ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 58, 20.04.2019/

“Концертка киләләр, мәчеттә күренмиләр”

 

Дин юлына төрле кеше төрлечә баса. Берәүләр фәнни коммунизм белгечлеге алса да, уйлый-фикерли торгач, кешелекне, галәмнәрне барлыкка китерүче Олуг зат бар икән, дигән нәтиҗәгә килә. Икенчеләр, кечкенәдән әби-бабасының намаз укыганын күреп, уразаның, хәләл-хәрамның нәрсә икәнен белеп үсә. Казандагы Россия Ислам университетының (РИУ) теология факультетында читтән торып укучы Рәфыйк Алиуллов икенчеләр рәтендә.

 i1
Казанга кышкы сессиягә килгән Рәфыйк хаҗи белән берничә көн элек РИУ коридорында очраштык. Имтиханга әзерләнеп йөрү­че­ләрне бик еш сынап, күзәтеп торганым бар: кемдер укып, үзләштереп өлгермәгәнен күз йөртеп булса да карап чыкмакчы; кемдер, бөтен уенчыкларын саф-саф итеп тезеп куярга яраткан бала сыман, әллә ничә мәртәбә укыганын әкрен генә барлап чыга. Рәфыйк хаҗи да, сез белгәнне мин инде күптән киптереп элгән дигән шикелле, мыек астыннан елмаеп, сабыр гына үз нәүбәтен көтә иде. Шуңа күрә аның белән җәһәт кенә танышып, сөй­ләшеп киттек. Яңа танышымның Мәскәүдә яшәвен белгәч, ил башкаласында татар-мөселман булып яшәп буламы, булмаса, ни-нәрсә комачаулый, имам булырга җыен­мыйсыңмы, дип кызыксындым.


Әүвәл әңгәмәдәшемнең тәр­җемәи хәле турында бераз сөйләп китмәсәм, язмабыз тулы булмас шикелле. Танышым “ындыр артында” гына – Чуашстанның Комсомол районында туып үскән мишәр егете икән. Урмайда туган, Тукайда үскән, әбисе, абзыйсы гаиләсендә дә тәрбия алган, яшәешнең шактый четерекле икәнлеген бик яшьли аңлаган ул. Сабырлыгы шуннан ки­лә, күрәсең. КАИда инженер-ме­ханик белгечлеге алганнан соң, Мәскәүдәге бер фәнни-тишеренү институтында шактый еллар ин­женер-конструктор булып эш­лә­гән, 1996 елдан 2018 елга кадәр төрле бизнес структураларда җа­ваплы вазифалар башкарган. Хатыны Галия – ун балалы гаиләдә үскән, күршедәге генә диярлек булган Чичкан авылы кызы. Аның иң өлкән абыйсын – Сәетзадә хәзрәтне Чуашстандагы өммәттәшләребез җирле Диния нәзарәте ахуны буларак та яхшы белә. Галия, Алабугада пединститут тәмамлагач, өч дис­тә еллап Мәскәүдәге 953нче мәк­тәптә урыс теле һәм әдәбияты укыткан. Хатыны да, үзе дә – хаҗилар.


– Дингә мәхәббәт нәселебездән килә. 1937 елны Тукай авылы имамы Мингали абзый репрессияләр корбаны була. Шул хәвефле вакытта Гыйбатдин бабам, куркып тормыйча, имамлыкка алына һәм бу вазифаны бакыйлыкка күчкәнче, 1945 елга кадәр башкарып килә. Мондый бабам булуы – бөтен нә­селебез өчен горурлык. Мин 1970 елга кадәр аның карчыгы, авыл абыстае булган Әнүзә әбиемдә яшәдем; әбием вафат булгач, Гомәр абзый гаиләсендә үстем. Ул да – динебезгә мәхәббәтле кеше. Туганнарым – Рифкать, Риза абзыйлар авыл имамы Наил хәзрәтнең һәр башлангычын күтәреп алырга тора, – дип сөйли Р. Алиуллов.


“Хәзер башкалабызда дини белем алыйм дисәң, мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә шөгыльләнергә, әйтик, “Рисаләт” мәдрәсәсенә кереп укырга була. Күптән түгел аны Мәскәү теология һәм хокук көллияте дип үзгәрт­теләр. Бүген анда 150ләп бала укый. Әлеге укучылар бер үк вакытта үзләре яшәгән микрорайоннардагы мәктәпләргә дә беркетелгән. Димәк, бер үк вакытта дини белем дә, урта мәктәпләрдән өлгергәнлек аттестаты да алып чыгачак. Билгеле, урыс православ гим­на­зия­лә­реннән үрнәк алып, бездә дә ислам гимназияләре оештырырга мөм­кин. Тик әле бу җәһәттә кузгалучы күренми”, – дип сөйли ул Мәс­кәүдәге хәлләрне. Рәфыйк хаҗи үзе дә шушы мәдрәсәне тәмамлаган. Туган авылыма да якын, төплерәк тә белем бирәләр дип, укуын Казанда дәвам итәргә булган ул. Бәлкем, тора-бара Тукайга кайтып төп­ләнербез дигән нияте дә бар икән. Бердән, туган як тарта, икенчедән, әнисе хәзер, Мәскәүдән кайтып, берүзе авылда яшәп ята.


Ни кызганыч, җәмгыятебездә дини яңарыш башланса да, мәчеткә йөрүче милләттәшләребез саны бик әкрен арта. Бу хәл Рәфыйк ха­җины да борчый икән. “Кайбе­рәүләр Мәскәүдә бер миллион чамасы, кемнәрдер миллионнан артык татар яши дип әйтә. Мин үзем ун елдан артык биш вакыт намазны калдырмыйм. Үзәк мәчеткә йөрим. Анда унбиш меңләп кеше сыя. Тик җомга укырга килүчеләрнең 5-7 процентын гына үзебезнең татарлар тәшкил итә. Югыйсә Салават яки башка популяр артистларның концерт-тамашалары булганда алты мең кеше сыйдырышлы Кремль­дәге концертлар залы яки “Крокус Сити”ның концертлар залы булсын, шыгрым тула. Милләттәш­ләребез нишләп концертка йөри, мәчеткә барырга ашыкмый икән? Атнага бер тапкыр намазга килү кыен түгел бит инде?!” – дип аптырый ул. Милли, дини үзаңны уяту өчен халык белән адреслы эшләргә – телефоннарын табып, яшәү урыннарын белешеп, хатлар язарга, шылтыратырга кирәктер, күрәсең”, – дип тәкъдим итә ул. Чынлап та, сайлаулар алдыннан коммунистлар шулай эшли бит, нигә алардан үрнәк алмаска?


Хәзер Россиядә генә түгел, Европаның күп кенә шәһәрләрендә һич курыкмыйча ислам дине тотарга мөмкин. Моңа берничә ай гына элек, хатыны белән Чехиянең Карловы Вары шәһәренә ялга баргач,  моңа үзе дә шаһит булган ул. “Җир­ле мөселман үзәгенә, җомга намазына утызлап кеше килгән иде. Аларның дүртесе шунда яшәү­че татар булып чыкты”, – дип гаҗәпләнә Р. Алиуллов. Соңгы вакытта хәләл-хәрам мәсьәләсендә дә баш вата башлаган ул: “Балык үзе хәләл диләр. Әмма аны эшкәрткәндә кредит акчалары, банк процентлары файдаланыла. Шулай булгач, хәрам керми микән?”


Мәскәүдә татар-мөселман гаи­ләсе кору кыенмы? “Ниятенә кер­гән кешегә читен түгелдер. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсә­бәтләр институтын тәмамлаган Илдарыбыз әле өйләнергә җыен­мый. Олы улым Динарга әти-әнисе Нижгар өлкә­сендә туып үскән гаиләнең кызын, биш вакыт намаз укучы Диананы килен итеп алдык. Әминә, Самирә исемле кызлар үс­те­рәләр. Әле күптән түгел генә алар икесе дә, Нижгар өлкәсенең Сафаҗәй авылында үткәрелгән Коръән уку бәйге­сендә катнашып, сәпид белән бүләкләнде, – дип оныкларының шатлыгы белән уртаклашты. – Тик менә туган телләре аксый, әби­ләре яши торган Карга авылында да татарча укытмыйлар икән”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 17, 01.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!