ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Мәктәпләрдә тикшерүләр артачакмы?

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстанга ни өчен барганы билгеле. Аның каравы башкалада җәмәгать транспортында йөрү бәяләре артачакмы-юкмы дигән сорауга төгәл җавап юк. Хөкүмәт йортында узган брифингта төрле мәсьәләләр күтәрелде.

5-2
Казан Кремленең рәсми вә­киле Лилия Галимова брифингны Керчь политехник көллиятендәге фаҗи­гале хәлләр сәбәпле, кайгы уртак­лашу сүз­лә­реннән башлады. “Рөстәм Миң­неханов Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксеновка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Без һәлак булучыларның гаилә­ләре һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Зыян күрүче­ләргә тизрәк терелү­ләрен телибез”, – дип республика башлы­гының кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде Лилия Галимова. “Әлеге фаҗигадән соң Татарстан мәктәплә­рендә куркынычсызлык таләпләре арттырылачакмы?” – дигән сорауга: “Республикада бу юнәлештә даими эш алып барыла. Һичшиксез, Керчьта булган хәл­ләр тикше­рүләр саны тагын да күбәюгә китерәчәк”, – диде ул. Лилия Галимова быелның сентяб­рендә мәк­тәпләрдә хәвеф төймәләре урнаштыру өчен, Татарстан бюджетыннан 34 миллион 700 мең сум акча бүлеп бирелүен искә төшерде. Махсус җиһазларны 262 белем бирү оешмасында урнаштырачаклар. “Бу – системалы рәвештә һәм даими алып барылучы эш”, – диде Лилия Галимова.


Кичә Рөстәм Миңнеханов Үз­бәкстанга китте. Биредә ул Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге ил делегациясе составында Россия белән Үзбәкстан арасында хезмәттәш­лекне үстерүгә багышланган форумда катнашачак. Лилия Галимова сүзләренә караганда, ел башыннан бирле ике ил арасындагы сәүдә әйләнеше 20 процентка арткан. “Монда Татарс­танның да өлеше зур”, – диде Лилия Галимова. Былтыр Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы сәүдә әй­ләнеше 92,7 миллион доллар тәшкил иткән. Алдагы ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч ике тапкыр диярлек арткан.


Казан Кремленең рәсми вәкиле озак еллар Дәүләт торак фондын җитәкләгән Тәлгать Абдуллинның отставкага китүенә бәйле сәбәпләр һәм аның яңа эш урыны турындагы сорауга бик кыска җавап тотты. “Рәсми документлар басылмыйча, без эштән азат ителү һәм вазифага яңа билгеләнү турындагы хәбәр­ләргә аңлатма бирмибез. Торак фондына килгәндә, биредә эш элеккечә дәвам итә”, – диде ул. Кайбер мәгълүматларга караганда, Тәлгать Абдуллинның яңа эш урыны “Связьинвестнефтехим” оешмасында булачак. Яңа ачылган “Казан Экспо” күргәзмә үзәгенең бәясе турындагы сорау да ачык калды. Лилия Галимова әйтүенчә, төзелеш эшләре тулысынча тәмамланмаган. Шуңа күрә чыгымнар турында сөйлә­шергә иртәрәк.


Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән Радий Хәбировны котлап шалтыраттымы, дип тә кызыксындылар Казан Кремле­нең рәсми вәкилен­нән. “Ике арада яхшы эшлек­ле мөнәсәбәтләр урнашкан. Радий Фәритович белән ул Россия Президенты администрациясендә эшлә­гән вакыттан ук таныш”, – диде Лилия Галимова. Рөстәм Миңнеха­нов яңа башлыкны шалтыратып котламавын да әйтте. Соңгы яңалык­ларның берсе – Татарстан мөсел­маннары Рөстәм Миң­не­хановка Казанда җәмигъ мә­чете төзүне сорап хат юллады. Мәчетләргә йөрүчеләр саны арта, шуңа күрә зур мәчет кирәк, диелә мөрәҗәгатьтә. Баксаң, Пре­зидент үзе дә бу хакта уйлана икән. “Рөстәм Миңнеханов хатны күрде. Хәзер әлеге мәсьәләдә фикер алышу бара”, – диде Лилия Галимова. Башкаладагы җә­мәгать транспортында йөрү бәя­сен арттыру тәкъдиме дә җен­текләп тикше­реләчәген әйтте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 151, 19.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр