру­залия Вәлиуллинаның өчен­­че урынны алуына бер дә гаҗәпләнмәдек.

22

Мондый ярышларда ул беренче ел гына катнашмый. 2014 елда – беренче, 2015 елда  икенче урынны яулый. Хәзер менә, медальләрем тулы комплект булды, дип шаярта. Рузалия ханым шикелле көчле рухлы  ханымнарны, чабып барган атны туктата алырлык егәргә ия,  диләр. “Балалар йортында тәрбияләнүчеләрне ашыгыч каядыр алып барырга кирәк булганда, рульгә үзе­гезгә утырырга туры килгәне юкмы? – дип кызыксындым. “Юк! – диде ул катгый рәвеш­тә. – Мин профессиональ йөр­­түче түгел, һәвәскәр генә. Балаларны башка кеше йөр­тә, мин үземне йөртәм. Закон бозарга хакым юк”.

 
Ә машина йөртү танык­лыгын 1999 елда алган һәм тартмага салып куйган. Аның хакында 2007 елда, 52 яшендә исенә төшерә. Үзе әйтмешли, рульгә утырырга мәҗ­бүр була. Балалар йортында бер машина йөртүче генә кала һәм  барына да өлгерә алмый башлый. Ә эш буенча бер ин­стан­циядән икенче­сенә йөрергә кирәк, шәһәргә дә чыгып ки­телә. “Нишләргә, болай булмый ич инде, дидем дә, өйгә кайтып, машина йөр­тү танык­лыгын эзләргә тотындым”,  – ди директор ханым. Танык­лыкны тартып чыгара һәм иң әүвәл, бер шофер белән сөй­ләшеп, дәресләр ала. Ул җай­лап кына барына да өйрәтә.

 
Озакламый Рузалия ханым Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар йортына биргән “Волга” машинасында йөри башлый. Соңгы елларда үзенә кредитка машина алган. “7-8 нче сый­ныфларда укыганда мотоциклда йөргән идем, шул бик булышты. Кеше машинага утырганчы, башта велосипед, мотоциклны идарә итәргә өй­рәнсен иде. Бу һөнәргә кечкенәдән үк алынса, тагын да әйбәтрәк”, – дип киңәш бирә Рузалия Вәлиуллина. Олы яшьтә рульгә утыручылар арасында, машина йөртү – зур стресс, бик кыен, дип зарланучылар да бар. Ә Рузалия ханым алай уйламый. “Миңа бик ошый. Бер­кемгә дә ялынып тормыйм. Казанга да барам, районнарга да йөрим, – ди ул. – Аның өчен юл йөрү кагый­дәләрен яхшы белергә, яңа­лыкларны караштырып торырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Хәзер зур юлларда эленке-салынкы йөри торган заман түгел”.


Республика буенча үткә­релгән бәйгене дә авырга санамый ул. Беренче тапкыр катнашканда аеруча җиңел тоелган, чөнки нинди сынаулар көтәсен   белмисең, дулкынлану хисләре дә ки­чермисең. Ярышлар шул ук булса да, ел саен катнашучылар үзгәрә. Анда ир-атлар – 60 яшьтән, хатын-кызлар 55 яшьтән катнаша ала. “Быел конкурска чыгып киткәндә, урын алырмын дип өмет­ләнмәдем. Бик нык әзерлә­неп килүчеләр бар иде. Беренче өчлеккә кергәч сөен­дем”, – ди Рузалия Вәлиул­лина.


Өлкәннәр декадасы барган көннәрдә автомобильдә узышу  бәйгесе 2011 елдан үт­кәрелә. Аны баштарак Дәүләт автоинспекциясе ветераннарын җыеп уздырганнар иде. Икенче елдан географиясе киңәйде: шәһәр, районнардан да оста йөр­түчеләр чакырыла башлады. Җиңүчеләргә махсус кубок, медаль, истәлек тасмасы бирелә.   

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 147, 10.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр